Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Проектлар конкурсы/ Конкурс проектов 19.10.2023
“Мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын тормышка ашыру юлы белән педагогларның методик компетентлыкларын үстерү” темасы астында башлангыч сыйныф укытучылары арасында муниципаль проектлар конкурсына безнең мәктәпнең башлангыч класс укытучылары үзләренең проект эшләрен җибәрделәр. Аларга әлеге хезмәтләренең уңай бәяләнүендә уңышлар теләп калабыз.
На муниципальный конкурс проектов среди учителей начальных классов по теме “Развитие методической компетентности педагогов путем реализации функциональной грамотности школьников” учителя начальных классов нашей школы направили свои проектные работы. Желаем им успехов в получении положительной оценки их труда.
-
Безнең Геройлар/ Наши Герои 18.10.2023
18 нче октябрь көнне, мәктәбебез укучысы, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы, Рөстәм Хисамовны чакырып, батырлык дәресе үткәрдек. Рөстәм туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шигырьләр сөйләп, сугышчыга җыр бүләк иттеләр. Батырлык дәресе җылы, дуслык шартларында үтте. Чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрдек.
Чараны 2, 3 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Әхмәдуллина, Гөлназ Галләмова әзерләделәр. Әңгәмә ахырында чараны оештыручылар Рөстәмгә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуын теләделәр.18 октября в нашей школе прошел Урок мужества с приглашением выпускника школы-бойца Специальной военной операции Рустама Хисамова, находящегося в краткосрочном отпуске. Урок назывался «Наши Герои». Урок мужества прошёл в тёплой дружеской обстановке. Ребята на конкретном примере увидели, что настоящие герои живут рядом, что мужество, храбрость, любовь к Родине - это качества патриота и настоящего гражданина России. Мероприятие подготовили учащиеся 2, 3 классов и их классные руководители Миляуша Ахмадуллина, Гульназ Галлямова.
-
Мәктәптә дөрес туклану/ Правильное питание в школе 18.10.2023
“Мәктәптә дөрес туклану” муниципаль рәсем конкурсы игълан ителгәч, мәктәбебез укучылары бөтен сәләтләрен, фантазияләрен җигеп эшкә чумдылар. Арада нинди генә матур рәсемнәр юк. Аларга карагач, укучылар дөрес туклану серләренә төшенгәннәр һәм аны саклыйлар дип уйларга урын бар. Араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу да җиңел булмады. Мәктәп этабында җиңгән рәсемнәр район этабына җибәрелде. Бәйгедә катнашучыларга уңышлар телибез.
Когда был объявлен муниципальный конкурс рисунков “Правильное питание в школе", школьники погрузились в работу, проявив все свои способности и фантазию. Каких только красивых картинок между ними нет. Глядя на них, можно подумать, что учащиеся постигли секреты правильного питания и сохраняют их. Нелегко было и выбрать лучших из них. Рисунки, победившие на школьном этапе, были направлены на районный этап. Желаем успехов участникам конкурса.
-
Яңа буын профессионаллары ничек үсә/Как растят новое поколение профессионалов. 14.10.2023
Быел, укучыларга өстәмә белем бирүнең яңа юнәлеше — балалар технопарклары яки кванториумнары барлыкка килде. Мобиль технопарк педагоглары укучыларны югары технологияле җиһазлар һәм махсус программалар белән таныштыралар, шулай ук алдынгы технологияләрне үзләштерергә ярдәм итәләр. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә. Балалар бүгенге көндә иң кирәкле юнәлешләрне үзләштерә: сәнәгать робототехникасы, геоинформатика, сәнәгать дизайны, нанотехнологияләр. Алар командада эшлиләр, үз проектларын булдыру өчен алган күнекмәләрен практикада кулланырга өйрәнәләр.
В этом году появилось новое направление дополнительного образования — детские технопарки или кванториумы. Благодаря кванториумам школьники знакомятся с современными техническими профессиями и учатся работать на высокотехнологичном оборудовании. Занятия проходят дважды в неделю. Дети осваивают самые востребованные на сегодняшний день направления: промышленную робототехнику, геоинформатику, промышленный дизайн, нанотехнологии. Ребята работают в команде, учатся применять полученные навыки на практике для создания собственных проектов.
-
Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе/Всемирная акция “Татарча диктант” 13.10.2023
Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылып, 13 нче октябрь көнне мәктәбебез белән татарча диктант яздык. “Татарча диктант” акциясе грамоталы язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны, үз-үзеңне тикшерүгә юнәлдерелгән.
Присоединившись к Всемирной акции “Татарча диктант”, 13 октября мы вместе со школой написали диктант на татарском языке. Акция ”Татарча диктант " направлена на повышение интереса к грамотному правописанию, владение литературным татарским языком, самопроверку орфографических и грамматических ошибок.
-
«Лермонтов-үз заманының герое»/«Лермонтов – герой своего времени» 11.10.2023
Мәктәбебез укучылары «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» XI халыкара акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты: үсеп килүче буынны М.Ю. Лермонтовның әдәби һәм сәнгать мирасына җәлеп итү. Бу акция кысаларында әдәби сәгать үткәрделәр: рус теле һәм әдәбияты укытучысы А.Сөләйманова язучының тормыш юлы турында сөйләде. Укучыларны әсәрләре белән таныштырып, ул аларда шәхси кичерешләр, аның хисләре, җаны һәм шул ук вакытта Россия язмышы, халык язмышы булуын билгеләп үтте. Чара презентация белән узды.
