Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
XXIIнче республикакүләм фәнни-гамәли конференция 23.11.2024

Бүген башкалабызда Л.Н. Толстой исемендәге XXIIнче республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Биредә мәктәбебезнең 10 класс укучысы Гильмуллина Адилә катнашып 2 нче дәрәҗә диплом иясе булды, укытучысы Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Биология фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 22.11.2024

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. 20 ноябрьдә биология фәненнән олимпиада үткәрелде, нәтиҗәләре буенча 10 класс укучысы Закирова Эльвина призёр булды. Укытучысы Вагизова Алсу Мирзаян кызы. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Экологиядән олимпиада нәтиҗәләре 21.11.2024

Экология фәненнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып мәктәбебезнең 8 класс укучысы Тимерова Әминә призер булды. Укытучысы Вагизова Алсу Мирзаян кызы. Афәрин! Котлыйбыз!!!
-
Республика конкурсына йомгак ясалды 18.11.2024

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары һәм аларның җитәкчеләре арасында үткәрелгән республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурска 43 муниципаль районнан 56 эш тапшырылган иде. Пучы мәктәбенең "Бөркет" ЮИД отряды Татарстанның иң яхшы ун отряды исемлегенә керде. Әлеге уңайдан Пучы мәктәбе укучыларын һәм ЮИД отряды җитәкчесе Зәлинә Назиф кызын уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да шушы биеклектән төшмичә яңадан яңа уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Итоги олимпиады по русской литературе 16.11.2024

Поздравляем призёра муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по русской литературе ученицу 8А класса Хабутдинову Зухру, учитель -Хоснетдинова Рузана Робертовна.
-
Инглиз теленнән олимпиада нәтиҗәләре 14.11.2024

Инглиз теленнән Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган фән олимпиадасының муниципаль этабында катнашып 2 укучыбыз призёр булды: Сарварова Лилиана (6А кл) – укытучысы Гараева Ралина Хамзануровна, Амиров Самат (5 кл) – укытучысы Нуртдинова Резеда Загировна. Укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе 13.11.2024

8-10 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан язучылар берлеге республикакүләм «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесен оештырды.
Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 10 нчы класс укучысы Нуриева Ләйлә Айзат кызы "Поэзия" номинациясендә 1 нче урын яулады. Ләйләне, укытучысы Гөлназ Кашаф кызын уңышлары белән котлыйбыз.
-
«Татарча диктант – 2024» 12.11.2024

Пучы мәктәбе укытучылары һәм укучылары «Татарча диктант – 2024» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, татар телен яратучыларны берләштерүгә юнәлтелгән. Диктант өчен язучы Ш.Камалның «Матур туганда» повестеннән өзек сайланды. Диктантның текстын мәктәбебезнең татар теле укытучысы Гөлназ Муллагалиева укыды.
-
«Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе нәтиҗәсе 12.11.2024

Татарстанда инде менә берничә ел рәттән "Китапка икенче тормыш бүләк ит" хәйрия акциясе үткәрелә.Пучы мәктәбе укучылары һәм укытучылары да бу акцияга теләп кушылды. Быелгы уку елында да акция ярдәме белән мәктәп китапханәсе 80 данә матур әдәбиятка тулыланды. Акциядә катнашучыларга оештыру комитеты тарафыннан грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
1-4 класс укучылары арасында:
1 урын- Галиев Марат (4 кл.),
2 урын- Шәмсиева Гүзәл (3 кл.),
3 урын- Макарова Аделина (3 кл.)
5-7 класс укучылары арасында:
1 урын- Газизов Няиз (7Б кл.),
2 урын- Мухаметов Раил(5 кл.), Вазиев Адель, Мирзаянова Әминә (6А кл.), Фазуллина Данияр(7Б кл.),
3 урын- Загртдинов Айзат(7Б кл.),
8-11 класс укучылары арасында:
1 урын- Гимранова Ләйсән(10 кл.),
2 урын- Әбүбәкиров Таһир (8А кл.),
3 урын- Вагизов Ильвир (9А кл.).
Акция икенче уку елында да дәвам итәчәк. Анда мәктәп укучылары, укытучылары, ата-аналар-теләгән һәркем катнаша ала. Әгәр өегездә укылган китаплар - мәктәп программасы буенча әдәбият, төрле энциклопедия, дәреслекләр бар икән, аларның барысын да мәктәпкә бүләк итә аласыз. Китаплар яхшы хәлдә булырга тиеш. Мәктәп китапханәсе аларны бик теләп кабул итәчәк, ә сезнең китапларыгыз укучыларга файда китерәчәк. Акциядә катнашу ирекле. Анда мәктәп укучылары гына түгел, теләгән барлык кеше, шул исәптән оешмалар да катнаша ала. Үзегезнең элеккеге мәктәбегезгә бүләк ясарга теләсәгез, аны рәхмәт әйтеп кабул итәчәкләр.
-
Спорт яңалыклары 11.11.2024

Азнакайда Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары узды.
Әлеге ярышта укучыларыбыз Салихов Фаяз - 2 нче, Шәйхетдинов Сәид, Шәмсиев Ильяс, Фазуллин Данияр - 3 нче урыннарны яуладылар.
Котлыйбыз!!!







