Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Педагог-китапханәчеләр семинары 09.11.2024

8нче ноябрь көнне Актанышның 1нче мәктәбендә «Мәгариф системасын үстерүдә мәктәп китапханәсенең эшчәнлеге» темасына район мәктәп китапханәчеләренең семинары узды. Семинар килгән кунакларны каршы алу, чал тарихлы мәктәп тарихы белән таныштыру белән башланып китте.
Мәктәп китапханәчеләре көне уңаеннан, укучылар тарафыннан музыкаль бәйрәм котлавы да чарага ямь өстәде. Мәктәп китапханәчесе Хисамова Нурсия Мулланур кызы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинар эчтәлекле һәм эшлекле оештырылган иде. Әлеге чарада мәктәбебезнең педагог-китапханәчесе Фазуллина Гөлшат Хавил кызы катнашты.
-
"Китап укучы гаилә – китап укучы ил" 08.11.2024

Пучы мәктәбенең директор киңәшчесе Сарварова Чулпан Мирзашариповна «Китап укучы гаилә – китап укучы ил» исемле республика конкурсының муниципаль этабында катнашып, «Әнинең (әтинең) үз баласы өчен язылган иң яхшы әсәре” номинациясендә катнашып III урынга ия булды. Котлыйбыз!
-
“Мин – укытучы” бәйгесе 05.11.2024

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Мин – укытучы” бәйгесен игълан иткән иде. Мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы әлеге бәйгедә катнашып сертификатка ия булды. Котлыйбыз!
-
“Иң яхшы мәктәп китапханәчесе - 2024” 24.10.2024

Мәктәбебез китапханәчесе Гөлшат Хавиловна “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе - 2024” республикакүләм бәйгесенең район этабында III урынга ия булды. Котлыйбыз!
-
Республиканский семинар 21.10.2024

Бүген, 21нче октябрь көнне, Яр Чаллы шәһәренең 56нчы санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Функциональ грамоталылыкны үстерүдә педагогларның һәнәри компетенциясен күтәрү буенча методик эшнең уңышлы практикалары" темасы астында Республика семинары узды. Семинарда укучыларда функциональ грамоталылыкның һәр төрен үстерүгә юнәлтелгән ачык дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек, мастер-класслар каралды, чыгышлар тыңланды. Чара эчтәлекле һәм эшлекле булды, әлеге семинарда мәктәбебез завучы Нуртдинова Резеда Загировна катнашты.
Сегодня, 21 октября, в средней общеобразовательной школе № 56 г. Набережные Челны прошел Республиканский семинар "Успешные практики методической работы по повышению профессиональной компетенции педагогов в развитии функциональной грамотности". На семинаре были рассмотрены открытые уроки, внеурочная деятельность, мастер-классы, слушались выступления учащихся, направленные на развитие каждого вида функциональной грамотности. Мероприятие было насыщенным и деловым, на семинаре приняла участие завуч нашей школы Нуртдинова Резеда Загировна.
-
«Көмеш кыңгырау» газетасында укучыларның иҗаты 21.10.2024

"Көмеш кыңгырау" газетасының 41нче санында 7а классы укучылары Элина Закированың "Рәхмәт!", Илмир Дәүләтовның "Һәрчак янымда" шигырьләре басылып чыкты. Укытучылары Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Афәрин! Укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Регионара семинар 17.10.2024

Заманча укытучы - ул тикшеренүче, педагог, тәрбияче. Һәм иң элек, педагогик культурасы югары булган кеше. Шундый девиз астында 16 октябрьдә «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә регионара семинар узды. Әлеге чарада мәктәбебезнең башлангыч класс укытучысы Акмалова Айзирә Хәбип кызы катнашты.
-
Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" Республикакүләм иҗат фестивале 16.10.2024

Мәктәбебезнең 6 класс укучысы, Заманова Рузия, Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" Республикакүләм иҗат фестивалендә 3 нче урын яулады.
Фәтхетдинова Нәзилә (5 кл.),Кашапова Зилә (5кл.) ,Салихов Фаил (7кл.) ,Закирова Эльвина(10 кл.) ,Имамова Энҗе (11кл.) кызыксындыру бүләгенә ия булдылар. Укытучылары Муллагалиева Голназ Кашаф кызы, котлыйбыз!!! -
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм 15.10.2024

Мәктәбебез укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм җыю акциясенә кушылды.
-
Профориентация 11.10.2024

"Россия- мои горизонты" дәресләре кысаларында профориентация юнәлеше буенча Пучы мәктәбенең 7А сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы) АРЭСта экскурсиядә булды. Укучыларга энергетиклар хезмәте турында бик тә эчтәлекле, кызыклы очрашу үткәрделәр. Укучыларга мондый дәрес бик тә ошады.







