Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2017

-
Курчак театры. 26.09.2017

Балалар белән әкият курчаклары ярдәмендә "Йомры икмәк" әкияте күрсәтү. Балаларны рольләргә бүлү, курчакларын тапшыру. Әкиятне матур итеп уйнауларына ирешү. Балаларның сөйләм телләрен үстерү, бер-берләренә карата игътибарлылык тәрбияләү, матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү.
-
Өстәл өсте уеннары. 25.09.2017

1 нче кечкенәләр төркемендә өстәл өсте уеннары. Балалар белән домино, геометрик фигуралар, яшелчәләр турау уеннары уйнау.
-
Юл йөрү кагыйдәсен кабатлау. 22.09.2017

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. Юл билгеләрен карау. Транспорт төрләрен искә төшерү. Балаларда игътибарлылык, бер-берләренә карата ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
-
Уртанчылар төркемендә буяу шөгыле. 21.09.2017

Максат: Балалар белән төсләрне кабатлау. Карандашны дөрес итеп тотарга өйрәтү. Рәсемне тиешле төсләргә пөхтә итеп буяуларына ирешү. Шөгыль ахырында нәтиҗә ясау.
-
"Алтын көз" темасына рәсем ясау. 20.09.2017

Мәктәпкә әзерлек төркемендә иҗади-эстетик сәнгать (рәсем). Тема: "Алтын көз". Максат: Көзге табигать турында фикер алышу. Балаларга агачлар, яфрак, гөмбә, кошлар ясарга өйрәтү. Ясаган рәсемнәрен көзге төсләр кулланып краска белән пөхтә итеп буяуларына ирешү.
-
Минем туган җирем. 19.09.2017

Коммуникация (аралашу). Тема: "Минем туган җирем". Максат: Туган шәһәребезгә (авылыбызга) карата горурлык хисе тәрбияләү. Үстерелешле диалог, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Балаларның Ватаныбыз, республикабыз һәм аның символлары турындагы мәгълүматларны арттыру.
-
Кунакка Минни Маус килде. 18.09.2017

Бездә бүген зурлар төркеменә йөрүче Айлинәнең туган көне. Аңа 5 яшь. Шул уңайдан безнең бакчабызга кунакка Минни Маус килде. Ул балаларга төрле уеннар уйнатты,биетте, ярыштырды, көлдерде, сораулар бирде. Балаларга бик күңелле булды.
-
Пластилин әвәлибез. 15.09.2017

Уртанчылар төркеме белән пластилиннан әвәләп ясау шөгыле. Тема:"Гөмбәләр". Балалар белән пластилинны әвәләү төрләрен искә төшерү (тәгәрәтү, түгәрәк ясау). Гөмбәнең нинди өлешләрдән торуын ачыклау. Эшне тәртип белән башкаруларына ирешү.
-
Кисеп ябыштыру шөгыле. 14.09.2017

Тема: "Көзге келәм". Максат: Балалар белән көз турында фикер алышу. Кайчы белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Төсле кәгазьгә яфраклар төшерү һәм кисү. Балалар эшчәнлегенә нәтиҗә ясау.















