Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
"1нче июнь- Халыкара балаларны яклау көне" 01.06.2023
Балаларның киләчәге матур булсын өчен- тыныч,имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балалар тормышның мәгьнәсе. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игьтибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Иркәләгез әле балаларны, Иркәләгез, назлап сөегез. Син матурым, син алтыным минем, Мин яратам сине, диегез! Шушы бәйрәм көнендә бакчабызда мәдәният хезмәткәрләре кунакта булдылар.
-
"Бүген бездә сабантуй" 31.05.2023 Татар халкының йөзек кашы булырдай бәйрәме-Сабан туе, аның йолалары, уеннары белән таныштыруны дәвам итү, бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү, анда катнашырга теләк тудыру,халык бәйрәмнәре аша балаларга милли рух, күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре тәрбияләү максатыннан бакчабызда бүген сабантуй булып узды. Урамда көн бозылып торса да, балалар кәефләрен төшермәделәр.
-
"Чыгарылыш бәйрәме" 30.05.2023
Балалар бакчасындагы чыгарылыш бәйрәме — барлык бәйрәмнәрнең иң дулкынландыргыч, иң онытылмаслыгы. «Чыгарылыш көне» сүзе һәркемдә аерым ассоциацияләр тудыра. Бу аерылышу, яхшы үгет-нәсыйхәтләр. Бу бәйрәм чыгарылыш төркем балаларының хәтерендә мәңгегә калырга тиеш. Балалар бакчасында чыгарылыш-балалар һәм аларның ата-аналары өчен бик мөһим бәйрәм. Ул бөтенләй көтмәгәндә килә. Кичә генә әти-әниләр үз балаларын алып килгән кебек иде, ә бүген инде балалар өчен чын икенче йорт булган бу уңайлы урын белән хушлашырга вакыт килеп җиткәнен сизә. 30 нчы майда безнең балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәме узды. Аларга әзерләнү бик дулкынландыргыч һәм җаваплы иде. Бәйрәмдә җырлар да, биюләр дә, уеннар да, бүләкләр дә булды. Билгесез, чишелмәгән, гаҗәеп ачышлар дөньясына кызыклы сәяхәтләр белән тулы көннәр артта калды. Алда олы мәктәп тормышы дөньясына авыр юл. Төркемдәге һәр бала кечкенә йолдызчык. Һәрберсе талантлы һәм кабатланмас. Без аларны яраттык, һәм бүген горурлык һәм өмет белән аларны мәктәпкә җибәрәбез. Кадерле тәрбияләнүчеләребез, сезгә мәктәптә уңышлар телибез. Онытмагыз, безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык!
-
"Балаларга ышаныч телефоны" 29.05.2023 Бу телефонның бурычы- балаларга, аларның әти-әниләренә, тормыштагы катлаулы хәлләрдә ярдәм итү, авыр тормыш хәлләренә юлыкканда ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү кирәклеген аңлату.
-
"Тәрбиячебезнең чираттагы уңышы" 26.05.2023 Бакчабызның тәрбиячеләре һәрдаим төрледән төрле конкурсларда катнашып торалар. Зурлар төркеме тәрбиячесе Нигмәтҗанова Лилия Гаптеләхәт кызының чираттагы уңышы.
-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 25.05.2023 Май-язның соңгы ае. Аны чәчәчкләр ае диләр. Чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү максатыннан кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру шөгылендә кәрҗингә чәчәкләр тутырдык.
-
"Балачак-уйнап, көлеп үсәр чак" 24.05.2023 Уен ул-гасырлар буена үскән , камилләшкән тәрбия чарасы. Кешелек җәмгыяте үсү белән уеннар да камилләшә бара. Урамда көндезге прогулка вакытында "Йөзек салыш", "Казлар" уенын уйнадык. Уен барышында балалар тирә-юньне, дөньяны танып-белергә өйрзәнделәр. Үзләренә дуслык тойгылары тупладылар.
-
"Мәктәпкә сонгы кыңгырау бәйрәме" 23.05.2023 Мәктәпкә укырга керүче, зурлар төркеме балалары белән Апаз гомүми белем бирү мәктәбенә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен карарга бардык. Бу бәйрәм шатлыклы да, бераз моңсу да, чөнки чыгарылыш укучылары үзләренең белем алган мәктәбе белән саубуллаша. Укучылар барлык килгән кунакларга бик матур бәйрәм концерты күрсәттеләр.
-
"Геометрик фигуралардан пазллар" 22.05.2023 Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү, балаларда мөстәкыйльлек ,эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү,1 дән 5 кә кадәр санау күнекмәләрен камилләштерү, геометрик фигуралар турында күзаллауларын үстерү, балаларның күрсәтмә- образлы фикерләвен үстерү максатыннан кечкенәләр төркемендә, математика шөгыле барышында геометрик фигуралардан пазллар төзедек.
-
"Юный полиглот" конкурсында 19.05.2023 Арчада "Педагог һәм остаз" елы уңаеннан үткәрелгән "Юный полиглот" конкурсында катнашып, Фәйзиев Раян Раниль улы 3 нче урын алып кайтты. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!