Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Татар әдәбиятыннан одимпиада нәтиҗәләре 17.12.2024
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. 13 декабрь көнне татар әдәбиятыннан олимпиада үткәрелде, нәтиҗәләре буенча безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Хәбетдинова Зөһрә призёр, 11 класс укучысы Ганиева Адилә җиңүче булдылар. Укытучылары Гөлназ Кашафовна һәм Фәния Хаҗиповна. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Спорт яңалыклары 16.12.2024
14 нче декабрь көнне Тукай районының Түбән Суыксу авылындагы «Алга» спорткомплексында көрәш буенча Татарстан һәм РСФСР чемпионы Раббани Шәрипов истәлегенә балалар арасында көрәш турниры үтте.
Ярышта республиканың 8 районыннан 100 дән артык яшь спортчылар бил алышты. Командабыз егетләре әлеге ярышта бик лаеклы чыгыш ясадылар һәм 1 урын яуладылар!!!
Хөснетдинов Рөстәм - 1 урын
Фазуллин Данияр - 1 урын
Шәмсиев Ильяс - 1 урын
Шәйхетдинов Сәид - 3 урын
Сабитов Зиннур - 3 урын
Кашапов Айрат - 3 урын
Мухаметов Рәзил - 3 урын
Молодцы!!! Котлыйбыз!!! -
Күңелемдә шигырь туды 16.12.2024
"Көмеш кыңгырау" газетасының 49 нчы санында мәктәбебез укучылары Аяз Фәтхуллин (5кл.)"Мәктәбем", Тимур Велиханов(6А кл.)"Дуслар", Фаил Салихов(7Акл.) "Озак та тормас..., Фидан Галиәхмәтов(6А кл.) "Көчле без" шигърләре басылып чыкты. Укытучылары Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Афәрин! Укучыларга алда да иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 13.12.2024
11 декабрь көнне татар теленнән республика мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы узды. 5-11 класслар арасында призерлар: Кашапова Зилә95кл.), Фәтхетдинова Нәзилә (5кл.), Салихова Динә (6 кл.)- җиңүче, Гильфанова Гөлназ(6кл.), Закирова Элина (7кл.), Шагалиева Зәлия(7кл.), Исламова Ләйсән(8кл.), Тимерова Әминә (8кл.), Сафина Айгөл (9 кл.), Закирова Эльвина(10кл.), Закирова Эльза (11кл.)-призёрлар. Укытучылары Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева һәм Фәния Хәҗип кызы Галимуллина. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Хезмәттән олимпиада нәтиҗәләре 10.12.2024
Давлитова Мәрьям (7 кл.), Давлитова Зәмирә(9 кл.) хезмәттән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында призер булдылар. Укытучылары Зәлинә Назыйф кызы Вахитова. Котлыйбыз!
-
Математикадан олимпиада нәтиҗәләре 28.11.2024
5 класс укучысы Хоснетдинов Рөстәм математикадан Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабында призёр!!! Укытучысы Ландыш Саяф кызы Нургалиева. Котлыйбыз! Алда да уңышлар теләп калабыз!
-
Итоги олимпиады по русскому языку 28.11.2024
Поздравляем победителя и призёров муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по русскому языку:
Кашапова Зиля (5 класс) , учитель Шарифуллина Ангелина Вячеславовна;
Тимерова Амина, Исламова Ляйсан (8 класс), учитель Хоснетдинова Рузана Робертовна;
Гилмуллина Аделя (11 класс), учитель Зарипова Гульназ Амирхановна.
-
«Көмеш кыңгырау» газетасында укучыларның иҗаты 25.11.2024
"Көмеш кыңгырау" газетасының 46нчы санында 5 нче класс укучылары Азамат Мөхәмәтдиновның "Онытмамын", Зәринә Әнвәрованың "Кадерен белик", Илзирә Сәрвәрованың "Рәхмәтлемен" шигырьләре басылып чыкты. Укытучылары Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Афәрин! Укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Татар галәме 25.11.2024
«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2024 ел 23 нче ноябрь көнне басылып чыккан 46 номерлы санында безнең мәктәпнең 10класс укучысы Ләйлә Нуриеваның "Иделем акчарлагы"- гаилә исеме астында мәкаләсе басылып чыкты. Афәрин,Ләйлә!
-
XXIIнче республикакүләм фәнни-гамәли конференция 23.11.2024
Бүген башкалабызда Л.Н. Толстой исемендәге XXIIнче республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Биредә мәктәбебезнең 10 класс укучысы Гильмуллина Адилә катнашып 2 нче дәрәҗә диплом иясе булды, укытучысы Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!