Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
ABCShow
Җылы очрашу/ Теплая встреча.
Опубликовано: 09.02.2024Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, авылдашыбыз Ләйлә Дәүләтова белән хаклы рәвештә горурланабыз. Укучыларны аның иҗаты белән таныштыру, китап укырга омтылыш тәрбияләү һәм иҗади сәләтне үстерү максатыннан Ләйлә Рәшит кызына багышлап төрле чаралар, очрашулар уздырабыз. 8 февраль көнне 2 сыйныф укучылары, укытучылары Миләүшә Мулланур кызы белән Ләйләнең әнисе Рина апа янында кунакта булдылар. Балалар Ләйлә апаларының шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Рина апа Ләйләнең балачак истәлекләре белән уртаклашты, шигырь сөйләп күрсәтте, үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Очрашуны бик тәмле тәбикмәк белән мәтрүшкәле чәй эчү тәмамлады. Җылы, истәлеккә кала торган рәхәт очрашу иде бу.
Поэтессой, заслуженным деятелем искусств Татарстана, нашей односельчанкой Лейлой Давлетовой мы по праву гордимся. В целях ознакомления читателей с ее творчеством, воспитания интереса к чтению и развития творческих способностей, мы проводим различные мероприятия, встречи, посвященные Лейле Рашитовне. 8 февраля ученики 2 класса, их учительница Миляуша Муллануровна побывали в гостях у мамы Лейлы - Рины апа. Дети рассказывали стихи Лейлы, танцевали, пели. Рина апа поделилась воспоминаниями о детстве Лейлы, рассказала стихи, дала советы. В конце встречи нас ждал чай с очень вкусными блинчиками. Это была теплая, запоминающаяся встреча.
К списку новостей