Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бәйрәм карадык. 25.12.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучыларының "Яңа ел" бәйрәмен карадык.
-
"Яңа ел" темасына эшләнмәләр. 22.12.2017

1 нче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр "Яңа ел" темасына багышланган эшләнмәләр алып килделәр. Чыршыларны мамык дискасын, токмачны, лентаны ябыштырып, мәрҗәннәр белән бизәп, йолдыз куеп бик оста һәм матур итеп ясаганнар. Афәрин!
-
Агачларны бәс каплаган. 20.12.2017

Зурлар төркеме белән рәсемләү шөгыле. Тема: Агачларны бәс каплаган. Максат: балалар белән кышкы табигать турында әңгәмә үткәрү. Ак биткә төрле агачлар ясату. Агач ботакларындагы бәсне рәсемдә краска белән дөрес чагылдыруга ирешү. Балаларда кышкы пейзажга соклану хисләре уяту.
-
Иҗади-эстетик сәнгать. 19.12.2017

Уртанчылар төркеме белән иҗади-эстетик сәнгать. Әвәләү шөгыле. Тема: чыршы уенчыклары. Максат: балалар белән түгәрәк, овал формаларны искә төшерү. Үзләре теләгән төсләрне сайлап, түгәрәк яки овал формасындагы чыршы уенчыгы ясату, башка төс белән бизәү.
-
Конкурс "Голосок" 15.12.2017

Безнең балалар бакчасыннан Зиннатуллина Ләлә "Голосок" конкурсында катнашып " Гореф-гадәтләрне саклау" номинациясе дипломы белән бүләкләнде.
-
Кар сыннары ясый башладык. 15.12.2017

Үзебезнең коллектив белән бакчабыз территориясенә кар сыннары ясый башладык. Әлегә анда кыш бабай, кар кызы, смешарик, чыршы, эт сыннары ясалды. Тагын берничә фигура ясарбыз дип уйлыйбыз.
-
Бию өйрәнәбез. 13.12.2017

1 нче кечкенәләр төркеме малайлары белән Яңа ел бәйрәменә "Чунга-чанга" биюе өйрәнү. Аларга бию өчен костюмнар әзерләү; бию хәрәкәтләрен дөрес һәм матур башкаруларына ирешү.
-
Для родителей
11.12.2017
Уважаемые родители!
Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.
В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.
-
Бакчабызны матурладык. 11.12.2017

Без бакчабызның коридорына матур чыршы бизәп куйдык. Бу чыршыны күргәч балалар яңа ел җитүенә куаналар, Кыш бабайның бүләкләр алып килүен көтәләр.
-
"Чыршы бизибез" кечкенәләр төркеме белән ябыштыру шөгыле 08.12.2017

Максат: 1 нче кечкенәләр төркеме белән чыршы рәсеменә бизәкләр ябыштыру. Балаларда ябыштыру шөгыленә кызыксыну уяту. Яңа ел, Кыш бабай турында балалар белән кызыклы әңгәмә оештыру.