Учащиеся школы приняли участие в XI Международной акции «День Лермонтовской поэзии в библиотеке». Цель акции: приобщение подрастающего поколения к литературному и художственному наследию М. Ю. Лермонтова. В рамках этой акции провели литературный час: учительница русского языка и литературы А. Сулайманова рассказала о жизненном пути писателя. Знакомя учащихся с произведениями, она отметила, что в них личные переживания, его чувства, душа и в то же время судьба России, судьба народа. Мероприятие прошла с презентацией.
-
Педагогик хезмәт ветераннарын хөрмәтләү/Чествование ветеранов педагогического труда. 07.10.2023
Ниһаять күптән көткән дулкынландыргыч көн килеп җитте: Халыкара укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә озак еллар балалар укыткан ветеран-укытучыларыбыз очрашты. Ветераннарыбыз очрашуда, үз тормышларын төрле елларда мәктәптә эшләү, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү белән бәйләгән барлык педагогларны искә төшерделәр, үзләренең бай педагогик тормышындагы иң истәлекле кызыклы очраклар белән уртаклаштылар. Җыелган һәр укытучы өчен укучылар яхшы сүзләр таптылар. Залда җылы, дуслык атмосферасы хөкем сөрде, мәктәп укучылары җырлар җырлады, шигырьләр укыдылар, биеделәр. Бәйрәм өстәле артында укытучылар үзләре дә җырлар башкардылар, мәктәп атмосферасына чумдылар.
Наконец настал долгожданный день: в честь Международного Дня учителя в нашей школе встретились ветераны-учителя, которые долгие годы работали в школе. На встрече ветераны вспомнили всех педагогов, которые в разные годы связывали свою жизнь с работой в школе, обучением и воспитанием подрастающего поколения, поделились самыми яркими и интересными фактами из своей богатой педагогической жизни. Для каждого учителя, собравшегося вместе, ученики находили хорошие слова. В зале царила теплая, дружеская атмосфера, школьники пели песни, читали стихи, танцевали. За праздничным столом учителя и сами исполнили песни, окунулись в атмосферу школы.
-
Актаныш мәдәният йортында укытучыларының һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур тантана узды/ В Актанышском Доме культуры состоялось торжественное мероприятие в честь профессионального праздника учителей. 06.10.2023
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Актанышта, Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узган күңелле чарада мәктәбебез мөгаллимнәре, ветеран укытучыларыбыз катнаштылар. Район башлыгы Ленар Зарипов үз чыгышында укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирде, яшь буынны тәрбияләүдә, ныклы белем бирүдә киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләде. Бәйрәм чәчәкләргә дә, бүләкләргә дә бай булды.
Бәйрәмдә укытучылар үзләре дә концерт куйды, танылган эстрада җырчысы Чулпан Йосыпова иң матур җырларын бүләк итте.В торжественном мероприятии, посвященном профессиональному празднику, в Актаныше, в районном Доме культуры имени А. Авзаловой приняли участие учителя школы, учителя-ветераны. Глава района Ленар Зарипов, в своем выступлении высоко оценил труд учителей, пожелал им дальнейших успехов в воспитании подрастающего поколения. Праздник был насыщен и цветами, и подарками. На празднике состоялся концерт учителей, а известная эстрадная певица Чулпан Юсупова подарила свои лучшие песни.
-
Рәхмәт Сезгә, укытучыларыбыз/Спасибо Вам, учителя! 05.10.2023
Бүген мәктәп иртәннән шау-шулы. Укытучыларыбызны бизәлгән зал, матур музыка, бәйрәмчә киенгән балалар каршы алды. Алар үзләренең яраткан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап шигъри бәйләмнәр белән бергә чәчәк букетлары бүләк иттеләр, аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр. Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сегодня с утра в школе шумно. Учителей встречали нарядный зал, красивая музыка, празднично одетые дети. Они поздравили своих любимых учителей с профессиональным праздником и подарили букеты цветов вместе с поэтическими букетами, пожелали им здоровья, семейного благополучия, успехов в нелегком и почетном труде. С праздником Вас, уважаемые учителя!
-
Гражданнар оборонасы/Гражданская оборона 04.10.2023
4 октябрь РФ Гражданнар оборонасы көнендә, мәктәбебездә Актаныш районы янгын сакчыллыгы бүлегеннән җитәкче урынбасары Зарипов Мияссәр Әхмәтгали улы булып, укучылар белән очрашты. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, сораулар белән укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерде. Сакчыллык чараларын онытмауларын, әти-әниләрне тыңлап, һәрчак уяу булырга чакырды.
4 октября, в День гражданской обороны РФ, школу посетил заместитель начальника отдела пожарной охраны Актанышского района Зарипов Мияссар Ахметгалиевич и встретился с учащимися. Напоминая о правилах безопасности, с вопросами проверял знания и навыки учащихся. Он призвал не забывать о мерах предосторожности, прислушиваться к родителям и всегда быть бдительными.