Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Язның беренче чәчәкләрен күзәтү"
18.04.2024
Балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету, чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү максатыннан балаларыбыз белән көндезге прогулка вакытында язның беренче чәчәкләре белән таныштык, күзәттек.
- "Табигать һәм кеше" шөгыль 17.04.2024 Табигать ул – безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше- табигатьнең аерылгысыз бер кисәге, дип әйтер идем мин. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала, шуңа күрә аннан башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау. Бүген дә без балаларыбыз белән шушы хакта сөйләштек.
- "Танцевальная капель" конкурсы 16.04.2024 Арча районы буенча уздырылган "Танцевальная капель" районара конкурсында бакчабызның нәни йолдызлары Нургалиев Ислам Рафиль улы һәм Фәйзиева Зөләйха Дамир кызы 3 нче урынны алдылар. Балаларыбызны ихластан котлыйбыз. Балаларны әзерләгән тәрбиячебез Лилия Гаптелахатовнага, балаларыбызның әти-әниләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да зур уңышлар телибез!
- "Тал песие ясадык" кисеп ябыштыру шөгыле 15.04.2024 Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә,аның күзаллауларын киңәйтә,бармак хәрәкәтләрен яхшырта. Бүген балаларыбыз белән кисеп ябыштыру шөгылендә тал песие ясадык.
- "12 апрель - Космонавтика көне" 12.04.2024 12 апрельдә бөтен илебез кешенең космоска беренче очышына багышланган бәйрәмне- космонавтика һәм авиация көнен билгеләп үтә.Бакчабызда гадәттәгечә бу көнне "Космос" көне уза. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар рәсемнәр ясадылар.
- "Тренировочное мероприятие" 11.04.2024 Сегодня в детском саду прошло тренировочное мероприятие по обработке алгоритма действий в чрезвычайных ситуациях.
- "Габдулла Тукай әсәрләрен уку" 09.04.2024 Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен апрельдә аның туган көнен билгеләп үтәбез.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан балаларыбыз белән Тукай әсәрләре укыдык. “Бала белән Күбәләк” әсәре. Бу әсәр аша шагыйрь кешелекле, шәфкатьле булырга, кешеләрне рәнҗетмәскә чакыра, табигатькә сакчыл караш тәрбияли. Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен дә балалар бик теләп, яратып тыңлыйлар, уйрәнәләр. Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән. Бу шигырендә Г.Тукай беренче тапкыр аяк баскан туфракның газизлеген ачкан, туган якның кадерен белергә өйрәткән, туган табигатьнең гүзәллегенә күзләрне ачкан. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре иң элек кирәкле эшне эшләргә, аннан соң гына уйнарга яравын аңлата. Ә “Су анасы” әкияте нинди зур әһәмияткә ия. Бу әсәре аша ул балаларга кечкенәдән бик кирәкле булган сыйфат – кеше әйберсенә тияргә ярамаганлыкны шулкадәр оста итеп аңлата, төшендерә алган.
- Янгын куркынычсызлыгы щиты белән таныштыру 08.04.2024 Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы-балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм өйдә ата-аналар зур игътибар бирергә тиеш булган мөһим сорауларның берсе. Авыр хәл килеп чыкканда һәм аны булдырмау өчен грамоталы тәртип тормышны саклап кала ала. Янгын куркынычсызлыгын өйрәтүне кечкенәдән башларга кирәк. Бала балачактан ук янгынның матди кыйммәтләргә генә түгел, ә кешеләрнең тормышына да куркыныч булган куркыныч күренеш булуын, шырпыларның уенчык булмавын белергә тиеш.Балаларыбыз тәрбиячебез белән берлектә балалар бакчасы территориясендә янгын сүндерү щитын карап, янгын куркынычсызлыгы белән таныштылар. Балалар янгын сүндерү әйберләренең максатларын белделәр һәм аларның исемнәрен ныгыттылар, утны сүндерү чаралары белән таныштылар. Ә иң мөһиме, балалар кечкенә шаяртудан зур бәла булачагын аңладылар.
- "Өстәл уеннары уйнау" 04.04.2024 Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру чарасы гына түгел. Алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, санарга, башка уку юнәлешләрен, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итә. Өстәл уеннарын бик борынгы заманнарда ук уйнаганнар. Бүгенге компьютерлар заманынында да алар популярлыгын югалтмый.
-
"Әти-әниләр белән берлектә милли уеннар уйнау"
03.04.2024
Үсеп килүче яшь буынны илебезнең лаеклы кешеләре итеп тәрбияләүдә балалар бакчаларының роле гаять зур. Милләтебезне саклау, аның киләчәге булган сабыйларга милли үзаң, рухи-әхлакый һәм физик үсеш башлангычы бирүне максат итеп куйган балалар бакчаларыныннан бертуктаусыз эзләнүләр, камиллекккә омтылу таләп ителә.Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен онытулары, балаларның халкыбызның милли-мәдәни мирасны белмәве бик аяныч хәл. Элек-электән үк әти-әниләр татар гаиләсендә булган гореф-гадәтләргә, милли киемнәргә, традицияләргә карата балаларда кызыксыну, ихтирам, хөрмәт уятканнар. Шул матур традицияләр хәзер дә саклансын иде.