Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
"Электр җиһазлары белән сак бул!" 18.05.2023 Кече яшьтән балаларны үз тормышы, куркынычсызлыгы турында кайгырту өстендә эш алып бару мөһим. Көндәлек кулланылышта булган электр җиһазларын куллануда саклык чараларын истә тотарга кирәк. Ток суга күрмәсен. Без үз чиратыбызда балалар белән тирә-юньдәгеләрнең һәм үзеннең сәламәтлегенне саклап калу тәртипләре, кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрдек.
-
"Бакчабыз мөдире семинарда" 18.05.2023
Бүген бакчабыз мөдире Индира Талгатьевна Яңа Кенәр балалар бакчасында "Художественно-эстетическое развитие дошкольников через национальные традиции и обычаи" темасына зона семинарында булып кайтты. Чара барышында бакча белән танышып, тәрбиячеләрнең эшчәнлеген күзәтеп, балаларның шөгыльләрен карадылар.
-
"Авылыбыз фермасында" 17.05.2023
Балаларның кызыксынучанлыгын үстерү, әйләнә-тирә мөхит турында күзаллауларын тирәнәйтү максатыннан без зурлар төркеме белән авылыбызның фермасына экскурсиягә бардык.Тулаем алганда, фермага экскурсия балалар өчен танып-белү чарасы гына түгел, мавыктыргыч сәяхәт тә булды. Сәяхәт, балаларның авыл хайваннары белән кызыклы рәвештә танышуы онытылмаслык тәэсирләр һәм якты хисләр калдырды.
-
"Табигать кочагында " 16.05.2023 Балаларның табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү,табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, җирне матурларга, “дәваларга” өйрәтү максатыннан зурлар төркеме белән табигатькә экскурсиягә бардык. Бөтен тирә-як агачлар, үләннәр яшеллеккә күмелгән. Без шул матурлыкны күреп, судагы балыкларны, болыннарны, тау битләрен күзәттек. Саф һавада рәхәтләнеп уйнап, ял итеп кайттык.
-
"Тузганак белән танышу" 15.05.2023 Язның беренче чәчәкләре- тузганак. Балаларны тузганак чәчәген үсемлек буларак кабул итүләрен, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү максатыннан көндезге прогулка вакытында тузганак чәчәге белән таныштык. Сары матур чәчәкләр, Тын гына ачылалар. Җил искәндә с ерләшәләр, Пыгшылдашып чайкалалар.
-
"Саф һавада физкультура" 12.05.2023 Билгеле бер юнәлештә бергәләшеп хәрәкәт итәргә, тәрбияче күрсәтүе буенча бару юнәлешен, атлап барганда, йөгергәндә балаларның хәрәкәтләнү характерын үзгәртергә гадәтләндерү максатыннан кечкенәләр төркеме белән мәктәп яны спорт площадкасында булдык.
-
"Режим моментлары" 11.05.2023 Безнең бакчада чисталык, гигиена таләпләре, иртәнге режим моментлары һәр көнне үтәлә. Бу турыда балаларга даими аңлатып, сөйләп торабыз. Балалар иртән ашаганчы, шөгыльдән соң, көндезге прогулкадан кергәч кулларын һәрдаим сабын белән чиста итеп юалар, тастымалга сөртәләр. Чисталык, пөхтәлек һәрвакыт үзебездән башлана. бу турыда бервакытта да онытырга ярамый.
-
"Табигать-яшел аптека" 10.05.2023 Яз җитү белән табигать уяна, бөтен җир яшеллеккә күмелә, файдалы дару үләннәре үсеп чыга. Шундыйларның берсе-кычыткан. Без балалар белән кычытканның файдасы, аның үсүе турында кызыклы мәгьлүмат тупладык. Шулай ук үләннәрне үз вакытында җыярга һәм күләгәле урында киптереп куярга кирәклеге турында сөйләштек.
-
"Окна Победы 2023" 06.05.2023 9 МАЯ – День Победы. Самый великий и радостный праздник. В этот день собираются ветераны, звучат поздравления, песни, все люди преклоняются перед Великим подвигом нашего народа. Дорого далась эта победа нашему народу, погибли более 20 миллионов человек на этой страшной войне, в каждой семье есть о ком вспомнить. Чтобы поблагодарить участников Великой Отечественной Войны, сказать им «Спасибо за героизм и стойкость» - наш детский сад принял участие в акции «Окна Победы». Сотрудники нашего детского сада приняли активное участие в этой акции. Мы украсили окна своего детского сада главными символами победы. Мы благодарим наших Героев и говорим им: «Спасибо за Победу! Спасибо за ваши подвиги, за наш мир! Спасибо за мужество, героизм, отвагу и смелость!
-
"Тынычлык туган көн" 05.05.2023 Дүрт ел буена сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык китергән көн - 9 нчы май. Һәр ел без бу көнне шатланып бәйрәм итәбез. Кечкенәләр төркеме балалары белән шөгыльдә тынычлык күгәрченнәре ясадык, илебез тынычлыгы турында сөйләштек. Моннан соң да күкләребез һәрвакыт аяз булсын иде.