Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Җимнәр сибәм кошларга 08.11.2023

Балаларда күзәтүчәнлек күнекмәләрен үстерү , кошларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан , миләш җимешләре әвәләдек, җимлек ясадык.
"Килегез, кил, кошкайлар " уены балаларга бик ошады;
Килегез , кил кошкайлар
Сез безнең бит дускайлар.
Бакчабызга куныгыз
Көндә кунак булыгыз.
Песнәк, песнәк , кил тизрәк -
Җим сибәм сиңа әзерәк.
-
Мәктәбебез укучылары Республика интернет-олимпиадасында катнаштылар/ Наши школьники приняли участие в Республиканской интернет-олимпиаде. 07.11.2023

Алар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. 5-7 сыйныф укучылары, безнең мәктәпнең яшь инспекторлары отрядлары әгъзалары «Сакла» юл хәрәкәте куркынычсызлыгы порталында, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча Республика интернет-олимпиадасында катнаштылар. Кыска гына вакыт эчендә, катнашучылар, сорауларга мөмкин кадәр күбрәк дөрес җавап бирергә тиеш иде. Мондый олимпиадаларда һәм конкурсларда безнең балалар беренче тапкыр гына катнашмый. Олимпиаданың максаты - укучыларның, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүе аша, юл хәрәкәтендә куркынычсыз катнашуын тәэмин итү.
Школьники проверили себя на знания правил дорожного движения. Ученики 5-7 классов, членов отрядов юных инспекторов нашей школы приняли участие в Республиканской интернет-олимпиаде на знание правил безопасного поведения на дорогах, на портале по безопасности дорожного движения «Сакла». За короткое время участники должны были дать как можно больше правильных ответов. Учащиеся неплохо справились со своей задачей. В подобных олимпиадах и конкурсах наши ребята участвуют не первый раз. Целью олимпиады является обеспечение безопасного участия школьников в дорожном движении посредством формирования у них необходимых знаний и умений.
-
“Мәктәптә дөрес туклану”/ ”Правильное питание в школе" 04.11.2023

Сәламәтлек - иң зур байлык. Яшь буынның сәламәт булып үсүендә дөрес туклану зур роль уйный. Мәктәпләрдә укучыларның дөрес туклануына зур игътибар бирелә. Район күләмендә уздырылган “Мәктәптә дөрес туклану” дигән рәсем конкурсында Богады төп гомуми мәктәбе укучылары да бик актив катнаштылар. 3нче сыйныф укучысы Арсланова Жасмин әлеге бәйгедә 1 урын алды. Укытучысы: Галләмова Г.М.
Здоровье – самое большое богатство. Правильное питание играет большую роль в здоровом развитии молодого поколения. В школах большое внимание уделяетсяорганизации правильного питания школьника.Учащиеся Богадинской основной общеобразовательной школы приняли активное участие в районном конкурсе рисунков “Правильное питание в школе”. Ученица 3 класса Арсланова Жасмин заняла 1 место в этом конкурсе. Учитель: Галлямова Г. М.
-
Файдалы каникуллар/ Полезные каникулы 02.11.2023

Хәзер Бөтенрәсәй олимпиадаларның мәктәп этабы тәмамланып, районга укучылар сайлап алынган вакыт. Көзге каникулны укучылар да, укытучылар да файдалы уздыралар: биремнәр эшлиләр, мәсьәләләр чишәләр.
Завершился школьный этап Всероссийских олимпиад, идет отбор школьников в районный тур. Осенние каникулы с пользой проводят и школьники, и учителя: выполняют задания, решают задачи.
-
"Алтын көз" бәйрәме 02.11.2023

1 нче ноябрь көнне бакчабызда "Алтын көз" исемле бәйрәм иртәсе булып узды. Ата -аналар балалар белән бергә "Көзге фантазия" темасына яшелчәләрдән төрле әйберләр ясадылар. Алар бик кызыклы һәм гаҗәеп матур килеп чыкты. Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Актаныш технология техникумында экскурсиядә/На экскурсии в Актанышском технологическом техникуме. 01.11.2023

Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркемгә таныш. «Файдалы каникуллар» проекты кысаларында мәктәбебезнең IX сыйныф укучылары әлеге уку йортында экскурсиядә булып кайттылар. Аларның максаты: уку йорты белән якыннанрак танышу, һөнәр алу мөмкинлекләрен тирәннәнрәк өйрәнү иде. Егет-кызларыбызга аеруча пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерү, электрика, транспорт нокталары ошады. Кызлар кухняда аш-су белән шөгыльләнсә, егетләр остаханәдә эретеп ябыштыру эшләрен башкарып карадылар.
Актанышский технологический техникум известен как единственное в районе учебное заведение, готовящее квалифицированные кадры со средним профессиональным образованием для сельского хозяйства. В рамках проекта “Полезные каникулы " учащиеся IX класса нашей школы побывали на экскурсии в этом учебном заведении. Их целью было: поближе познакомиться с учебным заведением, глубже изучить возможности получения профессии. Особенно понравились ребятам профессии повара-кондитера, электрика, транспорта. Девушки занимались кулинарией на кухне, а парни выполнили сварочные работы в мастерской.
-
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә узды./ В Бугадинской ООШ прошло педагогическое совещание по итогам 1-й четверти. 31.10.2023

