Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Файдалы каникуллар/ Полезные каникулы 02.11.2023
Хәзер Бөтенрәсәй олимпиадаларның мәктәп этабы тәмамланып, районга укучылар сайлап алынган вакыт. Көзге каникулны укучылар да, укытучылар да файдалы уздыралар: биремнәр эшлиләр, мәсьәләләр чишәләр.
Завершился школьный этап Всероссийских олимпиад, идет отбор школьников в районный тур. Осенние каникулы с пользой проводят и школьники, и учителя: выполняют задания, решают задачи.
-
"Алтын көз" бәйрәме 02.11.2023
1 нче ноябрь көнне бакчабызда "Алтын көз" исемле бәйрәм иртәсе булып узды. Ата -аналар балалар белән бергә "Көзге фантазия" темасына яшелчәләрдән төрле әйберләр ясадылар. Алар бик кызыклы һәм гаҗәеп матур килеп чыкты. Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Актаныш технология техникумында экскурсиядә/На экскурсии в Актанышском технологическом техникуме. 01.11.2023
Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркемгә таныш. «Файдалы каникуллар» проекты кысаларында мәктәбебезнең IX сыйныф укучылары әлеге уку йортында экскурсиядә булып кайттылар. Аларның максаты: уку йорты белән якыннанрак танышу, һөнәр алу мөмкинлекләрен тирәннәнрәк өйрәнү иде. Егет-кызларыбызга аеруча пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерү, электрика, транспорт нокталары ошады. Кызлар кухняда аш-су белән шөгыльләнсә, егетләр остаханәдә эретеп ябыштыру эшләрен башкарып карадылар.
Актанышский технологический техникум известен как единственное в районе учебное заведение, готовящее квалифицированные кадры со средним профессиональным образованием для сельского хозяйства. В рамках проекта “Полезные каникулы " учащиеся IX класса нашей школы побывали на экскурсии в этом учебном заведении. Их целью было: поближе познакомиться с учебным заведением, глубже изучить возможности получения профессии. Особенно понравились ребятам профессии повара-кондитера, электрика, транспорта. Девушки занимались кулинарией на кухне, а парни выполнили сварочные работы в мастерской.
-
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә узды./ В Бугадинской ООШ прошло педагогическое совещание по итогам 1-й четверти. 31.10.2023
Аны мәктәп директоры В. М. Салихов ачып җибәрде. Ул укучыларның төп дәүләт имтиханына эзерлеге хакында үз фикерләрен җиткергәннән соң, укытучыларны, укучылардан имтиханга җитди караруларын таләп итүләрен сорады. Педагогик киңәшмә үз эченә күп мәсьәләләрне карауны алган иде: 1 чирек нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчеләре чыгышларын тыңлаганнан соң, аккредитация мониторингы хакында директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Т.М.Вазетдинова сүз алды. Ул шулай ук I чирек йомгакларына нәтиҗә ясады, белем сыйфатын күтәрү юллары турында да сөйләде. "Минем мәктәп" – укытучы, укучы һәм ата-ана өчен бердәм мәгълүматлар витринасы”, “ФГОС һәм ФОП буенча функциональ грамоталылыкны формалаштыру”, “Мәктәп эчендә белем сыйфатын бәяләү системасы: проблемалар һәм перспективалар” темаларына фикер алышулар узды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары И. Кирамова, укытучылар Л. Фәрдиева, Г. Галләмовалар үз фикерләрен җиткерделәр. Педсовет эшлекле узды. Нәтиҗәдә, мәктәптә укыту-тәрбия процессын камилләштерү буенча педсовет карарлары кабул ителде, 2 чиреккә планнар билгеләнде.
Его открыл директор школы В. М. Салихов. После того, как он высказал свое мнение о готовности учащихся к основному государственному экзамену, он попросил, чтобы учителя требовали учащихся серьезно отнестись к экзамену. Педагогическое совещание включало в себя рассмотрение многих вопросов: после заслушивания выступлений классных руководителей по итогам 1-й четверти, о мониторинге аккредитации рассказала заместитель директора по учебной работе Т.М. Вазетдинова. Она также подвела итоги I й четверти, рассказала о путях повышения качества образования. Были обсуждены темы: “Моя школа”- единая информационная витрина для учителя, ученика и родителей“, “ Формирование функциональной грамотности по ФГОС и ФОП", "Внутришкольная система оценки качества образования: проблемы и перспективы”. Заместитель директора по воспитательной работе И. Кирамова, учителя Л. Фардиева, Г. Галлямова высказали свое мнение. Педсовет прошел плодотворно. В результате были приняты решения педсовета по совершенствованию учебно-воспитательного процесса в школе, намечены планы на 2 четверти.
-
Шагыйрьләр дә дан җырлаган.../ Поэты воспевали славу... 26.10.2023
Укытучылар турында бик күп шигырьләр һәм җырлар язылган. Безнең көннәрдә укытучының роле һәм хезмәте беркайчан да булмаганча зур һәм авыр. Укытучы – ул безнең икенче әниебез. Әни кеше баласына беркайчан да начарлык теләми, ялгышлардан сакларга тырыша. Укытучы да шулай, үз укучысының тормышта югалып калмавын, һәрвакыт алга баруын тели. Безнең мәктәп китапханәсе һәм сыйныф җитәкчеләре «Шагыйрьләр дә дан җырлаган»исемле чара әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чарада катнашучылар Некрасов, Р.Рождественскийның шигырьләрен, Ю. Яковлевның «Укытучы» хикәясеннән өзекләр, шулай ук әниләребезгә, туган илгә багышланган шигырьләр укыдылар.
