Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
"Киләчәк - укытучы" проектлар конкурсы 13.04.2018

Бүген башлангыч класс укытучысы Камалиева Р.М. "Киләчәк - укытучы" проектлар конкурсында "Чиста авыл" проектын яклап кайтты.
-
Республикакүләм VII Габдулла Тукай укулары 12.04.2018

Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.
12 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 63 укучының, 55 укытучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле, укытучыларыбыз 3 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗаты”, “Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты”, “Казаныбызда яшәгән бөек шәхесләр”, “Габдулла Тукай турында язылган әдәби әсәр”, “Тылсым көче (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән фантастик хикәяләр)”, “Укыту- тәрбия процессында туган ягым шәхесләрен өйрәнү”, “Татар әдәбиятында аз өйрәнелгән әдипләребез”, “Укытучы- иҗади шәхес (Укытучылар тарафыннан тәрбия темасына язылган хикәяләр)”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институты белгечләре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казандагы Г.Тукай музее, Казанның 1000 еллыгы музее хезмәткәрләре, Арча музейлары хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
-
"Фән офыклары" район конкурсы 11.04.2018 Бүген 2нче класс укучылары Галимҗанов Илназ һәм Исмәгыйлова Адилә класс җитәкчеләре КамалиеваР.М. җитәкчелегендә "Фән офыклары" дип исемләнгән район конкурсында катнаштылар. Алар "Гөлләр тәрбияләү" дигән проект яклап, 3нче урын алып кайттылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә зурдан-зур уңышлар телибез.

-
Регионара иҗади һәм эзләнү эшләре "Династии России" конкурсы 11.04.2018 Бүген Казан шәһәрендә узган Регионара иҗади һәм эзләнү эшләре "Династии России" конкурсының төрле номинацияләрендә катнашып 8 нче класс укучысы Рахимова Д., 9 нчы класс укучысы Шаяхмәтова Г. 2 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре Ахметгалиева Э.А., Рахимова Р.И. Кызларны уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар сезгә.

-
Музыкадан ачык дәрес 10.04.2018

10 апрель көнне музыка укытучысы Шарафетдинова Г.Н. 1 нче класста "Музыкада динамик төсмерләр" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Укучылар динамиканың ике төп төре: "форте" һәм "пиано" турында белделәләр. Җырлаганда да,сөйләгәндә дә динамика кулланылганына төшенделәр.
-
"Туган тел-иң татлы тел" шигырь укучылар бәйгесе 05.04.2018 4 нче апрель көнне Арчаның 6 нчы мәктәбендә Ш.Галиевның тууына 90, Ф.Яруллинның тууына 80 елга багышланган «Туган тел – иң татлы тел” шигырь укучылар район конкурсы булып узды. Бу конкрста безнең мәктәп укучылары Йосыпов Р.,Фәсхетдинов И.,Рахимова Л. уңышлы чыгыш ясадылар. Фәсхетдинов И. 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Киләчәктә укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.

-
"Канатлы" башваткыч 04.04.2018 Ел саен 1 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара кошлар көне билгеләп утелә.Шул унайдан 4 апрель көнне биология укытучысы Шакирова К.Д. 7-класста "канатлы башваткыч" уенын уткәрде. Укучылар башваткычны чишә барып,кошлар турында бик күп кызыклы мәглумат алдылар , ныклы белемнәрен күрсәттеләр.

-
"Без бергә" конкурсы 03.04.2018 Бүген Арча сәнгать мәктәбендә "Без бергә" балалар иҗаты конкурсының район турында уңышлы чыгыш ясаган балаларны тәбрикләү тантанасы узды. Кичәдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. 2 класстан Сөнгатуллин Д, 5 класс бию төркеме, "Йолдызлар" кызлар бию төркеме.Аларга лауреат дипломнары бирелде.Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

-
Большие семейные Игры – «ГТО всей семьей» 03.04.2018 Пропаганда здорового образа жизни, укрепление здоровья детей и их родителей, популяризация физической культуры и спорта, укрепление семейных ценностей и традиций — главные цели и задачи мероприятия "Большие семейные Игры – «ГТО всей семьей». Муниципальный этап спортивного праздника прошёл в городе Арске. Честь "Ново- Кырлайской СОШ" защищала семья Гайфуллиных, у которых девизом прозвучали слова: "Быть сильным, здоровым, умелым и смелым считается главным семейным делом!" Соревнования прошли на хорошем организационном уровне, а наша команда заняла 2 место, за что была награждена Дипломом и кубком. Поздравляем!!!

-
Ш.Мәрҗани укулары. 02.04.2018

30 март көнне Ташкичү мәктәбендә бөек татар,тарихчы Ш.Мәрҗаниның 200 еллык юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция, Мәрҗани укулары үтте. Конференция 5 юнәлеш буенча эшләде. Безнең укучыларыбыз Хасанова А.-10 класс, Рахимова Д.-8 класс, Фазылҗанов А.-10 класс уңышлы чыгыш ясап җиңүчеләр булдылар. Конференциядә Ш.Мәрҗаниның 4 нче буын туганнары чыгышы укучыларда зур кызыксыну уятты.













