Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Юл-йөрү кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү" 03.02.2025 Баланы бу тормышка тулы белем белән (юл йөрү кагыйдәләрен белү ,аларны төгәл үтәү, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишә белү һ.б.) кертеп җибәрү- тәрбиячеләрнең төп бурычы.Бу юнәлештә безнең балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү шөгыльләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла. Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү кечкенәдән үк башлана, чөнки кече яштән алган белем күнекмәләр генә нык була.
-
"Кышкы киемнәр турында әңгәмә" 03.02.2025
Һәрбер кешенең өс киеме кышка туры килүен әйтү: җылы башлык, бияләй, итек, шарф, оекбаш, кышкы табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан балаларыбыз белән кышкы киемнәр турында сөйләштек.
-
"Куна тактасын бизәү" рәсем шөгыле 31.01.2025 Балалар бакчасында рәсем шөгыле - балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен зур мөмкинлек. Бу шөгыльдә, балалар белән бергәләп, матур куна тактасын бизәрбез, шул ук вакытта белем дә алабыз. Әлеге шөгыль, балаларның логик фикерләү сәләтен арттыру, диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерү, һәм башка кызыклы методик алымнар ярдәмендә оештырыла. Максат - балаларның савыт-саба турында белемнәрен арттыру һәм шул ук вакытта иҗади процесс аша үзләренең мавыгуларын үстерү. Балалар тарафыннан тәкъдим ителгән мөһим темалар һәм фикерләр шөгыль барышында ихлас тырышчылык белән хуплана.
-
"Матур язу дәфтәрендә эшләү" 29.01.2025 Бүген балаларыбыз белән шөгыль барышында матур язу дәфтәрендә эшләдек.
-
"Ленинград блокадасы турында әңгәмә үткәрү" 27.01.2025 27 нче гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Тәрбияче ленинградлылар тормышындагы роле турында әңгәмә үткәрде. Балаларга Ленинград блокадасы, тормыш юлы, бу коточкыч вакытта кешеләрнең ничек яшәве һәм исән калуы турында сөйләде.
-
Әвәләү шөгыле "Кошлар ясадык" 24.01.2025 Әвәләү сынлы сәнгатьнең бер өлеше. Балалар аның ярдәмендә әйләнә-тирә дөньяны чынбарлыктагы кебек кабул итә, хис-кичерешләрен тулаем ача. Бүген без балаларыбыз белән әвәләү шөгылендә кошлар ясадык. Әвәләү шөгылендә балаларның кул чуклары ныгый, төрле күнекмәләр ясала. Балалар үзләренең эшеннән бик канәгать, алар матурлыкны күз белән күрергә,кул белән тоярга тиеш.
-
"Кошларны кышын ашатыгыз" 23.01.2025 Максаты - кышлаучы кошларга салкын чорны кичерергә ярдәм итү, шуның белән аларның санын саклап калу һәм төрләрнең төрлелеген саклау. Ә бурычлары - кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү, кышкы авыр шартларда ярдәм итү теләге. Максат белән бурычларны тормышка ашырып, балаларыбыз белән кошларга җим тартмаларына ашау салып, кошларга кышны җиңел үткәрергә ярдәм итәбез.
-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 21.01.2025 Безнең балалар бакчасында балалар бер-берсе белән бик дус һәм тату. Шөгыльләр барышында бу бик ачык күренә. Бүген алар кисеп-ябыштыру шөгылендә, аларның күңелләре шат. Төрле төстәге кәгазьләрдән кисеп, бер могҗиза тудыру - алар өчен шатлыклы мизгел. Кисеп-ябыштыру балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, кул- бармаклар мускулын ныгыта, бер-берсе белән аралашу, дуслык мөнәсәбәтен көйли, сүзлек байлыгын арттыра.Балалар кайчы белән эшләргә өйрәнә. Күреп, карап эшләү балаларның игътибарын ныгыта. Кисеп ябыштыру шөгылендә балалар киселгән кәгазьләрдән бербөтенне җыярга өйрәнә.
-
"Сюжетлы-рольле уеннар уйнадык" 20.01.2025 Балаларда милли үзаң тәрбияләү- мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларының төп бурычларының берсе. Балаларны туган телдә дөрес һәм матур , аңлаешлы сөйләшергә өйрәтүдә, аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда сюжетлы-рольле уеннар аеруча зур нәтиҗә бирә. Хезмәт сөючәнлек тәрбияли. Бүгендә без балаларыбыз белән "кибетче", "ашханәдә" уеннарын уйнадык.
-
"Ярдәм янәшә" Гуманитар ярдәм 17.01.2025 26 нчы январь көнне районыбыздан СВО зонасына гуманитар ярдәм машиналары кузгала. Апаз балалар бакчасы коллективы, безнең тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре бу эштән читтә калмадык. Безнең солдатларга ярдәм итүче акциядә битараф булмаган катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез! Бергә без көч, җиңү һәм тынычлык!!!