Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы 10.03.2025

Татар әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 11 нче класс укучысы Ганиева Адилә уңышлы чыгыш ясап, призер булды. Адиләне, укытучысы Гөлназ Кашаф кызын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Республика олимпиадасының йомгаклау этабы 05.03.2025

Татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 5 нче класс укучысы Фәтхетдинова Нәзилә, 6 нчы класс укучысы Гыйльфанова Гөлназ, 10 нчы класс укучысы Закирова Эльвина уңышлы чыгыш ясап, призер булдылар. Укучыларны, укытучылары Гөлназ Кашаф кызын зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Ибраһим Хәлфин исемендәге конференция
04.03.2025
Ибраһим Хәлфин исемендәге республика фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлшат Әхмәтшәех кызы җиңүче булды. Гөлшат Әхмәтшәех кызын зур уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Татарстан беренчелеге 28.02.2025

25-27 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйге РСФСРның спорт остасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Р.Я.Мөхәммәтшин истәлегенә "Ялкын" журналы призларына үткәрелде.
Бу мәртәбәле турнирда "Татарча көрәш" түгәрәгендә шөгыльләнүче Кашапов Айрат 60 кг үлчәүдә 1 урын яулап "Татарстан чемпионы" исемен алуга иреште. Шулай ук, Рузибоев Тимур 55 кг үлчәүдә 3 урынны яулады! Айратны,Тимурны һәм остазы Әнис Мөхәммәтнур улын ихлас котлыйбыз. Айратка Рәсәй чемпионатында да зур җиңүләр теләп калабыз! -
"Ел сыйныф җитәкчесе" 26.02.2025

"Ел сыйныф җитәкчесе" һөнәри бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, 11нче сыйныф җитәкчесе Нуртдинова Резеда Загировна 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз! Резеда Загировнага зона этабында да уңышлар теләп калабыз.
-
Йолдызлык-2025 25.02.2025

24 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында XXV «Созвездие-Йолдызлык-2025» ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең гала - концерты узды. Мәктәбебез укучылары ныклы әзерлек белән катнашып, 2нче урынга ия булдылар. Котлыйбыз!
-
Сетевая акция "Читаем о блокаде" 24.02.2025

В преддверии 80-летия Победы в Великой Отечественной войне ученики 3 класса Гиздуллин Йосыф и Фархутдинов Камиль приняли участие в VI Международной сетевой акции «Читаем о блокаде».
-
Спорт яңалыклары 24.02.2025

Кукмара районы Вахит авылында “Вахит” хуҗалыгы призына республика турниры үтте. Арча, Актаныш, Яшел Үзән, Саба, Балтач, Кукмара районнарыннан, Казаннан килгән 2011 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында 10 үлчәү авырлыгында үткән бәйгедә 95 көрәшче катнашты. Бу ярышта призлы урыннар алучы укучыларыбыз:
Фазуллин Данияр - 2 урын
Шәйхетдинов Сәид - 3 урын
Котлыйбыз!!! Тренерлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. -
Региональный этап Всероссийской олимпиады 24.02.2025

В региональном этапе Всероссийской олимпиады по русской литературе ученица 8А класса Хабутдинова Зухра стала призером! Учитель Хоснетдинова Рузана Робертовна. Поздравляем!
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2025

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Шул уңайдан башлангыч классларда "Ягез әле, егетләр!" спорт ярышы узды.







