Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Онытылмый әфган юллары/ Нам забыть не дано пыль афганских дорог. 19.02.2024

19 февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан, Богады мәктәбендә «Онытылмый әфган юллары» дигән очрашу узды. Чараны, алып баручы "Әфганстан!” шигыре белән ачып җибәрде. Аннары балаларга сугышчы - интернационалистлар турында сөйләделәр. Әлеге чараның төп темасы Әфган сугышы турында иде, ул кайчан башланды, күпме дәвам итте. Чарада ветераннар, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар: Илшат Әхмәтов, Баязит Ашарапов катнашты. Алар балаларга кыр шартларындагы тормыш, махсус бурычлар, сугышчан иптәшләре, чик бозучылар белән көрәш турында сөйләделәр. Очрашуда әфган сугышына багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Шулай ук Әфган сугышы тарихы турында видеороликлар карадык.
19 февраля, к 35-летию со Дня вывода советских войск из Афганистана, в Бугадинской ООШ прошла встреча «Нам забыть не дано пыль афганских дорог». Мероприятие, ведущая начала со стихотворения "Афганистан!". Далее ребятам было рассказано о воинах- интернационалистах. Основной темой данного мероприятия был рассказ о Афганской войне, когда она началась, сколько продолжалась. На мероприятии присутствовали ветераны, участники боевых действий в Афганистане: Илшат Ахметов, Баязит Ашарапов. Они рассказали ребятам о жизни в полевых условиях, о спецзаданиях, о боевых товарищах, о схватках с нарушителями границы, о наградах. На встрече прозвучали стихи и песни, посвященные Афганской войне. Так же посмотрели видеороликов об истории афганской войны.
-
“Синең батырлыгың гасырлар дәвамында онытылмас”/ “Твой подвиг не забудется в веках” 16.02.2024

15 февраль көнне Богады мәктәбе китапханәсендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган “Синең батырлыгың гасырларда онытылмас” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышы, әдәби эшчәнлеге, сугышчан батырлыгы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән автобиографик шигырьләр китабы “Моабит дәфтәрләре” турында искә төшерделәр. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.
15 февраля в библиотеке Бугадинской школы был проведен литературный час “Твой подвиг не забудется в веках”, посвященный к 118–летию со дня рождения татарского поэта Мусы Джалиля, героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии. В ходе мероприятия участники вспоминали об интересных фактах из жизни поэта, из литературной деятельности, о том, как он воевал, попал в плен, и об обессмертившей его имя автобиографической книги стихов “Моабитская тетрадь”. Мероприятие завершился чтением стихов поэта.
-
“Йолдызлык 2024” конкурсының район сайлап алу туры/ Районный отборочный тур конкурса "Йолдызлык 2024" 15.02.2024

“Йолдызлык 2024” конкурсының район сайлап алу турында 2 класс укучысы Габдуллина А. – ялгыз бию, 3 класс укучылары Мөхәмәтдинов С. - ялгыз җыр, Шайхразиева З. -нәфис сүз, 4 класс укучылары Арсланова Ә. һәм Нурлыев И.- парлы бию, Сабирова С. һәм 6 класс укучысы Сафина З. - ялгыз җыр номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз!
На районном отборочном туре конкурса "Йолдызлык 2024" ученица 2 класса Габдуллина А. в номинации сольный танец, ученица 3 класса Мухаметдинов С. – сольный танец, ученица 4 класса Шайхразиева З. - художественное слово, ученицы 4 класса Арсланова А. и Нурлаев И. - парный танец, ученица 6 класса Сабирова с. и ученица 6 класса Сафина З. - сольный танец выступили успешно. Поздравляем!
-
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды/ Прошло итоговое собеседование по русскому языку. 14.02.2024

14 февраль көнне безнең Богады мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен, рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уздырылды. Балалар дүрт биремне үтәргә тиеш иде: текстны кычкырып укырга, күбрәк мәгълүмат кулланып аны сөйли белергә, сайланган темаларның берсе буенча монолог әзерләргә, диалог төзергә. Рус теле буенча әңгәмә үткәрү сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау әңгәмәсен уңышлы үттеләр. Барлык укучыларыбыз да "зачет" билгесен алырлар дип өметләнәсе килә.
14 февраля в 9 классе нашей школы прошло итоговое собеседование по русскому языку. Ребята должны были выполнить четыре задания:прочитать текст вслух, пересказать его с использованием дополнительной информации, подготовить монолог по одной из выбранных тем, составить диалог. Проведение собеседования по русскому языку направлено на проверку навыков устной спонтанной речи. Наши выпускники успешно прошли итоговое собеседование. Хочется надеяться, что оценку «зачет» у нас получат все ученики.
-
Уку дәвам итә /Обучение продолжается. 14.02.2024

Геоинформатика курсында безнең балалар ArcGIS, Google Eart программаларында эшләргә өйрәнәләр . Һәм шулай ук карталар белән эшләргә, картада билгеле объектларны табарга өйрәнәләр. Мәсәлән, үз йорты. Үз торак пунктларының истәлекле урыннары буенча оптималь маршрут төзергә өйрәнгәннән соң, зур шәһәрләргә күчәләр. Бу программаны үзләштергәч, алар SketchUp программасына күчәләр. Ә бу программада биналарны проектларга өйрәнәләр. Мәсәлән: музей, парк, китапханә. Соңгы этапта проектлар өстендә эшли башлыйлар.
На курсе геоинформатики наши дети обучаются работе в программе ArcGIS или Google Eart («Планета Земля»). Учатся работать картами. Учаться находить на карте определенные объекты. Например свой дом. И строить оптимальный маршрут по достопримечательностям своего населенного пункта и далее дети переходят на большие города. Освоив эту программу они переходят на программу SketchUp. А в этой программе учатся проектировать здания. Например:музей, парк, библиотека. На завершающем этапе они работают над проектами.
-
“Россия чаңгы юллары” / ”Лыжня России" 12.02.2024

