Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Библиографик дәрес 21.02.2025

21 нче февраль — һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
Шул уңайдан мәктәбебез китапханәчесе Фазуллина Гөлшат Хавил кызы 3 класс укучылары белән "Сөйлим туган телемдә" темасына библиографик дәрес уткәрде. Туган телгә багышланган шигырьләр укылды, рәсемнәрдә артык предметлар табылды, кызыклы табышмакларга җавап эзләнелде, татар халкының мәкальләрен искә төшерде. Библиографик дәрес Туган тел җыры белән тәмамланды.
Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел – татар теле иң мөһим урыннарның берсен алып тора. -
Китапханәчеләр семинары 14.02.2025

13 февраль көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә район китапханәчеләренең семинары узды. Чараның төп кунагы – шагыйрә Лилия Гыйлем үзенең яңадан-яңа шигырьләре белән таныштырды. Семинар түгәрәк өстәл артындагы киңәшмә белән тәмамланды.Әлеге семинарда мәктәп китапханәчесе Фазуллина Г.Х. катнашты.
-
Неделя русского языка 13.02.2025

С 10 по 15 февраля учащиеся начальной школы приняли активное участие в предметной неделе русского языка и литературы.
-
"Тархан" Республика конкурсы 13.02.2025

"Тархан" Республика конкурсында 10нчы класс укучылары Мирзаянова Камилә, Харитонова Алинә уңышлы чыгыш ясадылар. Харитонова Алинә 2нче турга үтте. Укучыларны, аларны бәйгегә әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшаеховнага рәхмәт! Афәрин!
-
Таныш булыгыз- яңа китаплар! 12.02.2025

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы.
Мәктәп китапханәсендә китап сөючеләргә яңа китаплар тәкъдим итү максатыннан ”Яңа китап-яңа дус” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм укучыларга тәкъдим ителә. Рәхим итегез!
-
Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабы нәтиҗәсе билгеле 11.02.2025

Биология фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында мәктәбебезнең 10 класс укучысы Закирова Эльвина призер булды! Эльвинаны һәм укытучысы Вагизова Алсу Мирзаян кызын котлыйбыз!!! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге 10.02.2025

7-8 нче февраль көннәрендә Норлат шәһәрендә узган Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә укучыбыз Хөснетдинов Рөстәм 3 урынны яулады!
Котлыйбыз!!! -
Республикакүләм көрәш турниры 08.02.2025

6 февраль көнне Сарман шәһәрендә СССРның спорт остасы Нәҗип Гәрәев истәлегенә Республикакүләм көрәш турниры узды, 15 көрәшчедән торган командабыз бик яхшы чыгыш ясады һәм Актаныш районы командасы лаеклы 1 урынны яулады!
Кашаров Айрат, Фазуллин Данияр - 1 нче
Салихов Фаяз, Шәмсиев Ильяс - 2 нче
Хаҗипов Зиннур, Хөҗҗәтов Рамазан - 3 нче урыннарны алдылар.
Көрәшчеләрне һәм аларның тренерлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улын чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез! -
"Тату сыйныф серләре" 05.02.2025

Мәктәбебезнең 5нче сыйныф укучылары, әти-әниләре, сыйныф җитәкчесе Шарифуллина А.В. "Тату сыйныф серләре-2025" республикакүләм конкурсының район этабында катнаштылар. Катнашучыларга зур рәхмәт!
-
Әлифба бәйрәме 04.02.2025

4 февраль көнне Пучы мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме узды. Укучылар үзләренең беренче китаплары белән саубуллаштылар. Чарада әти-әниләре балалары өчен сөенеп утырды. Алар өчен бу көн мәңге истә калырлык чын бәйрәм булды. Укучыларга уңышлар теләп калабыз!
Әлифба, әлифба,
Син минем юл башым,
Син белем илендә
Иң якты кояшым.







