Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
-
Бакчабызда көзге эшләр/ Осенние работы в саду. 19.09.2026

Бөтен җирне сарылыкка күмеп, табигатькә алтын көз килде. Көннәр салкыная һәм кыскара башладылар. Әле күптән түгел генә ямь-яшел булып утырган агачлар сары яфракларын моңсу гына җиргә коялар. Бу көннәрдә мәктәбебез бакчасында эш кайный. Суган, сарымсак уңышларын җыеп алып, кышка сакларга урнаштырган идек инде. Яшелчәләрдән бушаган урыннарны, чүп үләннәреннән арындырып, китмәнләп, язга әзерләп куйдык. Кишер, чөгендер үз вакытларын көтеп, сабыр гына көзге кояшта кызыналар. Тиздән аларны җыеп алыр вакыт җитә. Шулай ук җиләк-җимеш агачларын да кышка әзерлибез. Мәктәбебез тирә – ягын коелган яфраклардан арындыру чистарту буенча да эш бара.
Засыпав всю землю желтым цветом, в природу пришла золотая осень. Дни стали холоднее и короче. Деревья, которые еще совсем недавно были зелеными, грустно опадают желтыми листьями. В эти дни в нашем школьном саду кипит работа. Мы уже собрали урожай лука, чеснока и поставили их на зимнее хранение. Освободившиеся от овощей места очистили от сорняков и заготовили на весну. Морковь и свекла терпеливо греются на осеннем солнце, ожидая своего часа. Скоро наступит время их собирать. Также готовим к зиме плодовые деревья. Ведется работа по очистке территории школы от опавших листьев.
-
Кырлайга эшлекле сәяхәт/ Деловая поездка в Кырлай. 17.09.2026

Татар теле һәм әдәбият укытучыларының Кырлайга оештырылган сәфәре һәркемнең күңелендә якты бер хатирә булып уелып калгандыр. “Анда алган тәэсирләрне сөйләп, язып аңлата торган түгел. Аны үзеңә барып күрү кирәк.”-ди тәэсирләрен уртаклашып мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кирамова И. Д. Шагыйрь эзләре калган сукмак Кырлай авылында әле дә саклана сыман. Биредә һәрнәрсә гүя Тукайны юксына, аны сагына. Яңартудан соң музей пространствосы заманчага әйләнгән. Хәзер музей, шагыйрь тормышын эзлекле рәвештә чагылдыра. «Апушның балачагы» залы: яктылык драматургиясе, проекцияләр ярдәмендә туган авылы Кушлавычның атмосферасы тудырылган. Килүчеләр Тукайның автобиографиясеннән өзекләр укыган тавышын ишетәләр. Бу искиткеч. Сәяхәт Г. Камал театрында К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакелен карау белән төгәлләнде.
Поездка учителей татарского языка и литературы в Кырлай запомнилась каждому. "Впечатления, полученные в нем, не описываются. Его нужно увидеть самому,"- делится впечатлениями учитель татарского языка и литературы нашей школы Кирамова И. Д. Кажется, что тропинка, на которой остались следы поэта, до сих пор сохранилась в деревне Кырлай. Здесь все словно тоскуют по Тукаю. После реконструкции музейное пространство стало современным. Ныне музей последовательно отражает жизнь поэта. “Зал детство Апуша": с помощью световой драматургии, иммерсивного звука и проекций воссоздается атмосфера родной деревни Кушлавыч. Посетители слышат голос Г.Тукая, читающий фрагменты его автобиографии. Это потрясающе. Завершилось путешествие просмотром спектакля” Голубая шаль " К. Тинчурина в театре Г. Камала.
-
Ата-аналар җыелышы/ Общешкольное родительское собрание. 11.09.2026

10 сентябрь көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә, гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы тыгыз элемтә, балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды. Җыелышта балигъ булмаганнар эшләре һәм иҗтимагый тәртип секторының әйдәп баручы белгече Муллаяров А. Т., балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Хасанова И. К. катнашып, чыгыш ясадылар. Аеруча, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклегенә басым ясадылар. Авыл фельдшеры Гильфанова С. В. яшүсмерләрнең күчеш яше үзенчәлекләре, шулай ук бу чорда организмда барган үзгәрешләр турында сөйләде. Балалар белән аңлашу юлларын өйрәтте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кирамова И. Д. ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте, әлеге проблема буенча мәктәпнең эшен күрсәтте, яшүсмерләрнең үз-үзен тотышындагы тайпылышлар турында сөйләде. Мәктәп директоры Салихов В. М.чыгыш ясап: “Профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга яшүсмерләр арасында булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү”.- диде. Җыелыш бик эшлекле узды.
10 сентября в Бугадинской ООШ состоялось родительское собрание. В ходе собрания были рассмотрены вопросы школы и семьи, тесной связи между родителями и детьми в семье, безопасности детей. На собрании выступили ведущий специалист сектора по делам несовершеннолетних и общественного порядка Муллаяров А. Т., инспектор по делам несовершеннолетних Хасанова И. К. Особое внимание было уделено предупреждению дорожно-транспортных происшествий и соблюдению правил дорожного движения, использованию светоотражающих элементов. Сельский фельдшер Гильфанова С. В. рассказала об особенностях переходного возраста подростков, а также об изменениях, происходящих в организме в этот период. Заместитель директора по воспитательной работе Кирамова И. Д.. акцентировал внимание родителей на роли семьи в профилактике правонарушений, показал работу школы по данной проблеме, рассказала об изменениях в поведении подростков. Выступая перед родителями, директор школы Салихов В. М., отметил: ”Один из важнейших моментов профилактики - информирование родителей о проблемах и возможных опасностях, которые существуют в подростковой среде, а главное, о мерах по их предотвращению". Собрание прошло очень деятельно.













