Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы башланып китте. 12.03.2018

Бүгеннән мәктәпләрдә Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы башланып китте. Шул уңайдан безнең мәктәптә "Мәрхәмәтлелек" дәресләре үтте.
-
Зур гаилә уеннары - 2018 10.03.2018

Бүген Арча спорт комплексында "Зур гаилә уеннары" проекты кысаларында гаилә белән ГТО нормативлары тапшыру буенча район кышкы фестиваль этабы үтте. Бирегә район мәктәпләреннән 16 команда җыелган иде. Проектның максаты – балалар һәм әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларның әти-әниләре белән бергәләп физкультура-савыктыру, иҗади чараларда катнашуын тәэмин итү. "Яңа Кырлай урта мәктәбе"ннән “Иң яхшы чаңгычылар” номинациясендә җиңү яулаган Гайфуллиннар гаиләсен кайнар котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә нык сәламәтлек, зур уңышлар теләп калабыз.
-
Кызлар-язгы чәчәкләр 07.03.2018 Менә ике көн рәттән инде мәктәбебездә бәйрәмнәр гөрли. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне язның беренче бәйрәме.6 март көнне башлангыч класслар әниләрне,әбиләрне матур бәйрәмнәре белән сөендерде. Шул ук көнне 8-11 класс кызлары үзара ярышты, көч сынашты.Алар төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. 7 март көнне 5-7 класс кызлары үзара көч сынаштылар һәм төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Укучылар бәйрәмнәргә бик ныклап әзерләнгәннәр.Кичәләр бик күңелле узды.

-
Закрытие недели русского языка и литературы и английского языка. 06.03.2018

Русский язык очень чуткий и нежный.
Все в его силах: коль будешь прилежным,
Он и возвысит, и окрылит,
Будешь, как гений, ты знаменит!
Вот и подошла к логическому завершению богатая неделя русского и английского языков. . Мы были рады, что вы были с нами и были такими молодцами! Пусть живет и процветает в нашей школе страна творчества, страна счастливого детства. -
Волейбол ярышы 04.03.2018 3 нче март көнне уздырылган районкүләм волейбол ярышында кызларыбыз командасы III урын яулап кайтты. Кызларыбызны һәм аларның тренерлары Әхмәтҗанова Рәмилә Җәүдәт кызын чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

-
Бер күрешү – үзе бер гомер 03.03.2018

Мәктәп еллары... Гомер уза, чәчәктәй матур яшьлек артта кала, чәчләргә чал керә, маңгайларда тирән җыерчыклар пәйда була. Ә менә мәктәптә үткән гүзәл чор, яраткан укытучылар, ун ел буе бер класста иңгә-иң куеп белем алган сабакташлар гомер-гомергә матур һәм изге истәлек булып йөрәкнең иң түрендә урын ала. Ун ел буе бер гаилә булып яшәгән дуслар онытыламыни, синең өчен җанын бирергә әзер торган кадерле укытучылар истән чыгамыни, туган йортка әверелгән мәктәп күз алдыннан китәмени?! Юк, әлбәттә. 10, 20, 30, 40, 50, 60 елдан соң да әле кичә генә булган вакыйгадай күз алдында тора икән бит ул. 3 нче март көнне мәктәбебездә уздырылган “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган кичәгә балачагын сагынып искә алучы сыйныфташлар җыелды. Күңелләр тулганда күмелеп хыялга Йөгерәм сабый чак язына. Әй көмеш кыңгырау, тәңкәле юллардан Кайтарчы үткәнгә аз гына.
-
Зур гаилә уеннары! 03.03.2018

Бүген мәктәбебездә "Зур гайлә уеннары" гөрләп узды. Уеннарда барлыгы унбишләп гаилә катнашты. Киеренке ярышта Гайфуллиннар гайләсе җиңеп чыкты.
-
Хокук бозуларны кисәтеп.... 01.03.2018 Бүген Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Нигъмәтуллин Нил Камил улы, мәктәбебез укучылары белән очрашып, яшүсмерләр арасында күзәтелгән хокук бозулар турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

-
Армия калейдоскопы 28.02.2018

Бүген музейда 5-6 класслар өчен “Армия калейдоскопы” исемле кичә булды. Укучылар төрле төрдәге ярышларда бик теләп катнаштылар.
-
Котлыйбыз!!! 27.02.2018

Яңа Кырлай урта мәктәбендә озак еллар рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Гатауллина Зәйнәп Минһаҗ кызына 25 нче февраль көнне 80 яшь тулды. Укытучылар коллективы юбилярны кайнар котлады һәм әле аның тагын озак еллар шулай балаларына, оныкларына, авылыбыз халкына кирәкле кеше булып, сау-сәламәт яшәвен теләде.
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!













