Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Волейбол ярышына әзерләнәбез. 22.03.2018 Яңа Кишет мәктәбе базасында булачак волейбол ярышына укытучыларыбыз әзерлекне дәресләрдән соң алып бара. Уңышлар Сезгә, укытучылар!!!

-
Нәүрүз котлы булсын! 21.03.2018 Бүген, озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар, Г.Тукай музеенда “Нәүрүз бәйрәме”ндә катнаштылар. Бәйрәмдә бик күп төрле уеннар уйнадылар, бер – берләренә матур теләкләр теләштеләр. Уеннардан соң, кышны озатып, карачкы яндырылды. Бәйрәм ахырында һәр кеше карга боткасы һәм чәй белән сыйланды.

-
Республикакүләм халык балалар иҗаты “Без бергә” конкурс фестиваленең район туры. 21.03.2018 Бүген Яңа Кырлай мәдәният йортында Республикакүләм халык балалар иҗаты “Без бергә” конкурс фестиваленең район туры узды. Укучылар конкурска бик тырышып әзерләнгәннәр. Һәркайсы мактауга лаек. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!

-
Биология-химия атналыгы. VI көн 19.03.2018

Биология-химия атналыгы кысаларында югары класс укучылары өчен "Яшь химиклар" бәйгесе оештырылды.Укучылар химия фәне буенча төпле белемнәрен күрсәттеләр. Балык та тоттылар, кызыклы сорауларгада җавап бирделәр.
-
Биология – химия атналыгы. VI көн. 19.03.2018 10 класс кызлары 5 класс укучыларына “Табигатьне саклау проблемалары” дигән темага тәрбия сәгате үткәрделәр. Укучылар бергәләп, Киләчәктә ни булыр? дигән сорауга җавап эзләделәр. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәммәбезнең дә уртак бурычы икәнлегенә инандылар.

-
Республикакүләм халык балалар иҗаты “Без бергә” конкурс фестиваленең мәктәп туры. 18.03.2018

Бүген бездә Республикакүләм халык балалар иҗаты “Без бергә” конкурс фестиваленең мәктәп туры узды.Укучылар төрле номинацияләр буенча чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш тырышып, җиренә җиткереп әзерләнгән. Укучылар бик теләп катнаштылар. Мәктәп турыннан узган укучылар 21 март көнне район турында катнашачаклар. Аларга уңышлар телибез.
-
Ветераннарыбызны онытмыйбыз. Мәрхәмәтлелек атналыгының алтынчы көне 17.03.2018

Бүгенге көннең максаты ялгыз ветераннарның хәлен белү, аларга ярдәм итү иде. Шушы уңайдан 6 класс укучылары, педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н. җитәкчелегендә пенсионер укытучы Гатауллин И.М.ның өендә булдылар. Алар пенсионер укытучының хәлен белделәр. Илгизәр Мингалиевич бик сөенде, укучыларга рәхмәт эйтте.
-
Биология-химия атналыгы. V көн 17.03.2018

Биология укытучысы Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы башлангыч классларда “Урман аланына сәяхәт” дигән темага класстан тыш чара үткәрде. Укучылар табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек ияләре турында белемнәрен киңәйттеләр. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. 5 класс укучылары “Мин табигатьне саклауга нинди өлеш кертә алам” дигән темага мини инша яздылар.
-
Файдалы очрашу. 16.03.2018

Бүген мәктәбебездә янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю. һәм ОСВОД вәкиле Лесенко А.П. укучылар белән очраштылар. Алар укучыларны, бик үтемле итеп, янгын куркынычсызлыгы һәм сулыкларда , су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Укучыларның бу өлкәләрдә булган белемнәрен дә тикшереп карадылар.
-
Биология – химия атналыгы. IV көн. 16.03.2018 Бүген 8 класста табигатьтәге экологик проблемалар турында әңгәмә үткәрелде. 10 класс егетләре эчтәлекле чыгыш ясадылар. Укучылар табигатьтәге чисталык үз кулыбызда булуын аңладылар.














