Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Шигрият бәйрәме 27.04.2018 Бүген Яңа Кырлай авылы җирлегендә Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган Республикакүләм шигырь бәйрәме узды. Мәктәбебез бу чарада зур күргүзмә белән катнашты. Коллективыбыз Тукай көннәрен ел да зур әзерлек белән каршы ала.

-
4 класста Бөтенроссия тикшерү эше 26.04.2018

Буген 4 класс укучылары әйләнә-тирә фәненнән Бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр.
-
5 класста Бөтенроссия тикшерү эшләре 26.04.2018

5 классның 16 укучысы биология фәне буенча Бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр.
-
Тукай туган көн 26.04.2018

Дөньякүләм тaнылгaн тaтaр шaгыйрe Гaбдуллa Тукaйның тууынa быел 132 ел.
Тукaй - 27 ел гынa яшәсә дә тaтaр әдәбияты тaриxындa тирән эз кaлдыргaн шәxeс.
Ул кaлдыргaн әдәби мирaс чыннaн дa тaтaр xaлкының гoрурлыгы.
Тукaй тaтaр әдәбияты тaриxынa яңa милли пoэзиягә, зaмaнчa тaтaр тeлeнә нигeз сaлучы булaрaк кeрдe.
Гaбдуллa Тукaй кыскa гынa иҗaт гoмeрeндә 400 дән күбрәк шигырь, 9 пoэмa, 350 xикәя, oчeрк һәм истәлeкләр язып кaлдырa.
Бөeк тaлaнт иясe 20 нчe гaсыр бaшы тaтaр пoэзиясeн үстeрүгә үзeннән зур өлeш кeртә.
Күрeнeклe шaгыйрь шигырләрeндә тугaн тeлгә, тугaн җиргә мәдxия укый, xaтын-кызлaрның xoкуклaрын яклaп чыгa, җәмгыйятьтәгe искeлeк кaлдыклaрын, әxлaксызлыкны тәнкыйтьли, бaйлык һәм xәeрчeлeк aрaсындaгы кaршылыклaрны күрсәтә, милли изeлүдән aзaт булгaн җәмгыйять xaкындa фикeрләрeн бeлдeрә.
Тaтaр xaлкының сөeклe шaгыйрe тoрмышы һәм иҗaты бeлән тaтaр әдәбияты үсeшeнә зур өлeш кeртә, aның йогынтысы бүгeнгe көндә дә дәвaм итә.
-
26 апрель- бердәм гамәлләр, бердәм эшләр көне 26.04.2018 26 нчы апрель - бердәм гамәлләр, бердәм эшләр көне. Шул уңайдан бүген мәктәбебездәге барлык класслар үзләренә милли киемнәр әзерләделәр. Башлангыч класс укучылары да, урта класслар һәм юггары класслар да, укытучылар да милли киемнән иделәр.Шулай ук укучыларыбыз "Георгий лентасы" акциясен дә онытмыйлар.

-
ВПР по русскому языку в 6 классе 25.04.2018

Сегодня в нашей школе прошла ВПР по русскому языку в 6 классе.
-
Математикадан сынау имтиханы 25.04.2018

9 класс укучылары математика фәненнән сынау имтиханы эшләделәр.Имтиханда өч мәктәптән (Яңа Кырлай,Яңа Кишет,Өчиле) 32 укучы катнашты.
-
"Георгий лентасы" акциясе 24.04.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап республикабызда Георгий лентасы акциясе старт алды. Бүген мәктәпкүләм иртәнге линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зарипова М.Р. укучыларны георгий лентасының тарихы һәм акциясе белән таныштырды. Кара һәм сары төстәге тасма сугышчының Җиңүгә керткән чиксез батырлыгы хакында сөйли.Акция дәвам итәчәк.
-
Паспорт алу тантанасы 24.04.2018 23 апрель көнне Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда 14 яше тулган балаларга паспорт тапшыру тантанасы булды. Бу кичәдә безнең мәктәпнең башлангыч класс укучылары да катнашты. Алар килгән кунакларны җыр, биюләре белән сөендерделәр.

-
“Без – Тукай варислары” 23.04.2018

Бүген 4 класс укучысы Закиров Нурсил Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллык туган көненә багышлнган “Без – Тукай варислары” дип аталган район конкурсында катнашты. Ул анда Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен сөйләде һәм 3 урынга лаек булды. Аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.













