Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 142 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Экологическая квест-игра "Спасаем планету" 03.11.2026

С целью формирования основ экологической культуры, бережного отношения к природе в подготовительной группе провели квест-игру на экологическую тему. Предварительно провели беседу о природе, правилах поведения в лесу, сортировке мусора, отрабатывали понятие "живая - неживая природа". Проходя станции игры: "Кто где живёт? ", "Правила для друзей природы", "Сортировка мусора", "Цепочки жизни", "Загадки от Лесовичка", закрепили знания о среде обитания животных, отработали навыки классификации и сортировки мусора, повторили и закрепили правила поведения в природе. Все дети активно участвовали в игре и получили новые знания.
-
02.11.2026

Бүген иң кечкенэ төркемдә балалар матур әдәбият укыдылар. Балалар шигырь укып, балалар сүзлеген баеттылар, Куянга ярдәм итәргә теләк уяттылар, җөмләләрдә сүзләрне яраштыра белүне формалаштырырга тырыштылар, тәрбияче артыннан шигырьдәге фразаларны кабатладылар. Уенчыкларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләделәр
-
Балалар тырышалар 28.10.2026

Буген кечкенэлэр төркемендә сәнгать иҗаты, кисеп ябыштуру шөгыле булды. Балалар төп төсләрне кабатладылар, геометрик фигураларны аерырга, клей белән эшләргә өйрәнделәр. Балалар кызыксынып, тырышып өйләргә шакмак тәрәзәләр ябыштырдылар.
-
Дуслык агачы 26.10.2026

Бүген урта төркемдә «дуслык агачы» аппликациясе буенча мавыктыргыч дәрес узды. Балалар агачның төзелеше һәм төслэн турындагы белемнәрен ныгытып, зур кызыксыну белән матур эш башкардылар. Мондый эшчәнлек вак моториканы, төсне һәм композицияне үстереп кенә калмый, ә балаларга агачның төзелешен яхшырак аңларга да ярдәм итә. Коллектив эш характеры балаларны үзара аралашырга, килешергә һәм уртак уңышларга сөенергә өйрәтә.
-
Капкага тупны керт! 21.10.2026

Безнең бакчада кечкенәләр төркеме белән күңелле физкультура дәресе узды, анда балалар актив хәрәкәт иттеләр һәм туп белән уйнадылар! Балалар, дугага эләгергә тырышып, тупларны тәгәрәттеләр. Иң кызыклы биремнәрнең берсе - "Капкага тупны керт" уены булды. Балалар зур кызыксыну һәм тырышлык белән шөгыльләнделәр.
-
Рәсем ясарга яратабыз! 20.10.2026

Бүген кече группада рәсем ясау дәресе узды. Нәниләр карандашны дөрес тотарга, вертикаль сызыклар ясарга, рәсемнәрне сызыклар буенча йөртергә һәм аларны пөхтә итеп буярга өйрәнделәр. Башта балалар гади карандашлар белән, ә аннары төсле карандашлар белән эшләделәр. Мондый дәресләр вак моториканы, игътибарлылыкны һәм пөхтәлекне үстерә, кулны язуга әзерләргә ярдәм итә. Балалар барысы да бик тырыштылар һәм үзләренең якты эшләрен шатланып күрсәттеләр!
-
Әтиемнең алтын куллары 19.10.2026

Бүген безнең уртанчылар төркемдә этилэр көненә багышланган " Әтиемнең алтын куллары" дигән ачык дәрес үткәрдек. Бу дәрескә әтиләребез килде,һәм максатыбыз балалар белән чыннан да әтиләребезнең куллары ни өчен алтын дип әйтелгәнен аңлау иде. Әтиләр белән матур әңгәмә үткәрдек,аларның нинди хөнәр ияләре булып эшләүләрен белдек, уеннар уйнадык, һәм әтиләре белән балалар ахырдан матур фото рамка ясадылар, балары белән төшкән фотоларын урнаштырдылар. Дәрес күңелле үтте, балалар белән сорауга җавапны да таптык, безнең өчен барсында эшләргә әзер булган кулларның алтын булуларын
-
Әтиләр бездә кунакта 15.10.2026

Көз ае бәйрәмнәргә бик бай. Бүген бакчабызның зурлар төркемендә "Әтиләр бездә кунакта" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә хөрмәтле әтиләребез чакырылды. Чара спорт уеннары, матур җыр-биюләр,,күңел түренә үтеп керердәй шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Зал балаларның шат көлүләреннән яңгырап торды. Кабат шатлыклы очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калабыз. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын.
-
Тиздән әтиләр көне 12.10.2026

Тиздән 18 октябрь – Әтиләр көне. Шушы уңайдан икенче кечкенәләр төркеме балалары әтиләрен бәйрәм белән котлау өчен, бик тырышып, үз куллары белән бүләк әзерләделәр.
Буген бэйрэм конендэ
Этилэрне котлыйбыз.
Шатлык, бэхет, сэламэтлек
Хэммэгезгэ телибез.
-
Сәламәтлек көне 09.10.2026

Бүген балалар бакчасында күңелле һәм бай эчтәлекле чара — Сәламәтлек көне узды! Балалар төрле активлыкларда зур энтузиазм белән катнаштылар: табышмакларны чиштеләр, эстафеталарда ярыштылар . Көннең үзенчәлеге мәктәпкә әзерлек төркемендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен булды.Балалар сорауларга дөрес җавап бирделәр, зирәклек, тапкырлык һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Һәр раунд кызу фикер алышулар һәм дөрес җаваплардан шатлыклы мизгелләр белән узды.





