Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
Мәрхәмәтлелек атналыгының бишенче көне 16.03.2018

Бүгенге көннең максаты сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм укучыларның физик әзерлекләрен арттыру иде.Шушы уңайдан укучылар арасында төрле спорт уеннары уздырылды. Аеруча турникта тартылуга зур игътибар бирелде. Укучылар бик теләп ярышларда катнаштылар.
-
Сынау имтиханнары дәвам итә 16.03.2018

9,11 класс укучыларының сайлап алу фәннәреннән имтиханнары дәвам итте.Буген алар литература,информатика ,җәмгыять белеме,география фәннәре буенча белемнәрне барладылар.
-
Биология-химия атналыгы. III көн 15.03.2018 Бүген химия-биология укытучысы Шакирова К.Д. "Таныш булыгыз, химия" исемле кичә үткәрде. 10 класс укучылары белән берлектә 7 класс укучыларына кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр. "Торт" та пешерделәр, сөт һәм компот та ясадылар. Хәтта корабльне яндырып суга да батырдылар. 7 класс укучыларына бу тәҗрибәләр бик ошады. Химиянең мавыктыргыч фән икәненә төшенделәр.

-
Мәрхәмәтлелек атналыгының дүртенче көне
15.03.2018
Мәрхәмәтлелек атналыгы кысалалында бүген "Обелискка юл" оперциясе узды. Тарих укытучысы Шигапова Г.Х. җитәкчелегендә бер төркем укучылар обелискны кардан чистартып кайттылар.
-
Белемнәрне барлыйбыз 15.03.2018

Химия ,биология атналыгы кысаларында 9,11 классларда сайлап алу фәннәреннән сынау имтиханнары узды.Укучылар үз белемнәрен биология,химия фәннәреннән барладылар.
-
Биология – химия атналыгы. II көн. 14.03.2018

Химия-биология укытучысы Шакирова Клара Данил кызы 6-7 классларда “Табигатьтә кунакта” дигән интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар кошлар, үсемлекләр турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Кошлар турында күп белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук 8 класста “Химик элементлар” кичәсе үткәрелде. Д.И.Менделеев периодик системасындагы элементларның ачылу тарихы һәм исемнәренә басым ясалды. Бу укучыларда кызыксыну уятты
-
Котлыйбыз! 14.03.2018 Буген мәктәбебез укучылары Кабирова Әдилә (3 нче класс) һәм Рахимова Ландыш (5 класс) Зеленодольск районы Бишнә башлангыч гомуми белем мәктәбендә үткән “Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!” дип аталган фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләр конкурсында катнашып, Әдилә – 3 нче, Ландыш – 2 нче урынга лаек булдылар. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
Мәрхәмәтлелек атналыгының өченче көне 14.03.2018

Мәрхәмәтлелек атнасының өченче көне Халыкара елга көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан биология-химия укытучылары Мифтахова Г.Г белән Шакирова К.Д. экология дәресе уздырдылар. Дәрестә табигатьне, сулыкларны саклау, елга һәм су буйларын чуп-чарлардан арындырып тору турында сүз алып барылды. Укучылар табигатьне сакларга кирәклегенә чын мәгънәсендә төшенделар,аны сакларга сүз бирделәр."Табигатьне саклагыз!" дигән темага плакатлар конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Иң яхшы плакатлардан күргәзмә ясалды.
-
Для доброты откройте дверцы! 13.03.2018

В рамках недели Добра в школе прошли уроки нравственности, которые были посвящены 190 летию русского писателя Льва Николаевича Толстого. В чём величие человека? "В добре и справедливости, в духе народном- говорил писатель. - Настоящее величие человека - в его делах, в его неразрывной связи с родной землей, родной природой, родным народом". Лишь осознав себя частью великого понятия - России, Лев Николаевич Толстой мог сказать: “Нет, этот мир не шутка… это один из вечных миров, который прекрасен, радостен, и который мы не только можем, но должны сделать прекраснее и радостнее для живущих с нами и для тех, кто после нас будет жить в нем”. Дарите людям доброту, Заботу и любовь, И пониманье и мечту – Дарите вновь и вновь!
-
Биология- химия атналыгының беренче көне 13.03.2018

Бүген мәктәбебездә биология – химия атналыгы старт алды. Атналыкны линейкада укучыларыбызны атналык программа белән таныштырудан башладык. Биология укытучысы Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы башлангыч классларда “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дигән темага класстан тыш чара үткәрде. Укучылар кроссворд, ребуслар чиштеләр, табышмаклар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Алар үз сәламәтлегең турында кечкенәдән кайгыртырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген төшенделәр.