“Россия чаңгы юллары” ярышында мәктәбебезнең барлык укучылары да актив катнаштылар.
В соревнованиях ”Лыжня России" приняли активное участие все учащиеся нашей школы.
-
Туган телләр айлыгы/Месячник родного языка 12.02.2024

Туган телләр айлыгы кысаларында милли ризык- кыстыбый пешерү серләренә төшендек, Тукай әкиятләрен карап хозурландык.
В рамках месячника родного языка мы узнали секреты национальной кухни кыстыбый, насладились сказками Тукая.
-
Чаңгы юллары -2024/ Лыжня России – 2024 12.02.2024

10 февраль көнне районыбызда «Россия чаңгы юлы-2024» традицион чаңгы ярышы узды. Безнең Богады мәктәбе укучылары һәм укытучылары да әлеге чарадан читтә калмадылар. Ә иң оста чаңгычыларыбыз, мәктәбебезнең директоры В. Салихов, физкультура укытучысы И. Анваров район үзәгендә оештырылган бәйгедә катнашып, үзләрен сынадылар. Кемнәрдер бу ярышка җиңәргә дип килсә, күпләр аралашырга, уңай эмоцияләр алырга дип килә. Безнең укучылар арасында гаиләләре белән чаңгы шуарга яратучылар да бар.
10 февраля в районе прошла традиционная лыжная гонка «Лыжня России-2024». Учащиеся и учителя нашей школы в этот день тоже вышли на лыжню. А лучшие лыжники, директор школы В. Салихов, учитель физкультуры И. Анваров приняли участие в соревнованиях, организованных в районном центре. Конечно, многие приезжают на этот праздник не в поисках победы, а для того, чтобы получить хорошее настроение, здоровье, пообщаться, получить положительные эмоции. Среди наших учеников есть и те, кто любит кататься на лыжах со своими семьями.
-
Көрәш-чын батырлар өчен/ Көрәш ‒ борьба для настоящих батыров 10.02.2024

Актаныш районы үзенең көрәшчеләре белән хаклы рәвештә горурлана. Богады мәктәбендә дә татарча көрәшне үз итәләр. Әллә ничә буын көрәшчеләр тәрбияләгән, республикага даны таралган Илфир абыйлары бар шул анда. 9 февраль көнне район үзәгендә, 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар, Фәттаховлар гаиләсе призы өчен бил алышты. Богады мәктәбеннән дә катнашкан егетләребез сынатмады, Айрат Шулбаев үз авырлыгында көрәшеп, 3 урынга лаек булды, ә командабыз 2 урынны яулады. Афәрин егетләр! Котлыйбыз!
Актанышский район по праву гордится своими борцами. В Бугадинской школе тоже любят заниматься борьбой “көрәш”. Потому что их тренерует, Илфир, который без борьбы не представляет свою жизнь. Он не только сам прославился в Республике, но и воспитал не одно поколение борцов, прославившихся. 9 февраля в районном центре учащиеся 2006 года рождения и моложе боролись за приз семьи Фаттаховых. Наши ребята из Бугадинской школы не подвели, Айрат Шулбаев в своей весовой категории занял 3 место, а наша команда заняла 2 место. Молодцы ребята! Поздравляем!
-
Җылы очрашу/ Теплая встреча. 09.02.2024

Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, авылдашыбыз Ләйлә Дәүләтова белән хаклы рәвештә горурланабыз. Укучыларны аның иҗаты белән таныштыру, китап укырга омтылыш тәрбияләү һәм иҗади сәләтне үстерү максатыннан Ләйлә Рәшит кызына багышлап төрле чаралар, очрашулар уздырабыз. 8 февраль көнне 2 сыйныф укучылары, укытучылары Миләүшә Мулланур кызы белән Ләйләнең әнисе Рина апа янында кунакта булдылар. Балалар Ләйлә апаларының шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Рина апа Ләйләнең балачак истәлекләре белән уртаклашты, шигырь сөйләп күрсәтте, үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Очрашуны бик тәмле тәбикмәк белән мәтрүшкәле чәй эчү тәмамлады. Җылы, истәлеккә кала торган рәхәт очрашу иде бу.
Поэтессой, заслуженным деятелем искусств Татарстана, нашей односельчанкой Лейлой Давлетовой мы по праву гордимся. В целях ознакомления читателей с ее творчеством, воспитания интереса к чтению и развития творческих способностей, мы проводим различные мероприятия, встречи, посвященные Лейле Рашитовне. 8 февраля ученики 2 класса, их учительница Миляуша Муллануровна побывали в гостях у мамы Лейлы - Рины апа. Дети рассказывали стихи Лейлы, танцевали, пели. Рина апа поделилась воспоминаниями о детстве Лейлы, рассказала стихи, дала советы. В конце встречи нас ждал чай с очень вкусными блинчиками. Это была теплая, запоминающаяся встреча.













