Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
О работе горячей линии 20.05.2025 На основании письма территориального отдела Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан в Высокогорском, Арском, Балтасинском районах, в период с 12 мая по 23 мая 2025 г. работает «горячая линия» по вопросам качества и безопасности предоставления услуг детского отдыха, особенностях составления договора, а также безопасности и качестве детских товаров. Звонки от населения будут приниматься на «горячую линию» по телефонам 8(84368) 2-41-47, 8(84366) 3-00-83 ежедневно с 08.00 до 17.00 ч., кроме выходных дней, перерыв с 12:00 до 13:00 ч.

-
"Фермада экскурсиядә" 16.05.2025

Балалар балачактан ук барысы да сөт тәме белән таныш, әмма бозауларны һәм сыерларны карау һәм тоту шартлары, аларның көндәлек тормышта үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре турында бик азлар гына белә. Балаларны терлекчелек фермасындагы терлекләр тормышы белән таныштыру, фермада эшләүче кешеләрнең һөнәрләре турында сөйләү максатыннан АФ "ВАТАН" фермасына бардык.Балалар сөтчелек фермасында кешеләрнең хезмәтен күрделәр. Безгә балалар белән чын производствоны күрү, авыл хуҗалыгы хезмәте кешеләренең һөнәрләре белән танышу мөмкинлеге тууына бик шатбыз. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
-
"15 нче май гаилә көне" 15.05.2025 15 нче май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бүген балаларыбыз белән китапханәдә булдык. Китапханәче Рамилә Минҗанова гаилә кыйммәте, һәр гаиләнең гореф-гадәтләре хакында "Минем гаиләм- минем байлыгым " исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында балаларны әти-әниләрне, әби- бабайларны хөрмәт итәргә өйрәткән китаплар белән таныштырды. Һәр йортта балаларның шат елмаюы, гөрләшеп уйнавы бетмәсен иде.

-
"ЗООЗАБОТА" 7 неделя 14.05.2025 На неделе под названием "ЗооЗабота" в рамках санитарно-экологического двухмесячника и республиканского конкурса #ЭКОВЕСНА воспитанники совместно с родителями провели акцию "Помоги братьям нашим меньшим", которая способствует формированию заботливого и бережного отношения к животным. "ЗооЗабота" дип аталган атнада санитар-экологик икеайлык һәм #ЭКОЯЗ республика конкурсы кысаларында тәрбияләнүчеләр ата-аналары белән бергәләп "Кече туганнарыбызга ярдәм ит" акциясе үткәрделәр, ул хайваннарга карата кайгыртучан һәм сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.

-
"13 май - Бөтендөнья тузганак көне" 13.05.2025 Тузганак- безгә шатлык өчен бирелгән кечкенә кояш.13 нче майда гадәти булмаган бәйрәм - "Халыкара тузганак көне" билгеләп үтелә. Тузганак - май символларының берсе. Халык аларны шулкадәр ярата ки, календарьда аларга аерым бер көн бүлеп бирәләр.Шул уңайдан балалар белән тузганак көне турында әңгәмә үткәрелде. Тузганак нинди чәчәк, аның нинди файдалы үзенчәлекләре барлыгы турында балаларга мәгълүмат бирелде.

-
"Иртәнге якта уеннар" 12.05.2025 “Уен – әйләнә-тирә мөхит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур, якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”, – дип язган В.А Сухомлинский.Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур итеп сөйләшергә өйрәнә, үзен шулай зурлар тормышына әзерли. Уеннар балаларда дуслык, бердәмлек, бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Шулай ук миһербанлылык, ярдәмчеллек, сак караш тәрбияләү аркылы, балада яхшы күңеллелек, кешелекле кебек сыйфатларны үстерә, аралашу культурасын камилләштерә.

-
"Преображение" 6 неделя 07.05.2025 В рамках экологической акции "Преображение" (благоустройство родников, прилегающей территории)воспитанники нашего детского сада вместе с воспитателем очистили родник и прилегающую к роднику территорию от мусора.

-
Акция «Бессмертный полк" 07.05.2025 Сегодня в нашем детском саду прошло запоминающееся мероприятие «Бессмертный полк», приуроченное к году защитника Отечества и 80-летию Победы в Великой Отечественной войне. С каждым годом все меньше остается тех, кто сражался на полях Великой Отечественной войны, тех, кто завоевал победу в мае 1945 года. Солдаты уходят, они уже не пройдут в День Победы в строю однополчан, но вместо них это могут сделать их дети, внуки и правнуки. Детишки серьезно и бережно держали в руках портреты родственников - участников Великой Отечественной войны.Мы должны знать свою историю, историю своей семьи и нашей страны! Важно бережно хранить память, память о тех, кого уже нет рядом с нами.

-
"Сезнең батырлык мәңге хәтердән җуелмас" 06.05.2025 6 нчы май көнне Апаз авыл китапханәсендә Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан балалар белән "Сезнең батырлык мәңге хәтердән җуелмас" исеме астында китапханәче Рамилә Минҗанова тарафыннан батырлык сәгате үткәрелде. Чара барышында авылыбызның ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларының батырлыгы хакында сөйләштек. Балаларыбыз үзләренең әби-бабайларының сөйләгәннәрен искә алдылар.

-
"ГЕОРГИЙ ТАСМАСЫ - ҖИҢҮ БИЛГЕСЕ" 05.05.2025 Бөек Җиңү ул – данлы Ватаныбыз тарихының иң күренекле вакыйгасы, халыкның корычтай нык рухы, каһарманлыгы күрсәткече, гаделлек һәм хаклыкның явызлык көчләреннән һәм золымнан һәрчак өстен чыгуына ачык бер мисал. Илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнештәге Җиңү Көне сугыштан соңгы буыннар хәтеренә тирән уелды. Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән фидакарь җанлы көрәшчеләрне без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Бүген без балаларыбыз белән георгий тасмасы турында сөйләштек. Тасманың барлыкка килү тарихы да бик кызыклы. Ул 1769 елда Екатерина II Изге Георгий орденын раслагач кулланылышка кертелә. Бу билге офицерларга Рус-Төрек сугышындагы батырлыклары өчен тапшырыла. Тасмадагы кара төс - төтенне, кызгылт сары ялкынны аңлата. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны, батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүген тасмаларны буяган вакытта да балаларыбыз белән Бөек Ватан сугышында үз иленең якты киләчәге өчен канын түккән горур солдатларыбызны искә алдык.














