Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Уйный уйный үсәбез" 10.03.2025

Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе узенә генә хас специфик уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы күздә тота. Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный.Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла. Хәзерге вакытта баланың тормышы төрле информация – китаплар, телевидение, компьютер, башка кешеләр белән аралашу чаралары белән тулы. Ә балалар бакчасында педагогик процесс вакыты дәрес, дәрестән тыш шөгыльләргә бүленгән. Баланың буш вакытта үзе теләгән уеннар, аны кызыксындырган эшләр белән шөгыльләнергә хокукы һәм мөмкинлеге бар. Бу вакытта һәр бала үзенең индивидуаль аерымлыкларыннан чыгып, фантазиясен һәм мөмкинлекләрен эшкә җигеп иҗади шөгыльләнә ала.
-
"Бакчабыз музеенда" 07.03.2025 Балаларда тарихка, мәдәнияткә һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан бүген балаларыбыз белән бакчабызда урнашкан музейда булдык. Балалар тәрбиячебез белән берлектә халкыбызның гореф гадәтләре, көн күреш җиһазлары, милли киемнәре белән таныштылар.

-
"Уенчыкларыбызны юдык" 05.03.2025 Балаларыбызны хезмәткә, эшләгән эшеннең нәтиҗәсен күрә белергә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтергә тырышабыз. Бүген дә без балалар белән уенчыклар юдык.

-
"Куркынычсызлык буенча әңгәмәләр" 03.03.2025 Балаларыбызда кеше яшәү тирәлегенең куркыныч һәм зарарлы факторларын танып белү, алардан саклану ысулларын табу, өйдә, урамда һәм табигатьтә экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру,үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклау,үзара ярдәм күрсәтү, шулай ук янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләренең абруен күтәрү буенча беренчел күнекмәләр булдыру максатыннан бүген балаларыбыз белән әңгәмәләр уздырдык.

-
"Сак булсак иде" 28.02.2025

-
"Ильярның туган көне" 28.02.2025 Бакчабызда балаларның туган көннәрен билгеләп үтү матур күренешкә әйләнеп бара. Балалар туган көн иясен котлап җырлыйлар,бииләр, күмәк туган көн уеннары уйныйлар, матур теләкләр телиләр. Бу чара балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияли. Бүген Ильярны туган көне белән котладык.

-
"Режим моментлары" 27.02.2025

Чиста куллар - озын гомер билгесе. Балаларны кечкенәдән үк кулларны дөрес итеп чиста юарга өйрәтү балалар бакчасының беренче көннәреннән үк башлана.Балалар белән дөрес итеп кул юарга, сабын,сөлге, салфеткаларны куллана белүне ныгыттык.
-
"Саф һавада уеннар" 26.02.2025

Балалар бакчасында кыш көне саф һавада булу чыныктыру алымы сәламәтләндерунең бер төре булып тора. Кышкы саф һавада баланың организмы ныгый, иммунитеты яхшыра, бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, чыныгу өчен - салкын һава, яшәү шатлыгын тою. Балалар саф һавада рәхәтләнеп төрле уеннар уйныйлар.
-
"Бик яратып рәсемнәр карыйбыз" 24.02.2025 Буш вакытны файдалы үткәрү, китапка сакчыл караш максатыннан балаларыбыз белән төрле китаплар, журналлар карадык. Балалар рәсемнәренә карап сөйләделәр.

-
"21 нче февраль – Халыкара туган тел көне" 21.02.2025 Киләчәк буынны туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау, милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан бүген бакчабызда Халыкара туган тел көнен уздырдык. Китапханәче Рамилә Минҗанова белән берлектә балалар табышмаклар чиштеләр, халык уеннары уйнадылар. Чара тәрбияви һәм үстерү ягыннан зур әһәмияткә ия булды.Туган телегезне яратыгыз, аны саклагыз, аның белән горурланыгыз!














