Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Патриотик квестта катнаштылар/ Приняли участие в патриотическом квесте. 21.02.2024

20 февраль көнне Богады мәктәбенең 4 укучыдан торган “Дуслык” командасы, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгына багышланган «Солдатта булган диләр» дип исемләнгән квеста катнаштылар. Чара сафка тезелеп, ярыш кагыйдәләрен аңлатудан башланды. Квестта район мәктәпләреннән 22 команда катнашты. Командалар билгеле маршрут буенча хәрәкәт иттеләр һәм куелган бурычларны үтәделәр.Ул 6 станциядән торды, аларны үтү өчен командаларның вакыты чикләнгән иде. Балаларны җитезлек, тизлек, реакция тизлеге, көч һәм төгәллек күрсәтергә кирәк булган ярыш төрләре аеруча дулкынландырды. Квест, йомгак ясау һәм иң яхшы командаларны бүләкләү белән тәмамланды.
20 февраля команда “Дружба” из 4 учащихся Бугадинской школы, приняли участие в квесте «Солдатта булган диләр», посвященном 35-ой годовщине вывода советских войск из Афганистана. Мероприятие началось с построения, где был дан старт и определены правила квеста. В квесте приняли участие 22 команд из школ района. Команды двигались по маршрутным листам и выполняли поставленные задачи. Квест состоял из 6 станций, на преодоление которых у команд было ограниченное время. Особый интерес и азарт вызвали станции, где ребята проявили ловкость, скорость, быстроту реакции, силу и меткость. Завершился квест подведением итогов и награждением лучших команд.
-
Халыкара Туган тел көне/ Международный день родного языка 21.02.2024

Халыкара Туган тел көне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми линейка белән башланып китте. Сыйныф сәгатьләрендә туган тел көненең тарихы белән танышты укучылар. 9,7 нче сыйныф укучылары Г. Тукай, А. Алиш әкиятләрен сәхнәләштереп укучылар алдында чыгыш ясады.
Международный день родного языка начался с общей линейки в Бугадинской ООШ. На классных часах учащиеся ознакомились с историей дня родного языка. Ученики 9,7 класса выступили перед учащимися в постановках сказок Г. Тукая, А. Алиша. -
Котлыйбыз! / Поздравляем! 19.02.2024

13 февраль конне « Педагог һәм остаз елы» на йомгак ясалды. Балалар бакчасында озак еллар эшләүче җитәкчебез Рәсимә Габделхәй кызы Актаныш муниципаль район Башлыгының Мактау Грамотасы белән буләкләнде. Котлыйбыз!
13 февраля подведены итоги « Года педагога и наставника». Наш многолетний руководитель Расима Габделхаевна награждена Почетной грамотой главы Актанышского муниципального района. Поздравляем!
-
Әлифба, әлифба беренче битеңне ачкан көн хәтердә.../Алифба, Алифба в памяти день, когда я открыл твою первую страницу... 19.02.2024

"Балачак иленең кабатланмас, иң матур бәйрәмнәренең берсе ул "Әлифба бәйрәме". Һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана бит. Хәрефләр өйрәнеп, шул хәрефләрне тезеп укырга, язарга өйрәтүче китап ул - Әлифба. 19 февраль көнне безнең Богады мәктәбендә бик күңелле "Әлифба бәйрәме" узды. Әлифба бәйрәме -1 нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре өчен дә, укытучылар өчен дә зур тантана булды. Әлифба белән беррәттән укучыларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Аларда шушындый күркәм сыйфатлар тәрбияләү өчен укытучылары Нуриева Гөлзифа Роберт кызы зур тырышлык куйган. Шулай ук уку дәверендә беренчеләр биергә, мисаллар һәм табышмаклар чишәргә, җырларга дә өйрәнгәннәр. Алдагы көннәрдә дә укучыларыбыз шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар, дигән теләктә калабыз! Чарада мәктәп директоры Васил Максут улы катнашып, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
"Один из самых ярких, неповторимых праздников страны детства-это"праздник Алифбы". Ведь первый шаг каждого в мир знаний начинается с Алифбы. Книга, которая учит читать и писать буквы - это Алифба.19 февраля в нашей Бугадинской школе прошел веселый праздник "Алифба". Этот праздник стал большим торжеством как для учеников 1 класса, их родителей, так и для учителей. Наряду с алифбой все ученики учились читать, писать, красиво говорить, быть вежливыми, уважать старших и младших, быть отзывчивыми. Для воспитания в них таких замечательных качеств педагог Нуриева Гульзифа Робертовна приложила немало усилий Также за время обучения первоклассники научились танцевать, решать задачки и загадки, петь. Желаем, чтобы и в последующие дни наши ученики были такими же умными и трудолюбивыми, здоровыми! В мероприятии принял участие директор школы Васил Максутович и выразил свои добрые пожелания.
-
Онытылмый әфган юллары/ Нам забыть не дано пыль афганских дорог. 19.02.2024

