Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Татарча өйрәнәм 12.11.2025

12 нче ноябрь көнне Арча 3 нче мәктәп - балалар бакчасында "Татарча өйрәнәм" исемле мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме өчен татарча олимпиаданың район туры булып узды. Безнең бакчадан Шагидуллина Ясминә белән Сабиров Кәрим катнашты. Аларга уңышлар телибез!
-
Алтын көз бездә кунакта 11.11.2025

Көз ае бәйрәмнәргә бай. Бүген бакчабызның уртанчылар төркемендә "Алтын көз бездә кунакта" дип исемләнгән бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмгә хөрмәтле әтиләребез дә килгән иде. Балалар әтиләре белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Матур җырлар, көз турында һәм әтиләргә багышлап сөйләгән шигырьләр белән үрелеп барган әлеге чарада балалар да, зурлар да бердәм катнашты. Бәйрәмебез күңелле үтте!
-
Әтиләр - көз бәйрәмендә кунакта 11.11.2025

Бүген зурлар төркемендә "Әтиләр - көз бәйрәмендә кунакта" дип исемләнгән иртә булды. Бу матур чарада балалар әтиләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бик тырышып өйрәнгән җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр, биюләрен күрсәттеләр. Бәйрәмебезгә ямь өстәп, кунакка Көз кызы белән Урман сакчысы килде. Балалар әтиләре белән төрле ярышларда катнашып, көч сынаштылар. Бәйрәм күтәренке күңел белән үтте. Соңыннан балалар әтиләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Кечкенәләр төркемендә курчак театры уены 10.11.2025

Курчак театры-балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә еш кулланылган уеннарның берсе булып тора. Балалар өчен курчак театры эстетик тәрбия, сөйләм һәм әйләнә-тирә мохитне үстерү белән генә чикләнми, чөнки алар тел үсешен дә яхшырта. Театр төрләре белән танышу балалар эшчәнлегенең театральләшкәнен , аларның эчке дөньясын активлаштырачак.
-
Аппликация "Флаг Татарстана" 07.11.2025

-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне 05.11.2025

Бүген барлык төркемнәрдә дә "Татарстан Республикасы Конституциясе көне" темасына әңгәмәләр узды.Балалар Татарстан республикасының хокукларын һәм бурычларын үз эченә алган закон белән таныштылар. Аны барыбыз да үтәргә тиеш: президент та, өлкәннәр дә,әлбәттә инде,балалар да.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне 05.11.2025

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Татарстан Республикасы Конституциясе көне" темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан Конституциясе илнең иң төп законы, анда гражданнарның барлык хокуклары һәм бурычлары барлыгын белделәр. Республикабызга карата мәхәббәт хисе тәрбияләделәр.
-
Татарстан Республикасының Төп Законы 05.11.2025

Бүген зурлар төркемендә Татарстан Республикасы Конституциясе турында әңгәмә булды. Әңгәмә барышында балалар Татарстан Республикасының Төп Законы дигән төшенчә белән танышылар. Балалар бакчасында билгеле бер кагыйдәләр булган кебек, әһәмиятле кагыйдәләр илебез һәм республикабыз тормышында да бар, һәм һәркем аларны үтәргә тиеш икәнлеген белделәр. Бу кагыйдәләр буенча һәркем бер-берсен хөрмәт итәргә, табигатьне, аның байлыкларын, истәлекле урыннарны, мәдәниятебезне сакларга тиешлекне белделәр. Шулай ук һәркемнең яшәргә, укырга һәм эшләргә хокукы барлыгын да аңладылар. Шулай ук балалар Татарстан Флагы һәм Гербы Гимны нәрсәне аңлатканын белделәр. Республикабызның Рәисе турында да кыскача мәгълүмат бирелде. Әңгәмә ахырында балалар законнарны үтәү - дуслыкта һәм тынычлыкта яшәү өчен төп шарт икәнлеге турында нәтиҗә ясадылар.
-
Шашка уйныйбыз 05.11.2025

Мәктәпкәчә яшьтәге күпчелек балалар бик хәрәкәтчән һәм актив, аларга үз игътибарларын туплау авыр. Шашка уеннары ярдәмендә балалар үз максатларына ирешүдә сабыр, булырга, үзләрендә эшкә сәләтлелек, вакыт җитмәү шартларында логик бурычларны хәл итә белергә өйрәнәләр, хәтерләрен өйрәтәләр, үз-үзләрен тәртипкә китерергә өйрәнәләр.
-
С днем народного единства! 04.11.2025






