Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 279 ( 280 ) >>
-
Бөек җиңүгә 73 ел! 08.05.2018 9 май-Җиңү бәйрәме уңаеннан Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Әлеге чараның максаты булып укучыларда рухи-патриотик сыйфатлар формалаштыру, үз халкыңа, илең тарихына мәхәббәт тәрбияләү тора. Бәйрәмне авылыбыз имам-хатибы Вазыйх абый ачып җибәрде, шулай ук сүз Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Гаязовичка, ветераннар советы рәисе Даян Габдулхаевичка, мәктәбебез директоры Энҗе Фарук кызына бирелде. Әлеге олы бәйрәмгә районыбыз кунагы - Арча һәм Әтнә районы пенсия фонды рәисе, авылдашыбыз Рүзия Илсур кызы да килгән иде. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлап, барыбызга да матур теләкләрен җиткезде. Бәйрәмнең икенче өлеше 7 класс укучыларының җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды. Соңыннан 4 класс укучыларын Варис берлегенә кбул итек Ветераннарыбызны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Еллар имин, күкләр аяз, дөньялар тыныч булсын!

-
Өмәгә чыктык. 06.05.2018

5 май көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары мәктәпкүләм өмәгә чыктылар. Мәктәп янын иске яфраклардан һәм чүп-чарлардан чистарттылар.
-
"Һәйкәл" операциясе 04.05.2018

Бүген 8 класс укучылары Зарипова М.Р. һәм Шарафетдинова Г.Н. җитәкчелегендә Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылы һәйкәлләрен чистарттылар.
-
Туган тел һәм тарих атналыгы 03.05.2018 Бүген мәктәбебездә Туган тел һәм тарих атналыгы кысаларында 5-8 класс укучылары өчен “Беркем дә, берни дә онытылмый” дигән укучылар конференциясе үтте. Конференциядә катнашучылар үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, туганнары, авылдашлары турында горурланып чыгыш ясадылар. Тарих укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы оештырган бу чара бөек Җиңүнең 73 еллык юбилеен каршылаган көннәрдә укучыларда зур кызыксыну уятты. Укучыларның солдат бабайлары турында сөйләгәндә, алар белән горурланулары сизелде.Ә бу – иң мөһиме!

-
"Тукайга ияреп"конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз. 03.05.2018

"Тукайга ияреп"районкүләм яшь иҗатчылар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Бу конкурста җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз. Менә алар :
Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр (Укучылар эшләре (8-11 класслар)номинациясендә
Шәяхмәтова Г.Ф., 9 класс укучысы - 3 урын.
Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр(укытучылар эшләре)
Сәләхова И.Г.-2 урын.
Тукайга ияреп язылган әсәрләрне сәхнәләштерү (Укучылар эшчәнлеге)2 нче сыйныф укучылары -2 урын
3 нче сыйныф укучылары -3 урын
Тукайга ияреп язылган әсәрләрне сәхнәләштерү (Укытучылар эшчәнлеге)
Сәләхова И.Г ., Әхмәтгалиева Э . А., Гайфуллина Р.Н.- 1 урын;
Шәрәфетдинова Г.Н.,Мифтахетдинова Ф.А.- 2 урын.
Җиңүчеләргә киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын.
-
«Туган як буйлап сәяхәт» конкурсында җиңүче укучыбыз бар 03.05.2018

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы Арча муниципаль районы дәүләт автономияле социаль комплекслы учреждениесе ,халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Мәрхәмәтлек үзәге"тарафыннан уздырылган "Туган як буйлап сәяхәт " конкурсында 4 класс укучысы Исмәгыйлова А.А. катнашты. Ул Яңа Иябаш турындагы видеопрезентациясе белән "Минем туган ягым" номинациясендә лаеклы 1 урынны яулады. Азалияне котлыйбыз!!!
-
Рус теленнән сынау имтиханы 03.05.2018

10 класс укучылары рус теле фәненнән сынау имтиханы эшләп карадылар.Алар үзләренең белемнәрен барладылар,киләсе уку елына әзерлекләрен тикшерделәр.
-
"Изгеләр" мәчетендә бәйге 29.04.2018

Бүген Арчаның “Изгеләр” мәчетендә ел саен үткәрелә торган “Балалар бәйгесе” булып узды. Балалар бу бәйгегә “Үз-үзеңне тәрбия кылу” планын төзеп алып килделәр. Һәм шул эшләрне якладылар. Үзләре белгән сүрәләрне сөйләделәр. Бу бәйгедә безнең мәктәбебездән 4 класс укучылары Закиров Н., Фатыхова Л., Шакирова А. катнаштылар. Алар барысы да бик уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Котлыйбыз, балалар! Алга таба да зур уңышлар насыйп булсын сезгә!
-
“Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференция 28.04.2018 27 нче апрельдә Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем мәктәбендә туган якны өйрәнү буенча “Милли эзләнүләр” проекты астында үтүче “Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференциядә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 3нче класс укучысы Кәбирова Әдилә- 3 нче урынга лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
«Тукай марафоны-2018» 27.04.2018 27 апрельдә Арча-Яңа Кырлай маршруты буенча «Тукай марафоны-2018» уздырылды. Бөек шагыйрьнең тууына 132 ел тулуга багышланган йөгерештә 9 нчы сыйныф укучысы Гайфуллин Р. катнашып, Арча муниципаль районы Грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!














