Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
“Онытмыйк Җиңү батырларын, Алар өчен үлем юк җирдә!” 23.04.2018 Бүген Яңа Кырлай мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган “Онытмыйк Җиңү батырларын, Алар өчен үлем юк җирдә!” исемле район конкурс-фестиваленең зона ярышы узды.Мәктәбебез укучылары да фестивальдә актив катнашты.

-
Ата-аналар жыелышы 23.04.2018

Бүген мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары һәм ата-аналары белән берлектә ата-аналар җыелышы булып узды.
Көн тәртибе:
1) 2018 нче елда ОГЭ тапшыру турында информация.
2) ГИА (ОГЭ) га әзерлекнең торышы. Фән укытучыларының чыгышы.
3) Арча профессиональ агросәнәгать колледжы вәкилләре белән очрашу.
-
Мәктәптә өмә 21.04.2018

Бүген Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары, укытучылары мәктәпкүләм өмәгә чыктылар. Алар мәктәп территориясен чүпләрдән чистарттылар, яндагы карларны тараттылар. Барлык укучылар да актив катнаштылар.
-
10 класс укучылары математика фәненнән белемнәрен барладылар 19.04.2018

Математика фәне буенча 10 классларда сынау имтиханнары булып узды.Укучылар база өлешеннән белемнәрен барладылар.
-
ВПР-2018 в 4 и 5 классах 19.04.2018

Сегодня прошли ВПР по русскому языку(2 часть) в 4 классах и в 5 классе- по математике.
-
Ввокаль район конкурсы «Тукай, Тукай синең моңны тыңлый, Туган халкым әле бүген дә”. 18.04.2018

Бүген Арча шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбендә бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 132 ел уңаеннан «Тукай, Тукай синең моңны тыңлый,туган халкым әле бүген дә” дип исемләнгән район вокаль конкурсы булды. Бу конкурста безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Галиева ф., 9 класс укучысы Минҗанова Ф., 10 класс укучысы Галимҗанова А. катнаштылар. Укучыларыбызны I дәрәҗә дипломнары белән тәбриклибез. Киләчәктә уңышлар телибез!
-
Всероссийские проверочные работы в 4 и 5 классах 17.04.2018

Сегодня в школе прошли Всероссийские проверочные работы по русскому языку для учащихся 4 и 5 классов .
-
«Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» 17.04.2018

Бүген Өчиле төп мәктәбендә Бөек татар шагыйре Г.Тукайның 132 еллыгына багышланган “Тукай-йөрәгем түрендә”девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» дип исемләнгән районкүләм иҗат фестиваль –конкурсы узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең музыка укытучысы Шарафетдинова Г.Н. "Баян" номинациясендә катнашып II урынны яулап кайтты. Аны уңышлары белән тәбрик итәбез, уңышлар телибез.
-
"Тукай төрле телләрдә яңгырый" районкүләм конкурсы 16.04.2018 Бүген Ашытбаш урта мәктәбендә Г.Тукайның 132 еллыгына багышланган “Тукай төрле телләрдә яңгырый” районкүләм конкурсы булды. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. Шәрипов К.-1 урын, Гайфуллина Р.-2 урын, Галимҗанова А.-2 урын, Минҗанова Ф.-дипломант. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз. Бу укучыларны әзерләгән җитәкчеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

-
Теннис һәм бадминтон буенча профсоюз ярышлары 14.04.2018 Бүген Өчиле төп мәктәбендә теннис һәм бадминтон буенча профсоюз ярышлары узды. Бу ярышта безнең мәктәп укытучылары да актив катнаштылар. Теннис буенча хатын-кызлар арасында Минҗанова Э.Ф. -беренче, ир-егетләр арасында Шакиров И.З.-икенче, бадминтон буенча хатын-кызлар арасында Шарафетдинова Г.Н.-икенче, ир-егетләр арасында Ганеев И.Т.-өченче урынны яуладылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!














