Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"1 апрель - Халыкара кошлар көне" 01.04.2025 Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.Халыкара кошлар көне уңаеннан бүген бакчабызда “Безнең кошкайларыбыз” дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар белән кошлар иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадык. Безнең якларда кышлаучы һәм күчеп җылы якка китүче кошлар турында сөйләштек. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм җавап бирергә тырыштылар. Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик, - ди тәрбиячебез Лилия Гаптелахатовна.

-
"Умырзая чәчәге" 28.03.2025 Балаларның беренче чәчәкләр – умырзаялар турында күзаллауларын формалаштыру, беренче язгы чәчәк төшенчәсен ачып, балаларны чәчәкнең төзелеше үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан көндезге прогулка вакытында балаларыбыз белән умырзая чәчәкләрен күзәттек.

-
"Әвәләү шөгыле" 26.03.2025

Бүген балаларыбыз белән әвәләү шөгылендә сыерчык оялары ясадык, Сыерчык ояларын, үзебез әвәләгән агачларга урнаштырдык. Өй түрендә бакчада Талчыбык куначада Сыерчык канат кага, Яз җитүгә шатлана
-
"Тәрбиячебез семинарда" 25.03.2025 25 нче март көнне тәрбиячебез Лилия Гаптелахатовна Мөндеш балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем аша патриотик тәрбия бирү буенча районкүләм семинарында булып кайтты.Чара барышында бакча белән танышып, тәрбиячеләрнең эшчәнлеген күзәтеп, балаларның шөгыльләрен карадылар.

-
"Өстәл теннисы уйнадык" 24.03.2025 Өстәл теннисы популяр спорт уены. Ул көндәшләрнең ракетка ярдәмендә тупны теннис өстәленә аркылы тарттырылган сетка аша бер яктан икенче якка җибәрүеннән гыйбарәт.Балаларыбыз белән мәдәният йортында өстәл теннисы уйнарга өйрәндек.

-
"Әниләр бәйрәме" 21.03.2025 Бүген балалар бакчасында 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Әниләр бәйрәме булып үтте. Балалар бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәр. Алар әниләрен, әбиләрен матур җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән шатландырдылар.

-
"Шар кабарту гимнастикасы" 20.03.2025 Сулыш системасын, сөйләм сулышын үстерү һәм ирен мускулларын активлаштыру максатыннан балалар белән сулыш гимнастикасы үткәрдек. Балалар шарларны кабарталар, шарга өрәләр – кем озаграк һавада тота шуны тикшердек. Балаларга бу гимнастика бик ошады.

-
"Суган утырттык" 19.03.2025 Бүген балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады.

-
"Китапханәдә булдык" 17.03.2025 Бүген без балалар белән китапханәдә кунакта булдык. Китапханәче Рамилә Минҗанова "Китап белән дус бул" темасы астында мәгьлүмат сәгате үткәрде. Язуның килеп чыгышы, беренче китапларның туу тарихы белән таныштырды. Китапханәче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган китапларга аерым игьтибар бирде. Балалар әңгәмәдә катнашып, үзләренең яраткан китаплары һәм язучылары турында сөйләделәр.

-
"Шашка уенын уйнадык" 14.03.2025 Безнең балалар бакчасындагы балаларының иң яраткан уеннарының берсе ул шашка. Бу өстәл уены балаларның логик фикерләвен, хәтерен, фантазияләрен үстерә, җиңүгә омтылыш тәрбияли, түземле, тыныч булырга һәм җиңелә белергә өйрәтә. Шашка уйнау кечкенә балаларда зирәклек, җитезлек һәр адымны уйлап эшләү, игътибарлылык, тиз фикер йөртү кебек сыйфатлар үстерә. Безнең төркемдә малайлар да, кызлар да шашка уйнарга ярата.














