Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а
Телефон: 8843663-92-00
E-Mail: dsapaz.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Зайнуллина Индира Талгатьевна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 21
У нас учат: 2

Новостной блок

"Без Тукай оныклары"

Опубликовано: 26.04.2022

Сөй гомерне, сөй халыкны... Сөй халыкның дөньясын... (Г.Тукай...) Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның ин матур вакыты 26 нчы апрельдә билгеләп үтелә. Быел аның тууына 136 ел... Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Безнең балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Без Тукай оныклары" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.


К списку новостей