Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Нәүрүз бәйрәме" 22.03.2023 "Нәүрүз" -төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Элек-электән бу көнне балалар өйдән өйгә кереп, Нәүрүз такмагы әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңыш теләгәннәр. Бездә үз чиратыбызда бакчабызда "Нәүруз" бәйрәмен үткәрдек. Уеннар уйнадык, җырлар дырладык, тәмле коймак белән чәй эчтек. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
"Русс теле дәфтәрендә эшне дәвам итәбез" 21.03.2023 Русс теле шөгыленнән тыш балалар эш дәфтәрләрендә эшләргә яраталар. Балаларыбыз андагы биремнәрне эшлиләр, рәсемнәрен буйыйлар, ябыштыралар, рәсемнәргә карап ңөмләләр төзиләр. Балалар шөгыльгә туры килгән биремнәрне эшләп баралар, аларга ул бик ошый.
-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 20.03.2023 Балаларны турыпочмаклыкның почмакларын, түгәрәкне дөрес итеп кисәргә өйрәтү,кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрәтү, эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәтү, күзаллау сәләтләрен үстерү максатыннан кечкенәләр төркемендә сыерчыкка оялар ясадык.
-
"Чираттагы уңышларыбыз" 17.03.2023
Бакчабызның тәрбиячеләре һәрдаим республикакүләм, районара конкурсларда катнашып торалар. Нәтиҗәләре дә сөенерлек.
-
"Внимание! Игьтибар!" 16.03.2023 Кышның салкыннарыннан соң, барыбыз да язны сагынып көтеп алабыз. Яз табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Яз җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бу очракларны булдырамау йөзеннән, аларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында аңлатылды.
-
Хәй Вахитнең "Уңган сыерчык" шигырен уку. 15.03.2023 Балаларны шигырь белән таныштыру, сорауларга шигырь сүзләре белән җавап бирүләрен ныгыту, кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, балаларда туган якка мәхәббәт, җылы яктан кайткан кошларга карата кызыксыну, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркемендә Хәй Вахитнең "Уңган сыерчык" шигырен укыдык.
-
"Мой воспитатель-супер" рәсем конкурсы 15.03.2023 Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатыннан, 2023 елда Президентыбыз тарафыннан Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы итеп билгеләнде. Шуны исәптә тотып Апаз балалар бакчасында "Минем тәрбиячем- супер" исеме астында рәсем конкурсы үтте.
-
"Милли уеннар уйнадык" 14.03.2023 Көндәлек тормышта татар халкының җырлы-биюле уеннарының әһәмияте бик зур. Балалар рухи яктан бай, физик яктан сәламәт булып үссен өчен кече яшьтән алар белән уеннар уйныйбыз. Бүген кечкенәләр төркеме белән "Түбәтәй" һәм "Йөзек салыш" исемле уеннар уйнадык. Балаларга уен бик ошады.
-
"Суган үстерәбез" 13.03.2023 Кечкенәләр төркемендә йөрүче балаларыбыз белән утырткан суганнарыбызның үсүен тикшердек.
-
" Районара конкурста катнаштык" 13.03.2023 Районара уздырылган "Неопалимая купина" конкурсында катнаштык. Нәтиҗәләр көтәбез.