Об учителях написано много стихов и песен. В наши дни роль и труд учителя как никогда велики и трудны. Мама...Учитель... Эти два слова всегда живут рядом. Мать никогда не желает плохого своему ребенку. Так и учитель хочет, чтобы его ученик не терялся в жизни, старается уберечь его от ошибок Наша школьная библиотека и классные руководители подготовили и провели мероприятие «Поэты воспевали славу». Имеются писатели и поэты, кто проводил свое время не только над рукописями, но и у школьной доски. Это: И.А. Крылов, В.А. Жуковский, Н.В. Гоголь, Л.Н. Толстой, П. Бажов. А в этот день, участниками литературной гостиной были прочитаны стихи Н. Некрасова, Р. Рождественского, отрывки из рассказа Ю. Яковлева «Учитель», воспевающие благородный труд учителя, также читались стихи, посвященные матерям, Родине.
-
Балалар бакчасы тарихының битләре... 24.10.2023
Балалар бакчасы район иҗади һәм проект эшләре конкурсында катнашып 2 нче урынга лаек булды.
-
Куркынычсыз юл/ Безопасные дороги 23.10.2023
Без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл – бер –берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм каядыр ашыгучы җәяүлеләр. Юлларда аварияләр кемнең дә булса юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәмәвеннән килә. Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү – һәркемнең бурычы. Шуның өчен мәктәбебез укучылары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп, "Куркынычсыз юл" Бөтенроссия интернет олимпиадасында бердәм катнаштылар.
Мы не можем жить без дорог. Даже если мы собираемся в путешествие и планируем встретиться с друзьями, нам приходится идти по дорогам. А дорога – это поток машин, обгоняющих друг друга, и спешащих куда –то пешеходов. Аварии на дорогах происходят из-за неправильного соблюдения кем-либо правил дорожного движения. Поэтому знание правил дорожного движения и их соблюдение – обязанность каждого. Поэтому, ученики нашей школы изучили правила дорожного движения, участвовали в интернет олимпиаде "Безопасные дороги".
-
Остазлардан калган яктылык 21.10.2023
19 нчы октябрь конне Актанышның беренче санлы мәктәбендә "Остазлардан калган яктылык" исеме белән танылган педагогика ветераны Илгизәр Шәвәлиев исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте. Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Энҗе Хисамова "Алтын җирдән- галим илдән чыга" номинациясендә үзенең фәнни тикшеренү эше белән катнашты. Аның эше "Ил карты да сезгә башын иеп -"Мөгаллим" дип зурлап эндәшә" исеме астында иде. Ул үзенең эшендә мәгариф өлкәсенә зур өлеш керткән директорыбыз Салихов Васил Максут улының тормышы, хезмәт юлын чагылдырды. Эзләнү эшендә 32 ел директорлык иткән Салихов Максут Салих улының тормышы һәм хезмәт тарихы да өйрәнелгән иде. Жюри әгъзалары аның эшен лаеклы дип табып, 2 урын бирделәр. Энҗене һәм эшне җитәкләгән укытучылары Инзилә Дөбәрис кызын, Тәнзилә Мирфайда кызын чын күңелдән котлыйбыз! Русия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Бу фәнни-гамәли конференциядә, шушы ел кысаларында үткәрелде. Бик матур эчтәлекле чара булды.
-
Яшь укытучы әзерлибез/ Готовим молодого учителя 20.10.2023
18 нче сентябрьдән 28 нче октябрьгә чаклы «Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Чаллы дәүләт педагогия университетының» 4 курс студенты Мухамадиева Илина Рөстәм кызы производство практикасын үтә. Практик яктан методик ярдәм күрсәтү, укучылар белән социаль-педагогик эш күнекмәләрен үзләштерү максатларында башлангыч сыйныф укытучысы Фәттахова Лениза Динавис кызы беркетелде. Практика үткән чорда студент дәресләрнең планнарын эшләргә, аларны актив методлар һәм яңа укыту технологияләре кулланып үткәрергә, дәресләрне анализларга, педагогик процессны проектларга өйрәнә.
С 18 сентября по 28 октября на базе МБОУ «Бугадинской основной общеобразовательной школе» студент 4 курса «Набережночелнинского государственного педагогического университета» Мухамадиева Илина Рустемовна проходит производственную практику. В целях оказания практической методической помощи, приобретения навыков социально-педагогической работы с обучающимися за студентом был закреплен в качестве педагога-наставника учитель начальных классов Фаттахова Лениза Динависовна. За период прохождения практики студент училась разрабатывать планы уроков, проводить их с использованием активных методов и новых технологий обучения, анализировать уроки, проектировать педагогический процесс.
-
Махсус хәрби операциядән ялга кайткан солдат белән очрашу. 20.10.2023
Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Рөстәмебез, үзе йөргән балалар бакчасына килеп бакчабыз нәниләре белән очрашырга вакыт тапты. Абыйларын балалар да сагынып көткәннәр, һәркайсы йөгереп килеп кочаклап алдылар. Батыр егетебезне котлап матур җырларын бүләк иттеләр. Солдат абыйлары, очрашу истәлеге итеп, балаларга китаплар өләште. Коллектив исеменнән без дә үзебезнең кечкенә бүләгебезне тапшырдык. Рөстәмнең тыйнаклыгына , мәрхәмәтлелегенә сокланып тордык. Тиздән, Рөстәмебез кабат юлга кузгалачак. Җиңү белән исән- имин туган ягыбызга кайтуын теләп калабыз.