Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Республиканская благотворительная акция «Подари книге вторую жизнь»/«Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе 09.09.2025

С 8 сентября по 31 октября 2025 года проводится Республиканская благотворительная акция «Подари книге вторую жизнь».Участвовать в акции могут школьники, их родители и все желающие жители Республики Татарстана, а также организации. Участие в акции осуществляется на добровольной основе.
2025 елның 8 сентябреннән 31 октябренә кадәр «Китапка икенче тормыш бүләк ит»республика хәйрия акциясе үткәрелә. Акциядә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм Татарстан Республикасында яшәүче барлык теләүчеләр, шулай ук оешмалар катнаша ала. Акциядә катнашу ирекле нигездә башкарыла.
-
Белем бәйрәме 01.09.2025

Бүген барлык мәктәпләрдә яңа уку елы традицион "Белем бәйрәме" белән башланып китте. Пучы мәктәбенә 1нче класска 19 укучы укырга керде,11нче класста 10 укучы өчен җаваплы уку елы башланды. Хөрмәтле укытучыларыбыз,кадерле балалар,әти-әниләр,сезне яңа уку елы белән тәбрик итәбез, укучыларга тырышлык,үҗәтлек, укытучыларга көч, яңа идеялар, зур уңышлар теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, яңа уку елын башлыйбыз! Бәйрәм белән!
-
Нур Баян исемендәге иҗат фестивале Гран-приена Пучы мәктәбе укучысы лаек булды 16.05.2025

15 нче май көнне Нур Баян исемендәге иҗат фестивале «Халкым өчен тугры калырмын...» районкүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Гран-прига күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе, мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Ләйлә Нуриева лаек булды (Җитәкчесе Муллагалиева Гөлназ Кашыф кызы). Ләйләне һәм Гөлназ Кашаф кызын уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Рус теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәсе 15.05.2025

Рус теле фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 9Б класс укучысы Шакирова Әминә призёр булды! Әминәне, укытучысы Ангелина Вячеслав кызын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Нур Баян безнең күңелләрдә 06.05.2025

5 май көнне 3 класс укучылары белән мәктәп китапханәчесе, Фазуллана Гөлшат Хавил кызы, "Нур Баян безнең күңелләрдә" исеме астында китапханә дәресе үткәрде. Укучылар Нур Баянның тормыш юлы белән таныштылар, иҗатына күзәтү һәм шигырьләренә рәсем ясадылар.
-
Китапханә яңалыклары 05.05.2025

Мәктәп китапханәсендә Нур Баянның тууына 120ел тулу уңаеннан "Онытылмас яшьлек" исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез!
Баянов Нур Галим улы (1905–1945) – күренекле татар шагыйре. Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. Казанның хәрби мәктәбен тәмамлагач, журналистика белән шөгыльләнә һәм шигырьләр яза башлый. Аның шигъри әсәрләрендә Ватанының киләчәге өчен кайгырганлыгы сизелеп тора. Бөек Ватан сугышы башлангач, Нур Баян беренчеләрдән булып фронтка китә.
Ул полк партия оешмасының сәркәтибе, дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында фронтның алгы сызыгында хезмәт итә, сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Сугыш шартларында да Нур Баян әдәби иҗат эшен туктатмый, ватандарлык хисләре белән сугарылган шигырьләрен яза («Өч бөркет» җыентыгы, 1942), поэма һәм либретто язуын дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә подполковник, шагыйрь Нур Баян дошман пулясыннан һәлак була.
-
Региональный фотоконкурс "Удивительный мир птиц" 30.04.2025

Ученики 3 класса нашей школы активно приняли участие в региональном фотоконкурсе "Удивительный мир птиц".
-
"Сөйгән халкым өчен барысы да..." 29.04.2025

Бүген Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Нур Баянның тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән "Сөйгән халкым өчен барысы да..." дип исемләнгән бик матур чара узды.
-
Мәктәбебез укучысы – Гран-при иясе! 25.04.2025

Пучы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Айзат кызы Нуриева «Илһам» Бөтенроссия конкурсында искиткеч җиңү - Гран-при яулады!
Бу уңыш- аның таланты, хезмәт сөючәнлеге һәм илһам нәтиҗәсе. Без укучыбыз белән горурланабыз һәм аңа яңа иҗади югарылыклар телибез!
Укытучысы Гөлназ Кәшаф кызы Муллагалиевага аерым рәхмәт, ул Ләйләнең сәләтен ачарга булыша, һәрвакыт янәшәдә булып теләктәшлек күрсәтә торган искиткеч зыялы остаз.
Җиңүегез белән ихластан котлыйбыз!
-
Региональный "Тукаевский диктант" 24.04.2025

Педагог-библиотекарь нашей школы Фазуллина Гульшат Хавиловна прошла региональную просветительскую акцию "Тукаевский диктант".







