Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
"9 нчы май Җиңү көне" 04.05.2023 Ватаныбыз тарихында 9 нчы май бәяләп бетереп булмый торган гаять зур бәйрәм. Бөек җиңүнең нинди кыйммәткә ия булуын, нинди зур корбаннар бәрабәренә яулап алынуын без бервакытта да онытырга тиеш түгелбез. Җиңү көне барыбыз өчен дә батырлык, ныклык, намуслык билгесе булып тора. Бүген зурлар төркеме балалары белән әңгәмә уздырдык, сугыш чоры елларындагы рәсемнәр белән таныштык.
-
"Уеннар" 03.05.2023 Мәктәпкәчә яшьтәге балага иң табигый һәм төп чара ул- уен. Балалар бакчасында иртәдән кичкә кадәр минутларына кадәр төгәл үтәлә торган режимда, уен элементлары катнашмаган мизгел юктыр ул. Балалар бик теләп- дидактик, хәрәкәтле, өстәл уеннарын уйныйлар. Бүген дә без үз чиратыбызда балалар белән пазллар төзедек. Алар уен барышында бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм дус булдылар.
-
"Кошларым-дусларым" 02.05.2023 Балаларны аваз әйтемнәрен әйтә белүләренә ирешү, кошлар турында белемнәрен киңәйтү, кошларның хәрәкәтен белдерә торган фигыльләр, иркәләп-яратып әйтелә торган сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру, балаларның игьтибарын,хәтерен, аңга алуларын үстерү максатыннан "Кошларым-дусларым" дигән музыкаль уен уйнадык.
-
"Уенчыкларны юдык" 28.04.2023 Чисталык- сәламәтлек нигезе булып тора. Чисталык, пөхтәлек һәрвакыт янәшәдә йөри. Балалар моны исләреннән чыгармаска тиешләр. Балаларга чиста-пөхтә булырга, сәламәтлекне ныгытырга, эш белән ялны аралаштыру кирәклеге турында аңлатылды. Зурлар төркемендә кызлары үзләре уйнаган барлык уенчыкларны юдылар, кибергә тезеп куйдылар. Алар бу хезмәтне зур тырышлык белән башкардылар. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү-зур сөенеч китерә.
-
"Китапларны саклагыз!" 27.04.2023 Китап киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең. Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны. Китапка карата мәхәббәт тәрбияләүне яшьтән үк башларга кирәк. Китапны кулга тотып сөйләү, рәсемнәрне сурәтләү, саклап тоту- китапка хөрмәт тәрбияли. Бүген балалар белән бакчабызда китапның ертылган битләрен ябыштырдык. Китапка язырга, рәсем ясарга ярамаганлыгы турында сөйләштек.
-
“Тукай яши, Тукай яшәячәк ! ” 26.04.2023 Г. Тукай әкиятләре аша татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, бәйрәмнәренә, халык-авыз иҗатына карата ихтирам, хөрмәт тәрбиялибез. Туган як табигатенең матурлыгын Тукай әсәрләре аша күрә беләбез. Кече яшьтән үк Габдулла Тукай әсәрләре аша өйрәнеп үскәнбез, туган халкыбызга, рухи-әхлакый һәм милли мәдәни хәзинәләргә хөрмәтле булганбыз. Г. Тукай әкиятләре аша балаларыбызны дөрес итеп татарча сөйләшергә өйрәтәбез. Балаларда Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү,Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру максатыннан кечкенәләр төркемендә танып-белү сәгате үтте.
-
"Хәсәншәех авылында семинарда" 26.04.2023 Бүген бакчабыз мөдире Индира Талгатьевна Хәсәншәех балалар бакчасында "Балалар бакчасында милли тәрбия бирү үзенчәлекләре" темасына зона семинарында булып кайтты. Чара барышында бакча белән танышып, тәрбиячеләрнең эшчәнлеген күзәтеп, балаларның шөгыльләрен карадылар.
-
“Тукай яши безнең йөрәкләрдә!” 26.04.2023
26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Апаз авыл китапханәсе белән берлектә “Тукай яши безнең йөрәкләрдә!” исемле әдәби кичә үткәрелде. Балалар Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, балалар үзләре өйрәнеп килгән “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Әллүки”, “Гали белән кәҗә” исемле шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китапханәче Рамилә Минҗанова балаларны Габдулла Тукайнын китапларыннан торган китап күргәзмәсе һәм китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштырды. Шулай ук Габдулла Тукайга багышлап куелган һәйкәлләрнең кайсы шәһәрләрдә урнашканнары турында да сөйләп китте.
-
25 нче апрель-«Бөтенроссия Эколяталар көне» 25.04.2023 Балаларның экологик культурасын күтәрү, табигать белән кешенең рациональ тәэсире турында күзаллауларны киңәйтү, балаларның экологик фикерләвен, мәдәниятен формалаштыру,балаларның танып белү-тикшеренү, иҗади активлыгын үстерү,балаларның әйләнә-тирә дөньяга һәм туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәтен тәрбияләү максатыннан бакчабыз территориясендә экологик чара үтте.
-
"Табын артында ничек әдәпле булырга?" 24.04.2023
Ашаганда өстәл янында артык тавыш чыгару, авызны "чәпелдәтеп" ашау, приборлар белән тавыш чыгару бердә матур күренеш түгел. Өстәлнең икенче башыннан әйбер үрелеп алу да тәрбиясезлек билгесе булып тора. Балаларны табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, темага карата булган белемнәрен тулыландыру, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү максатыннан, режим моментларында кеченәләр төркемендә өстәл арты этикет кагыйдәләре өйрәтелде.