Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Әвәләү шөгыле" 26.03.2025

Бүген балаларыбыз белән әвәләү шөгылендә сыерчык оялары ясадык, Сыерчык ояларын, үзебез әвәләгән агачларга урнаштырдык. Өй түрендә бакчада Талчыбык куначада Сыерчык канат кага, Яз җитүгә шатлана
-
"Тәрбиячебез семинарда" 25.03.2025 25 нче март көнне тәрбиячебез Лилия Гаптелахатовна Мөндеш балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем аша патриотик тәрбия бирү буенча районкүләм семинарында булып кайтты.Чара барышында бакча белән танышып, тәрбиячеләрнең эшчәнлеген күзәтеп, балаларның шөгыльләрен карадылар.

-
"Өстәл теннисы уйнадык" 24.03.2025 Өстәл теннисы популяр спорт уены. Ул көндәшләрнең ракетка ярдәмендә тупны теннис өстәленә аркылы тарттырылган сетка аша бер яктан икенче якка җибәрүеннән гыйбарәт.Балаларыбыз белән мәдәният йортында өстәл теннисы уйнарга өйрәндек.

-
"Әниләр бәйрәме" 21.03.2025 Бүген балалар бакчасында 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Әниләр бәйрәме булып үтте. Балалар бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр. Алар әниләрен, әбиләрен матур җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән шатландырдылар.

-
"Шар кабарту гимнастикасы" 20.03.2025 Сулыш системасын, сөйләм сулышын үстерү һәм ирен мускулларын активлаштыру максатыннан балалар белән сулыш гимнастикасы үткәрдек. Балалар шарларны кабарталар, шарга өрәләр – кем озаграк һавада тота шуны тикшердек. Балаларга бу гимнастика бик ошады.

-
"Суган утырттык" 19.03.2025 Бүген балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады.

-
"Китапханәдә булдык" 17.03.2025 Бүген без балалар белән китапханәдә кунакта булдык. Китапханәче Рамилә Минҗанова "Китап белән дус бул" темасы астында мәгьлүмат сәгате үткәрде. Язуның килеп чыгышы, беренче китапларның туу тарихы белән таныштырды. Китапханәче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган китапларга аерым игьтибар бирде. Балалар әңгәмәдә катнашып, үзләренең яраткан китаплары һәм язучылары турында сөйләделәр.

-
"Шашка уенын уйнадык" 14.03.2025 Безнең балалар бакчасындагы балаларының иң яраткан уеннарының берсе ул шашка. Бу өстәл уены балаларның логик фикерләвен, хәтерен, фантазияләрен үстерә, җиңүгә омтылыш тәрбияли, түземле, тыныч булырга һәм җиңелә белергә өйрәтә. Шашка уйнау кечкенә балаларда зирәклек, җитезлек һәр адымны уйлап эшләү, игътибарлылык, тиз фикер йөртү кебек сыйфатлар үстерә. Безнең төркемдә малайлар да, кызлар да шашка уйнарга ярата.

-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 12.03.2025 Кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә,аның күзаллауларын киңәйтә,бармак хәрәкәтләрен яхшырта. Кисеп ябыштырганда бала предметның формасын,төсен тизрәк истә калдыра,ябыштыру процессы баланың төгәллеген,пөхтәлеген үстерә.Буген балалар тәрбияче апалары белән ябалак кисеп ябыштырдылар,бу шөгыль аларга бик ошады.

-
"Хоккей площадкасында" 11.03.2025 Саф һавада булу, бала организмының тышкы тирәлекнең начар йогынтысына һәм авыруларга каршы тора алуына булышлык итә.Балалар бакчасының көн тәртибендә һәркөнне саф һавада булу каралган. Балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм авыруларын киметъ, балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, хәрәкәт активлыгын үстерү, чыныктыру максатыннан бакчабыз янында урнашкан хоккей площадкасында көндезге прогулка вакытында булдык.














