Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Экологический субботник «Зелёная весна 2023» 22.04.2023 Мы ценим красоту родного края, И на субботник выйдем, если надо. Пусть будет наш посёлок чище и светлей, И пусть блистает красотой своей. В нашем детском саду продолжаются весенние субботники по уборке территории детского сада и прилегающей к нему территории. Цель субботника – сделать наш детский сад более чистым, благоустроенным и приятным. Благодаря коллективу, были очищены газоны от прошлогодней листвы, убран сухостой, выметены игровые площадки. Приятно видеть результат труда, каждый внес в это дело частичку своего тепла. Чистая, ухоженная территория детского сада радует глаз!
-
"Бакчабыз музеенда" 20.04.2023 Балаларда халкыбызның хәзинәләренә кызыксыну уяту,нәниләрнең күңелен халкыбызның хәзинәләре байлыгы белән тулыландыру,әби-бабаларыбызның борынгы мирасы турында мәгълүмат бирү, безнең көннәргә чаклы сакланып килгән борынгы хәзинәләрнең туплану урыны – музей икәнлеген балаларга аңлатырга тырышу (аңларга ярдәм итү), халкыбызның хәзинәләренә карата сакчыллык-пөхтәлек тәрбияләү, матурлыкны күрергә өйрәтү,балаларның халкыбыз хәзинәләре турында нәрсә белүләрен ачыклау, “музей” төшенчәсенең эчтәлегенә төшендерү, борынгы заманнан безгә кадәр сакланып килгән матурлыкны күрә белергә, балаларның “элек” һәм “хәзер” дигән төшенчәне аңлауларына ирешү, кыска вакытлы экскурсияләр аркылы борынгы хәзинәләргә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркеме белән бакчабызда урнашкан музейда булдык.
-
"Авылыбыз чисталыгы үзебезнең кулларда!" 19.04.2023 Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында.Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә, тирәлектә дә чагылуы борчуга сала. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас булганлыктан, алар бигрәк тә үзләрен урап алган мөһит, тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Бүген бакчабызда, авылыбыз китапханәчесе белән берлектә тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан "Авылыбыз чисталыгы үзебезнең кулларда!" дип исемләнгән экологик тәрбия сәгате үткәрелде. Балаларга: -табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә , төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү; -табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, чүпләр ташлап калдырмау; - яшәгән авылыңдагы чисталыкны сакларга өйрәнү кирәклеге аңлатылды. Алар үзебезнең төбәк табигате тасвирланган китаплар белән дә таныштылар.
-
"Күңелле балачак" саф һавада уеннар 18.04.2023 Кешелекнең иң матур чагы- ул балачак. Балаларның елмаюы, ягымлы карашлары, ихластан көлүләре, шатланулары безнең өчен бик мөһим. Аларның дус булып уйнаулары, бер-берсенә ярдәмгә килүләрен күрү-бакчабыздагы тәрбиянең нәтиҗәсе булып тора.
-
"Туган көн белән котладык" 17.04.2023
Кечкенәләр төркеменә йөрүче Фәйзиева Зөләйха Дамир кызын туган көне белән котлап җырлар җырладык, биюләр биедек, матур теләкләр теләдек.
-
"Экскурсиядә" 14.04.2023 Зурлар төркеме балалары белән АФ "Ватан" трактор паркына экскурсиягә бардык. Анда төрле тракторлар, комбайннар, чәчкечләр карадык. Яңа чәчү агрегаты белән якыннан таныштык. Безнең өстәлдә икмәк булсын өчен, игенчеләрнең ничек тырышып эшләүләре турында сөйләштек. Бу экскурсия балаларга бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
"Физкультура- сәламәтлек нигезе" 13.04.2023
Балаларның кече яшьтән сәламәтлеген саклауга, аны ныгытуга, спортка мәхәббәт тәрбияләү эше бакчабызда даими алып барыла. Көндәлек физик күнегүләр ясау- сәламәтлекнең нигезе булып тора.
-
12 нче апрель Космонавтика көне 12.04.2023
12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Атна дәвамында бакчабызда космоска багышланган әнгәмәләр үткәрелде, рәсемнәр ясалды, аппликацияләр эшләнде. Бәйрәм көнендә исә белемнәребезне ныгыттык.
-
"Ут белән шаярма!" 11.04.2023 Ут шаярганны яратмый. Без балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшердек. 1.Шырпы белән уйнамаска. 2.Урманда учак якмаска. 3.Өйдә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына барырга. 4.Янгын чыкса-"01", "101" телефонына шалтыратырга. Шулай ук янгын сүндерүче машина белән таныштык., машинаның өлешләрен танырга өйрәндек. Янгын сүндерүчеләр турында белемнәрне киңәйттек.
-
"Планеталар" рәсем шөгыле 10.04.2023 Без яши торган җир шары кояш тирәсендә әйләнә. Галәмдә барлыгы 9 планета бар. Кояшка иң якын планета-Меркурий. Балаларның Кояш системасындагы планеталар турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен үстерү, танып- белүчәнлеген үстерү, җир планетасына карата сак караш тәрбияләү максатыннан зурлар төркеме балалары белән космонавтика көненә карата планеталар, космос рәсемнәре ясадык. Балалар бик тырышып эшләделәр, ясаган рәсемнәре үзләренә бик ошады.