Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Татарстан беренчелеге 28.02.2025

25-27 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйге РСФСРның спорт остасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Р.Я.Мөхәммәтшин истәлегенә "Ялкын" журналы призларына үткәрелде.
Бу мәртәбәле турнирда "Татарча көрәш" түгәрәгендә шөгыльләнүче Кашапов Айрат 60 кг үлчәүдә 1 урын яулап "Татарстан чемпионы" исемен алуга иреште. Шулай ук, Рузибоев Тимур 55 кг үлчәүдә 3 урынны яулады! Айратны,Тимурны һәм остазы Әнис Мөхәммәтнур улын ихлас котлыйбыз. Айратка Рәсәй чемпионатында да зур җиңүләр теләп калабыз! -
"Ел сыйныф җитәкчесе" 26.02.2025

"Ел сыйныф җитәкчесе" һөнәри бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, 11нче сыйныф җитәкчесе Нуртдинова Резеда Загировна 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз! Резеда Загировнага зона этабында да уңышлар теләп калабыз.
-
Йолдызлык-2025 25.02.2025

24 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында XXV «Созвездие-Йолдызлык-2025» ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең гала - концерты узды. Мәктәбебез укучылары ныклы әзерлек белән катнашып, 2нче урынга ия булдылар. Котлыйбыз!
-
Сетевая акция "Читаем о блокаде" 24.02.2025

В преддверии 80-летия Победы в Великой Отечественной войне ученики 3 класса Гиздуллин Йосыф и Фархутдинов Камиль приняли участие в VI Международной сетевой акции «Читаем о блокаде».
-
Спорт яңалыклары 24.02.2025

Кукмара районы Вахит авылында “Вахит” хуҗалыгы призына республика турниры үтте. Арча, Актаныш, Яшел Үзән, Саба, Балтач, Кукмара районнарыннан, Казаннан килгән 2011 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында 10 үлчәү авырлыгында үткән бәйгедә 95 көрәшче катнашты. Бу ярышта призлы урыннар алучы укучыларыбыз:
Фазуллин Данияр - 2 урын
Шәйхетдинов Сәид - 3 урын
Котлыйбыз!!! Тренерлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. -
Региональный этап Всероссийской олимпиады 24.02.2025

В региональном этапе Всероссийской олимпиады по русской литературе ученица 8А класса Хабутдинова Зухра стала призером! Учитель Хоснетдинова Рузана Робертовна. Поздравляем!
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2025

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Шул уңайдан башлангыч классларда "Ягез әле, егетләр!" спорт ярышы узды.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2025

21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне, кече халыкларның телләрен саклауның мөһимлеген ассызыклый. Теләсә кайсы халыкның теле-этнос һәм мәдәният турындагы иң кыйммәтле мәгълүматның уникаль саклагычы, иҗади фикер продукты һәм үз-үзеңне идентификацияләүнең төп коралы. Бөтен дөньяда 7000нән артык тел бар, аларның 40% тан артыгы юкка чыгу алдында тора.
Бәйрәм уңаеннан Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Г.К. укучылар өчен викторина форматында чара оештырды. Укучылар кызыклы биремнәрне үтәделәр һәм белемнәрен тикшерделәр .
-
Туган якны өйрәнүчеләрнең төбәкара фәнни-гамәли конференциясе 21.02.2025

Бүген Актанышта туган якны өйрәнүчеләрнең төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең темасы: Көнчыгыш Кама аръягында туган якны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре һәм мәктәптә туган як тарихын өйрәнүне үстерү. Чара Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланган. Әлеге чарада мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәрипова Г.Ә. да катнашты.
-
Урок мужества 21.02.2025

В преддверии Дня Защитника Отечества в школе состоялся урок мужества «Герои рядом». На уроке обсуждались важные темы, связанные с защитниками Отечества и историей Российской Армии. Учащиеся узнали о том, какие ценности и качества характеризуют русского воина, а также о том, как эти ценности изменялись на протяжении времени. Учитель акцентировал внимание на том, что несмотря на изменения, патриотизм, мужество и готовность защищать свою Родину остаются неотъемлемой частью жизни каждого истинного защитника.
В конце урока учащиеся подвели итог: сегодня Российская Армия с честью выполняет свою миссию в ходе специальной военной операции. Наша армия является гарантом возможности для каждого гражданина России жить в соответствии с традиционными духовно-нравственными ценностями, которые исторически сделали нашу страну сильной, мирной и свободной.
Урок мужества стал не только возможностью почтить память тех, кто защищал Родину, но и осознать важность необходимости сохранения мира и независимости нашей страны.Урок мужества провел учитель ОБЗР Галиуллин Алмаз Назимович.







