Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сегодня стартовала ВПР по русскому языку 20.04.2026

Ежегодно весной обучающиеся по всей России пишут ВПР.
Всероссийские проверочные работы — это итоговые контрольные работы для школьников (4–8 и 10 классов) по отдельным предметам, проводимые по единым материалам по всей России для оценки качества образования. Они не являются госэкзаменом, но проверяют соответствие знаний ФГОС
Сегодня в МБОУ «Поисевская СОШ» проходит ВПР по русскому языку. Основные особенности: сохранение структуры, ориентация на работу с текстом, орфографические и пунктуационные навыки. Желаем всем ребятам удачи! -
«Ата-аналар — иминлек өчен» 18.04.2026

Саба районында «Ата-аналар — иминлек өчен» конкурсына йомгак ясалды! Бу юлы бәйгедә гади генә укучылар түгел, ә гаилә командалары — ата-аналар һәм балалар бергә катнашты. Финалда безнең мәктәп командасы катнашып 3 урынга лаек булды. Афәрин! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Көмеш кыңгырау" дусларын чакыра" 18.04.2026

Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш лицеенда "Көмеш кыңгырау" дусларын чакыра" дип исемләнгән Ш. Галиев исемендәге премия тапшыру тантанасында Пучы урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хәйдәрова Азалия "Яшь шагыйрь" номинациясендә җиңүче Дипломына; Гөлназ Кашаф кызы «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хатына ия булды. Чын кунелдэн котлыйбыз, молодцы!
-
Актаныш районы башлыгы призына татарча көрәш ярышы 17.04.2026

16 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында Актаныш районы башлыгы призына татарча көрәш ярышлары узды. Мәктәп укучыларыннан торган "Нур Баян" командасы 1 нче урын яулады.
Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясадылар:1 нче урын -
Шәйхетдинов Сәид,
Хөснетдинов Рөстәм,
Шәмсиев Ильяс;2 нче урын -
Хәбибуллин Нурислам,
Гарфиев Данил,
Насыйров Нияз,
Фазуллин Данияр;3 нче урын -
Шәмсиев Әскар,
Салихов Рамазан,
Гарфиев Айназ,
Рузибоев Тимур.Гимранов Рөстәм махсус бүләккә ия булды. Молодцы!
-
"Әбиемнең серле сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?" II Республикакүләм иҗади конкурсы узды. 09.04.2026

Бүген Менделеев шәһәрендә "Әбиемнең серле сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?" II Республикакүләм иҗади конкурсы узды.
11 нче класс укучысы Нуриева Ләйлә (укытучысы Гөлназ Муллагалиева) 2 нче дәрәҗә Дипломга, 7 нче класс укучысы Сабиров Ильяс (укытучысы Фәния Галимуллина), 6 нчы класс укучысы Фәтхетдинова Нәзилә (укытучысы Гөлназ Муллагалиева) катнашучы таныклыгына һәм бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз! -
"Тукайлы балачак" 01.04.2026

1нче апрельдән Пучы мәктәбе китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә укучыларга тәкъдим ителә. Рәхим итегез!
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! -
"Болытлардан югарырак"Халыкара конкурсы 07.03.2026

"Болытлардан югарырак" Халыкара конкурсының хореография-соло номинациясында Фатхетдинова Нурзилә 2нче дәрәҗә лауреат,
Фатхетдинова Нәзилә 1нче дәрәҗә лауреат булдылар. Укучыларны, җитәкчеләре Регина Ринат кызын чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин! -
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең район этабы җиңүчеләре. 04.03.2026

3 март көнне Актаныш мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2026" эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең гала - концерты узды. Мәктәбебез укучылары ныклы әзерлек белән катнашып, лаеклы 1нче урынга ия булдылар. Котлыйбыз!
-
«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы 19.02.2026

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсында 11енче класс укучылары Мирзаянова Камилә, Харитонова Алинә уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларны, аларны бәйгегә әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшаеховнага рәхмәт! Афәрин!
-
"Добрые дела Тимуревцев" бәйгесе 19.02.2026

“Нур Баян” исемендәге балалар оешмасының 6 класс укучыларыннан торган Тимурчылар отряды район күләмендә үткән "Добрые дела Тимуревцев" бәйгесендә 2 нче урын алдылр. Укучыларны, җитәкчеләре Регина Ринат кызын чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!







