Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
«Дневник безопасности школьника»/ «Укучының иминлек көндәлеге» 09.10.2025

6 октября 2025 года ученики 5 класса нашей школы получили «Дневник безопасности школьника».
2025 нче елның 6 нчы октябре көнне мәктәбебезнең 5 класс укучыларына “Укучының иминлек көндәлекләре” тапшырылды.
-
Яшь юл инспекторлары 02.10.2025

Мәктәбебез укучылары, яшь юл инспекторлары Вахитова Зәлинә Назыйф кызы, Фатхетдинова Регина Ринат кызы җитәкчелегендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында җирлегебездә урнашкан Картлар һәм инвалидлар йортына барып, җыр-биюләрен, үз куллары белән ясалган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр.
-
1нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2025

Хөрмәтле өлкәннәребез!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр. -
Ярминкә 01.10.2025

Пучы мәктәбе коллективы ярминкәдә.
-
Китапханә яңалыклары 29.09.2025

Кадерле укучылар! Китапханә фонды яңа китаплар белән тулыландырылды. Китаплар белән танышу өчен китапханәгә рәхим итегез!
-
Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль 27.09.2025

Пучы мәктәбенең "Шатлык" бию ансамбле Казан шәһәрендә узган Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурсында катнашып кайтты.
-
Минтимер Шәймиев кубогына багышланган яшьләр арасында республикакүләм көрәш ярышы 27.09.2025

Көрәшче егетләребез Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына багышланган турнирда катнаштылар.
-
«Герои России - связь времен» 25.09.2025

В Поисевской школе стартовал проект- "Герои России- связь времен" разработанному участником кадрового резерва Раиси Республики Татарстан М.А.Шараповым. Ученики во время занятий "Разговоры о важном" смотрели видеоролики о героях России.
-
Милләтләр кроссы-2025 22.09.2025

Мәктәбебез укучылары Бөтенрәсәй күләмендә узган “Милләтләр кроссы-2025” катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 09.09.2025

9 сентябрь көнне Пучы мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Уку-укыту һәм тәрбия эшләренә нәтижә ясалды. Актаныш юл хәрәкәте иминлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы, өлкән инспектор Артур Фавазит улы чыгыш ясадылар. Ата – аналар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.







