Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Көзге кросс 17.09.2025

Бүген "Арча" стадионында, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр арасында, көзге кросс буенча ярышлар булып узды.Безнең балалар бакчасыннан тәрбиячеләребез Хисматуллина Алина Әхтәм кызы һәм Шигабиева Динә Фидәрис кызы катнашты.Бакча коллективы һәм профсоюз оешмасы исеменнән аларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
Белем иленә сәяхәт 15.09.2025

Буген кечкенәләр төркемендә "Белем иленә сәяхәт" темасына мавыктыргыч әңгәмә үткәрдек, уку елы башлануның әһәмияте һәм укуга дөрес мөнәсәбәт формалаштыру турында сөйләштек. Шуннан соң «укучыга нәрсә кирәк?» дип исемләнгән кызыклы дидактик уен оештырылды, уен барышында балалар мәктәп кирәк-яракларын җыйдылар һәм уңышлы белем алу өчен мөһим булган фәннәрне атадылар.
Белем иле-ул мавыктыргыч, кызыклы, яңа белемнәр, ачышлар һәм яңа дуслар китерүен белдек. -
Абдулла Алишның туган көне 15.09.2025

15 сентябрь халкыбызның батыр улы Абдулла Алишның туган көне.
Шул уңайдан безнең балалар бакчасында, бөек шагыйрь Абдулла Алишны искә алу кичәсе узды. Мәктәпкә әзерлек, уртанчылар төркемнәре бергәләшеп, музыка залында , язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Алишның балалар өчен язылган әкиятләреннән өзекләр карадылар. җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Әкиятләр аша әниләргә карата ихтирамлылык, дуслыкның кадерен белү, сер саклый белү кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә мөмкинлек биргән әлеге кичә балаларда матур тәэсирләр калдырыр дип өметләнәбез. -
Туган җирем-Татарстан 11.09.2025

Уртанчылар төркемендә "Туган җирем-Татарстан" темасына әңгәмә үткәрелде.Балалар булган белемнәрен ныгыттылар,яңалыклар белән таныштылар.Татарстан символлары турында өстәл уеннары уйнадылар. Әңгәмә "Мин яратам сине Татарстан" җыры белән тәмамланды.
-
Көзге ярминкә 10.09.2025

Буген безнең балалар бакчасында Көзге ярминкә узып китте. Без барлык катнашучыларга һәм кунакларга безнең бәйрәмдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез! Көзге ярминкә сездә иң күңелле истәлекләр генә калдыргандыр дип өметләнәбез!
-
Иртәнге зарядка 10.09.2025

Балалар бакчасында һәр көн иртәнге зарядкадан башлана. Ул савыктыру мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән: сөяк-мускуллар аппаратын ныгытуга, йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, нерв системаларын үстерүгә ярдәм итә һәм шул ук вакытта күтәренке, шат күңелле кәеф тудыра
-
Дидактик уеннар - әһәмиятле уеннар! 08.09.2025

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да дидактик уеннарны бик яратып уйныйлар.
-
Беренче педагогик киңәшмәдә 05.09.2025

Бүген бакчабызда яңа уку елы алдыннан беренче педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә федераль дәүләт белем бирү стандарты һәм федераль белем бирү программасы нигезендә яңа уку елына яңа бурычлар куелды һәм башка оештыру сораулары каралды. Яшь тәрбиячебез Шигабиева Динә эш дәверендә килеп чыккан кыенлыклар һәм мөмкинлекләр турында чыгыш ясады. Барлык тәрбиячеләр һәм педагоглар уку елына тулысынча әзер икәнлекләрен ассызыклады. Бакчабыз мөдире Шакирова А.Ф. һәм өлкән тәрбияче Тухфатуллина Э.Р. киңәшмәдә катнашучыларга уңышлар теләде һәм һәръяклап ярдәм күрсәтергә әзер икәнлекләрен билгеләделәр. Яңа уку еллары тыныч һәм уңышларга бай булсын!
-
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2025

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә "Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне" билгеләп үтелә. Шуңа күрә безнең балалар бакчасында ел саен әлеге вакыйгага багышланган чаралар үткәрелә. Һәм безнең мәктәпкә әзерлек төркемендә "Барысы да террорга каршы" темасына әңгәмә үткәрелде.
-
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2025

Бүген 3 сентябрь"Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне". Шуңа бәйле рәвештә мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән бу темага әңгәмә үткәрдек. Балалар белән хәзерге дөнья куркынычларына каршы торуда халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгының мөһимлеге турында сөйләштек. Балалар террорчылык каршы көрәштә теләктәшлек көненең әһәмиятенә игътибарны җәлеп иттеләр. Әңгәмә ахырында балалар дөнья күгәрченнәрен ясадылар.





