Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Туган көн белән котладык" 17.04.2023
Кечкенәләр төркеменә йөрүче Фәйзиева Зөләйха Дамир кызын туган көне белән котлап җырлар җырладык, биюләр биедек, матур теләкләр теләдек.
-
"Экскурсиядә" 14.04.2023 Зурлар төркеме балалары белән АФ "Ватан" трактор паркына экскурсиягә бардык. Анда төрле тракторлар, комбайннар, чәчкечләр карадык. Яңа чәчү агрегаты белән якыннан таныштык. Безнең өстәлдә икмәк булсын өчен, игенчеләрнең ничек тырышып эшләүләре турында сөйләштек. Бу экскурсия балаларга бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
"Физкультура- сәламәтлек нигезе" 13.04.2023
Балаларның кече яшьтән сәламәтлеген саклауга, аны ныгытуга, спортка мәхәббәт тәрбияләү эше бакчабызда даими алып барыла. Көндәлек физик күнегүләр ясау- сәламәтлекнең нигезе булып тора.
-
12 нче апрель Космонавтика көне 12.04.2023
12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Атна дәвамында бакчабызда космоска багышланган әнгәмәләр үткәрелде, рәсемнәр ясалды, аппликацияләр эшләнде. Бәйрәм көнендә исә белемнәребезне ныгыттык.
-
"Ут белән шаярма!" 11.04.2023 Ут шаярганны яратмый. Без балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшердек. 1.Шырпы белән уйнамаска. 2.Урманда учак якмаска. 3.Өйдә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына барырга. 4.Янгын чыкса-"01", "101" телефонына шалтыратырга. Шулай ук янгын сүндерүче машина белән таныштык., машинаның өлешләрен танырга өйрәндек. Янгын сүндерүчеләр турында белемнәрне киңәйттек.
-
"Планеталар" рәсем шөгыле 10.04.2023 Без яши торган җир шары кояш тирәсендә әйләнә. Галәмдә барлыгы 9 планета бар. Кояшка иң якын планета-Меркурий. Балаларның Кояш системасындагы планеталар турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен үстерү, танып- белүчәнлеген үстерү, җир планетасына карата сак караш тәрбияләү максатыннан зурлар төркеме балалары белән космонавтика көненә карата планеталар, космос рәсемнәре ясадык. Балалар бик тырышып эшләделәр, ясаган рәсемнәре үзләренә бик ошады.
-
"Язгы өмә 2023" 08.04.2023 Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. 8 нче апрельдә безнең бөтен дустанә педагогик коллектив «Яшел яз 2023» экологик өмәсендә катнашты. Язгы ямьле көн, яхшы кәефкә ярдәм итте, барысы да дус һәм күңелле эшләде. Балалар бакчасы яны территориясен, бакчабызга каралган юл буе территориясен чүп-чардан арындырдык.. Эш нәтиҗәләрен күрү бик күңелле, һәркем бу эшкә үз өлешен кертте.
-
"Пирамида буядык" 07.04.2023
Төрле зурлыктагы берничә овал формадан торган предметлар ясау күнекмәләрен ныгыту, зур-кечкенә төшенчәләрен ныгыту,төсне танып белү (кызыл, зәңгәр, яшел һәм сары), иҗади күнекмәләрне формалаштыруны дәвам итү: краска куллана белү, төрле зурлыктагы берничә овал формадан торган предметлар ясарга өйрәтү максатыннан кечкенәләр туркемендә пирамида буядык.
-
"Космик корабль" 06.04.2023 Космос темасы балаларны сокландыра, шуңа күрә балалар космик корабль ясарга бик яраталар. Балаларның космос турында күзаллауларын, кәгазь белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, кайчы белән эшләгәндә балаларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне, детальләрне кәгазь битенә гармонияле урнаштырырга, ракетаны башка элементлар (иллюминаторлар, канатлар) белән тулыландырырга өйрәтүне дәвам итү, туры сызык буенча кисү осталыгын ныгыту максатыннан кечкенәләр төркеме балалары белән Космик корабль ясадык.
-
"12 апрель – Космонавтика көне" 05.04.2023 12 нче апрель- Бөтендөнья космонавтика көне. Ул кешелек тарихында истәлекле дата. Дөньяда беренче мәртәбә Юрий Гагарин утырган "Восток" корабле очып, 108 минуттан җир шарын әйләнеп кайта. Балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру, космоска кызыксыну уяту, туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү,г8аләмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан бакчабызда әңгәмә булып узды. Әңгәмәдә авылыбыз китапханәчесе дә катнашты.