19 февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан, Богады мәктәбендә «Онытылмый әфган юллары» дигән очрашу узды. Чараны, алып баручы "Әфганстан!” шигыре белән ачып җибәрде. Аннары балаларга сугышчы - интернационалистлар турында сөйләделәр. Әлеге чараның төп темасы Әфган сугышы турында иде, ул кайчан башланды, күпме дәвам итте. Чарада ветераннар, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар: Илшат Әхмәтов, Баязит Ашарапов катнашты. Алар балаларга кыр шартларындагы тормыш, махсус бурычлар, сугышчан иптәшләре, чик бозучылар белән көрәш турында сөйләделәр. Очрашуда әфган сугышына багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Шулай ук Әфган сугышы тарихы турында видеороликлар карадык.
19 февраля, к 35-летию со Дня вывода советских войск из Афганистана, в Бугадинской ООШ прошла встреча «Нам забыть не дано пыль афганских дорог». Мероприятие, ведущая начала со стихотворения "Афганистан!". Далее ребятам было рассказано о воинах- интернационалистах. Основной темой данного мероприятия был рассказ о Афганской войне, когда она началась, сколько продолжалась. На мероприятии присутствовали ветераны, участники боевых действий в Афганистане: Илшат Ахметов, Баязит Ашарапов. Они рассказали ребятам о жизни в полевых условиях, о спецзаданиях, о боевых товарищах, о схватках с нарушителями границы, о наградах. На встрече прозвучали стихи и песни, посвященные Афганской войне. Так же посмотрели видеороликов об истории афганской войны.
-
“Синең батырлыгың гасырлар дәвамында онытылмас”/ “Твой подвиг не забудется в веках” 16.02.2024

15 февраль көнне Богады мәктәбе китапханәсендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган “Синең батырлыгың гасырларда онытылмас” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышы, әдәби эшчәнлеге, сугышчан батырлыгы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән автобиографик шигырьләр китабы “Моабит дәфтәрләре” турында искә төшерделәр. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.
15 февраля в библиотеке Бугадинской школы был проведен литературный час “Твой подвиг не забудется в веках”, посвященный к 118–летию со дня рождения татарского поэта Мусы Джалиля, героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии. В ходе мероприятия участники вспоминали об интересных фактах из жизни поэта, из литературной деятельности, о том, как он воевал, попал в плен, и об обессмертившей его имя автобиографической книги стихов “Моабитская тетрадь”. Мероприятие завершился чтением стихов поэта.
-
“Йолдызлык 2024” конкурсының район сайлап алу туры/ Районный отборочный тур конкурса "Йолдызлык 2024" 15.02.2024

“Йолдызлык 2024” конкурсының район сайлап алу турында 2 класс укучысы Габдуллина А. – ялгыз бию, 3 класс укучылары Мөхәмәтдинов С. - ялгыз җыр, Шайхразиева З. -нәфис сүз, 4 класс укучылары Арсланова Ә. һәм Нурлыев И.- парлы бию, Сабирова С. һәм 6 класс укучысы Сафина З. - ялгыз җыр номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз!
На районном отборочном туре конкурса "Йолдызлык 2024" ученица 2 класса Габдуллина А. в номинации сольный танец, ученица 3 класса Мухаметдинов С. – сольный танец, ученица 4 класса Шайхразиева З. - художественное слово, ученицы 4 класса Арсланова А. и Нурлаев И. - парный танец, ученица 6 класса Сабирова с. и ученица 6 класса Сафина З. - сольный танец выступили успешно. Поздравляем!
-
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды/ Прошло итоговое собеседование по русскому языку. 14.02.2024

14 февраль көнне безнең Богады мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен, рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уздырылды. Балалар дүрт биремне үтәргә тиеш иде: текстны кычкырып укырга, күбрәк мәгълүмат кулланып аны сөйли белергә, сайланган темаларның берсе буенча монолог әзерләргә, диалог төзергә. Рус теле буенча әңгәмә үткәрү сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау әңгәмәсен уңышлы үттеләр. Барлык укучыларыбыз да "зачет" билгесен алырлар дип өметләнәсе килә.
14 февраля в 9 классе нашей школы прошло итоговое собеседование по русскому языку. Ребята должны были выполнить четыре задания:прочитать текст вслух, пересказать его с использованием дополнительной информации, подготовить монолог по одной из выбранных тем, составить диалог. Проведение собеседования по русскому языку направлено на проверку навыков устной спонтанной речи. Наши выпускники успешно прошли итоговое собеседование. Хочется надеяться, что оценку «зачет» у нас получат все ученики.
-
Уку дәвам итә /Обучение продолжается. 14.02.2024

Геоинформатика курсында безнең балалар ArcGIS, Google Eart программаларында эшләргә өйрәнәләр . Һәм шулай ук карталар белән эшләргә, картада билгеле объектларны табарга өйрәнәләр. Мәсәлән, үз йорты. Үз торак пунктларының истәлекле урыннары буенча оптималь маршрут төзергә өйрәнгәннән соң, зур шәһәрләргә күчәләр. Бу программаны үзләштергәч, алар SketchUp программасына күчәләр. Ә бу программада биналарны проектларга өйрәнәләр. Мәсәлән: музей, парк, китапханә. Соңгы этапта проектлар өстендә эшли башлыйлар.
На курсе геоинформатики наши дети обучаются работе в программе ArcGIS или Google Eart («Планета Земля»). Учатся работать картами. Учаться находить на карте определенные объекты. Например свой дом. И строить оптимальный маршрут по достопримечательностям своего населенного пункта и далее дети переходят на большие города. Освоив эту программу они переходят на программу SketchUp. А в этой программе учатся проектировать здания. Например:музей, парк, библиотека. На завершающем этапе они работают над проектами.
-
“Россия чаңгы юллары” / ”Лыжня России" 12.02.2024

“Россия чаңгы юллары” ярышында мәктәбебезнең барлык укучылары да актив катнаштылар.
В соревнованиях ”Лыжня России" приняли активное участие все учащиеся нашей школы.













