Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Көзге уңыш" 20.10.2025

Уртанчылар төркемендәге балалар "Көзге уңыш" темасына тәлинкәгә яшелчәләр кисеп ябыштырдылар. Балалар яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыттылар,көзге уңыш турында шигырьләр,җырлар тыңладылар."Лото" уены уйнап,эшләнгән эшкә йомгак ясалды.
-
Бездә кунакта "Беренчеләр" 17.10.2025

Беренчеләрнең хәрәкәте-балалар, ата-аналар, педагоглар һәм тәрбиячеләр диалогы өчен өстәмә мөмкинлек. Биредә һәркем үз идеяләрен һәм хыялларын тормышка ашыра ала. Хәрәкәт чаралары һәр катнашучының потенциалын ача, көн саен үзеңнең иң яхшы версияңә әверелергә ярдәм итә.
Беренчеләрнең хәрәкәте-шәхесне тәрбияләү һәм үстерүнең уникаль программасы. Актив һәм җаваплы яшьләр үстерүдә ярдәмче.
Безнең бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да Беренчеләр хәрәкәте белән танышалар, махсус дәфтәрдә эшләргә өйрәнәләр. -
Бармаклы уен 15.10.2025

Мин уйныйм, син дә уйна.
Бармак белән тыпырда.
Дуслар белән уйна бергә,Читтә генә утырма. Ф.Сахбутдинова
Балаларны кул чукларын һәм бармакларын хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрүнүдә “бармаклы уен”нар зур урын алып тора. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә. Бармаклар хәрәкәте балага соңыннан танып – белү сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да бармак уеннарын яратып уйныйлар. Буген дә алар узлэре инде яратып өлгергән «Бу бармак бабай» бармак уенын уйнадылар
-
Бездә медузалар да йөзәләр! 10.10.2025

Бүген балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар эксперимент үткәреп карадылар. Шешәгә су салып, пакеттан "медуза" ясап шешә эченә тыгып шешәне әйләндереп "медузаны" йөздерделәр. Һәр бала шешәдәге "медузаларның" хәрәкәтләнгәнен күзәтеп тордылар. Шактый гади эксперимент- балаларда кызыксынучанлык, игътибарлылык арттыра.
-
Дидактик уеннар 08.10.2025

Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика,авыл, шәһәр тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Безнең балалар бакчасында балаларны милли региональ компонентлар белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. Төркемнәрдә милли почмакларыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласыннар өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Балалар татар орнаменты белән милли киемнәрне бизәргә өйрәнәләр. Дидактик уеннар белән беррәттән татар халкының милли уеннарын, хәрәкәтле, җырлы-биюле Идел буе халыклары уеннарын да уйныйбыз.Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Шуңа күрә һәр бала балалар бакчасыннан ук үзенең туган җире, тарихы, танылган шәхесләре белән кызыксынсын һәм горурлык хисе кичерсен иде.
-
Көз-табигатьтәге үзгәрешләрне җәяү йөреп күзәтеп була 06.10.2025

Көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү,күзәтүчәнлекләрен үстерү һәм кызыксыну хисе тәрбияләү максатыннан,балалар белән мәктәп бакчасына экскурсиягә бардык .Экскурсиягә барыр алдыннан,юлда йөргәндә һәм табигатьтә булганда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек.
Без анда көзге табигатьне күзәттек, матур яфраклар ,чыршы күркәләре җыйдык, күңелле уеннар уйнадык. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде . Алтын көзнең матур төсләрен хәтердә калдырырга теләп, фотога төштек.Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды
-
Музыка уен коралларының төрләре белән танышабыз 03.10.2025

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар бүген Арча педагогия көллияте студенты белән музыка шөгылен дә төрле музыка уен коралларының төрләре белән таныштылар, үзләренә дә уйнап карау мөмкинлеге туды, балаларга бик охшады, алар матур уеннар уйнадылар, көз турында яңа җыр да өйрәнделәр.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2025

Алтын көз айларын ямьләндереп 1 нче октябрь дә килеп җитте. Арча педагогия көллияте студенты бакчабызның зулар төркеменә йөрүче балалары белән өлкәннәр көне уңаеннан кызыклы шөгыль үткәрде. Балалар әби-бабайларының тормыш юлы турында сөйләделәр. "Әбиемнең яраткан эшләре" дигән уен уйнадылар. Өлкәннәрнең хәлләрен белергә, ярдәм итәргә кирәклеге турында исләренә төшерделәр. Шөгыль ахырында әби-бабайларына бүләкләр ясадылар.
-
Что такое беспилотный летательный аппарат? 01.10.2025

Сегодня в подготовительной группе № 2 провели беседу "Что такое беспилотный летательный аппарат?". Дети узнали о видах БПЛА по предназначению и по конституции, о сферах жизнедеятельности в которых они используются. А также дети получили информацию о том, чем они могут быть опасны.
-
Урманга сәяхәт 30.09.2025

Бүген Арча шәһәренең беренче балалар бакчасында экологик тәрбиягә багышланган бәйрәм - "Урманга сәяхәт! " квест-уены булып узды. Уенда бакчаның мәктәпкө әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар сорауларга җавап бирделәр, аю белән бүренең , убырлы карчыкның биремнәрен үтәделәр.
Бәйрәмнең махсус кунагы Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының "Ашыт" табигый тыюлыгы белгече Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызына да бәйрәм бик ошады. Ул балаларга махсус бүләкләрен тапшырды, табигатьне сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртеп узды.





