Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Язгы өмә 2023" 08.04.2023 Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. 8 нче апрельдә безнең бөтен дустанә педагогик коллектив «Яшел яз 2023» экологик өмәсендә катнашты. Язгы ямьле көн, яхшы кәефкә ярдәм итте, барысы да дус һәм күңелле эшләде. Балалар бакчасы яны территориясен, бакчабызга каралган юл буе территориясен чүп-чардан арындырдык.. Эш нәтиҗәләрен күрү бик күңелле, һәркем бу эшкә үз өлешен кертте.
-
"Пирамида буядык" 07.04.2023
Төрле зурлыктагы берничә овал формадан торган предметлар ясау күнекмәләрен ныгыту, зур-кечкенә төшенчәләрен ныгыту,төсне танып белү (кызыл, зәңгәр, яшел һәм сары), иҗади күнекмәләрне формалаштыруны дәвам итү: краска куллана белү, төрле зурлыктагы берничә овал формадан торган предметлар ясарга өйрәтү максатыннан кечкенәләр туркемендә пирамида буядык.
-
"Космик корабль" 06.04.2023 Космос темасы балаларны сокландыра, шуңа күрә балалар космик корабль ясарга бик яраталар. Балаларның космос турында күзаллауларын, кәгазь белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, кайчы белән эшләгәндә балаларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне, детальләрне кәгазь битенә гармонияле урнаштырырга, ракетаны башка элементлар (иллюминаторлар, канатлар) белән тулыландырырга өйрәтүне дәвам итү, туры сызык буенча кисү осталыгын ныгыту максатыннан кечкенәләр төркеме балалары белән Космик корабль ясадык.
-
"12 апрель – Космонавтика көне" 05.04.2023 12 нче апрель- Бөтендөнья космонавтика көне. Ул кешелек тарихында истәлекле дата. Дөньяда беренче мәртәбә Юрий Гагарин утырган "Восток" корабле очып, 108 минуттан җир шарын әйләнеп кайта. Балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру, космоска кызыксыну уяту, туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү,г8аләмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан бакчабызда әңгәмә булып узды. Әңгәмәдә авылыбыз китапханәчесе дә катнашты.
-
"Тренировочное мероприятие" 04.04.2023 Сегодня в детском саду прошло тренировочное мероприятие по обработке алгоритма действий в чрезвычайных ситуациях.
-
"Рәсем эшчәнлеге" 03.04.2023 Рәсем темасын мөстәкыйль уйларга мөмкинлек бирү, уйлау, фантазияләү сәләтен үстерү максатыннан балалар белән кулларын рәсемгә төшердек һәм рәсемне матур итеп буядык.
-
"Весенние субботники" 01.04.2023 Весна - это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка. И в нашем детском саду стало хорошей традицией проводить весенние субботники. 1 апреля был проведен субботник по уборке территории детского сада и прилегающей к нему территории.Хочется отметить, что цель субботника - сделать наш детский сад более чистым, уютным и безопасным для пребывания детей, была достигнута. Приятно видеть результат своего труда, каждый внес в это дело частичку своего тепла.
-
"Суган үсүен күзәтәбез" 31.03.2023
Балалар белән тәҗрибә үткәрү максатыннан балчыкка суган утырттык. Һәркөн аның үсешен даими күзәтеп, карап тарабыз. Төпләрен йомшартабыз, су сибәбез, үскәнен күзәтәбез. Балалар бу эшне яратып, бик теләп башкаралар. Суганның файдалы яшелчә икәнен балаларыбыз белеп үсәләр.
-
"Халкым мирасы- күңелем байлыгы" 30.03.2023 Бакчабызда тәрбия эшен камилләштерү максаты белән без халык педагогикасы хәзинәләрен файдаланабыз. Татар халкының үзенә генә хас булган гореф-гадәтләре, милли киемнәре, йолалары бар. Алар белән без балаларны кече яшьтән таныштырабыз. Балаларның бай рухлы булып үсүендә халкым мирасының әһәмияте зур.
-
"Саф һавада йөргәндә" 29.03.2023 Саф һавада балалар күп уйный,хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен таэмин итә, аппетитны яхшырта. Уеннар вакытында балалар каршылыкны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге арта.