Аны мәктәп директоры В. М. Салихов ачып җибәрде. Ул укучыларның төп дәүләт имтиханына эзерлеге хакында үз фикерләрен җиткергәннән соң, укытучыларны, укучылардан имтиханга җитди караруларын таләп итүләрен сорады. Педагогик киңәшмә үз эченә күп мәсьәләләрне карауны алган иде: 1 чирек нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчеләре чыгышларын тыңлаганнан соң, аккредитация мониторингы хакында директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Т.М.Вазетдинова сүз алды. Ул шулай ук I чирек йомгакларына нәтиҗә ясады, белем сыйфатын күтәрү юллары турында да сөйләде. "Минем мәктәп" – укытучы, укучы һәм ата-ана өчен бердәм мәгълүматлар витринасы”, “ФГОС һәм ФОП буенча функциональ грамоталылыкны формалаштыру”, “Мәктәп эчендә белем сыйфатын бәяләү системасы: проблемалар һәм перспективалар” темаларына фикер алышулар узды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары И. Кирамова, укытучылар Л. Фәрдиева, Г. Галләмовалар үз фикерләрен җиткерделәр. Педсовет эшлекле узды. Нәтиҗәдә, мәктәптә укыту-тәрбия процессын камилләштерү буенча педсовет карарлары кабул ителде, 2 чиреккә планнар билгеләнде.
Его открыл директор школы В. М. Салихов. После того, как он высказал свое мнение о готовности учащихся к основному государственному экзамену, он попросил, чтобы учителя требовали учащихся серьезно отнестись к экзамену. Педагогическое совещание включало в себя рассмотрение многих вопросов: после заслушивания выступлений классных руководителей по итогам 1-й четверти, о мониторинге аккредитации рассказала заместитель директора по учебной работе Т.М. Вазетдинова. Она также подвела итоги I й четверти, рассказала о путях повышения качества образования. Были обсуждены темы: “Моя школа”- единая информационная витрина для учителя, ученика и родителей“, “ Формирование функциональной грамотности по ФГОС и ФОП", "Внутришкольная система оценки качества образования: проблемы и перспективы”. Заместитель директора по воспитательной работе И. Кирамова, учителя Л. Фардиева, Г. Галлямова высказали свое мнение. Педсовет прошел плодотворно. В результате были приняты решения педсовета по совершенствованию учебно-воспитательного процесса в школе, намечены планы на 2 четверти.
-
Шагыйрьләр дә дан җырлаган.../ Поэты воспевали славу... 26.10.2023

Укытучылар турында бик күп шигырьләр һәм җырлар язылган. Безнең көннәрдә укытучының роле һәм хезмәте беркайчан да булмаганча зур һәм авыр. Укытучы – ул безнең икенче әниебез. Әни кеше баласына беркайчан да начарлык теләми, ялгышлардан сакларга тырыша. Укытучы да шулай, үз укучысының тормышта югалып калмавын, һәрвакыт алга баруын тели. Безнең мәктәп китапханәсе һәм сыйныф җитәкчеләре «Шагыйрьләр дә дан җырлаган»исемле чара әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чарада катнашучылар Некрасов, Р.Рождественскийның шигырьләрен, Ю. Яковлевның «Укытучы» хикәясеннән өзекләр, шулай ук әниләребезгә, туган илгә багышланган шигырьләр укыдылар.
Об учителях написано много стихов и песен. В наши дни роль и труд учителя как никогда велики и трудны. Мама...Учитель... Эти два слова всегда живут рядом. Мать никогда не желает плохого своему ребенку. Так и учитель хочет, чтобы его ученик не терялся в жизни, старается уберечь его от ошибок Наша школьная библиотека и классные руководители подготовили и провели мероприятие «Поэты воспевали славу». Имеются писатели и поэты, кто проводил свое время не только над рукописями, но и у школьной доски. Это: И.А. Крылов, В.А. Жуковский, Н.В. Гоголь, Л.Н. Толстой, П. Бажов. А в этот день, участниками литературной гостиной были прочитаны стихи Н. Некрасова, Р. Рождественского, отрывки из рассказа Ю. Яковлева «Учитель», воспевающие благородный труд учителя, также читались стихи, посвященные матерям, Родине.
-
Балалар бакчасы тарихының битләре... 24.10.2023

Балалар бакчасы район иҗади һәм проект эшләре конкурсында катнашып 2 нче урынга лаек булды.
-
Куркынычсыз юл/ Безопасные дороги 23.10.2023

Без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл – бер –берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм каядыр ашыгучы җәяүлеләр. Юлларда аварияләр кемнең дә булса юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәмәвеннән килә. Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү – һәркемнең бурычы. Шуның өчен мәктәбебез укучылары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп, "Куркынычсыз юл" Бөтенроссия интернет олимпиадасында бердәм катнаштылар.
Мы не можем жить без дорог. Даже если мы собираемся в путешествие и планируем встретиться с друзьями, нам приходится идти по дорогам. А дорога – это поток машин, обгоняющих друг друга, и спешащих куда –то пешеходов. Аварии на дорогах происходят из-за неправильного соблюдения кем-либо правил дорожного движения. Поэтому знание правил дорожного движения и их соблюдение – обязанность каждого. Поэтому, ученики нашей школы изучили правила дорожного движения, участвовали в интернет олимпиаде "Безопасные дороги".













