Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Чыршы бәйрәме 24.12.2025

Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз әйләнеп
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.
Буген икенче кече яшьтәгеләр төркемендә «Чыршы бәйрәме» булды. Балалар җырладылар, шигырь сөйләделәр, рәхәтләнеп уйнадылар. Бәйрәмгә Кар кызы белән куян да килгән иде. Кар кызы балаларга Кыш бабалары биреп җибәргән кучтәнәчләрне таратты. Балалар бик сөенделәр, бәйрәм күңелле утте!
-
Алтын балык 24.12.2025

Яңа ел,яңа ел,
Бүген шундый яңа ул!
Яшел чыршы очында
Йолдыз булып яна ул!
Бүген уртанчылар төркемендә "Алтын балык" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр,
Кыш бабай белән уеннар уйнадылар,алтын балыкка ярдәм иттеләр.Бәйрәм азагында Кыш бабай балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләште. -
Шифаханәдә 19.12.2025

Безнең балалар бакчасында балалар сюжетлы - рольле уеннар уйнарга бик яраталар. Әлеге уеннарны уйнар өчен бакчабызда бөтен кирәкле уен атрибутлары да бар. Балалар бигрәк тә яратып "Шифаханә" сюжетлы-рольле уенын уйныйлар. Алар уенчык җәнлекләрне, курчакларны "дәвалыйлар". Уенчык медицина жайланмалары ярдәмендә "авыруларны" тыңлап карыйлар, температурасын үлчиләр, укол ясыйлар. Шушы уен аша балалар табибка барырга курыкмаска кирәклеген аңлыйлар.
-
Рәсем ясарга яратабыз! 17.12.2025

Кечкенәләр төркеме балалары рәсем шогылендә студент кыз белән берлектә Кояш рәсемен ясадылар. Кояшның кеше томышын да булган зур роле белән дә танышып киттеләр.Зур түгәрәк төшерделәр түгәрәк форманы туры сызыклар белән ярыштырып куйдылар. Буяр алдыннан пумаланы дөрес тота белүне, буяуның артык чамасын белеп куллану кебек кагыйдәләр белән дә танышып киттеләр. Балаларга бу шогыль бик охшады.Күкләребез гел аяз булса иде.
-
Ел тәрбиячесе - 2026 17.12.2025

17 декабрь көнне безнең балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе - 2026» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Быел 7 тәрбияче балалар белән чаралар уздырды, үзләренең эшләрендә еш кулланыла торган алымнарын һәм ысулларын күрсәтте. Безнең балалар бакчасыннан Энҗе Камил кызы катнашты, III урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да һөнәри үсеш, уңышлар һәм үз һөнәренә тугры булуын теләп калабыз!
-
Юлларда сак булыгыз 15.12.2025

Бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар белән "Юлларда сак булыгыз" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар җәяүлеләр йөри торган сукмак(тротуар), машина хәрәкәте юлы( проезжая часть) турында сөйләштеләр,
"Светофорның күзләре" дигән уен уйнадылар, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Әңгәмә мавыктыргыч һәм файдалы булды. -
Бәләкәчләр аланы 12.12.2025

Сегодня в Богатых Сабах прошёл Республиканский творческий конкурс вокального и хореографического творчества. "Бәләкәчләр аланы". Где наши дети выступили с танцевальной программой . И получили Лауреат III степи. Наши дети большие молодцы. Все проделали большую работу. Молодцы, спасибо всем,кто принимал в этом участие. В дальнейшем желаем творческих успехов.
-
Комеш тавыш 10.12.2025

10 декабря в МБДОУ "Арский детский сад №10" прошёл районный конкурс "Голосок - Комеш тавыш", посвящённый закрытию года Защитника Отечества. От нашего садика участвовало трио " Жаворонки". За исполнение песни " Солнце скрылось за горами" они получили 1 место! Молодцы, так держать!
-
Дидактик уеннар уйныйбыз 08.12.2025

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур.
Бүген беренче кечкенәләр төркемендә балалар “Төсләрне дөрес итеп аер“,”Дөрес итеп җый”дидактик уеннарын бик яратып уйнадылар.Бу уеннар вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта,балаларда дуслык,бердәмлек, тәрбияләргә ярдәм итә. -
Татарча сөйләшәм 05.12.2025

"Татарча сөйләшәм" олимпиадасында беренче урын алган Шагидуллина Ясминә белән өченче урынга лаек булган Сабиров Кәримне җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә тагын да зур уңышлар телибез!





