Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 199 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
«Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты 08.09.2026

Пучы урта мәктәбенең 9-11 класс укучылары масштаблы акциягә — «Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктантына кушылды.
-
«Россия — Халыклар йорты» китап күргәзмәсе 08.09.2026

Россия халыкларының туган телләре көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә «Россия — Халыклар йорты» исеме астында китап күргәзмәсе ясалды һәм укучыларга тәкъдим ителә. Рәхим итегез!
-
Белем бәйрәме 01.09.2026

Бүген барлык мәктәпләрдә яңа уку елы традицион "Белем бәйрәме" белән башланып китте. Пучы мәктәбенә 1нче класска 12 укучы укырга керде,11нче класста 6 укучы өчен җаваплы уку елы башланды. Хөрмәтле укытучыларыбыз,кадерле балалар,әти-әниләр,сезне яңа уку елы белән тәбрик итәбез, укучыларга тырышлык,үҗәтлек, укытучыларга көч, яңа идеялар, зур уңышлар теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, яңа уку елын башлыйбыз! Бәйрәм белән!
-
Югары нәтиҗәләр-олы горурлык 27.06.2026

11 класс укучысы Закирова Эльвина Ильяс кызы химия фәненнән БДИ нын 100 баллга тапшырды. Эльвинаны, укытучысы Вагизова Алсу Мирзаян кызын чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Сегодня стартовала ВПР по русскому языку 20.04.2026

Ежегодно весной обучающиеся по всей России пишут ВПР.
Всероссийские проверочные работы — это итоговые контрольные работы для школьников (4–8 и 10 классов) по отдельным предметам, проводимые по единым материалам по всей России для оценки качества образования. Они не являются госэкзаменом, но проверяют соответствие знаний ФГОС
Сегодня в МБОУ «Поисевская СОШ» проходит ВПР по русскому языку. Основные особенности: сохранение структуры, ориентация на работу с текстом, орфографические и пунктуационные навыки. Желаем всем ребятам удачи! -
«Ата-аналар — иминлек өчен» 18.04.2026

Саба районында «Ата-аналар — иминлек өчен» конкурсына йомгак ясалды! Бу юлы бәйгедә гади генә укучылар түгел, ә гаилә командалары — ата-аналар һәм балалар бергә катнашты. Финалда безнең мәктәп командасы катнашып 3 урынга лаек булды. Афәрин! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Көмеш кыңгырау" дусларын чакыра" 18.04.2026

Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш лицеенда "Көмеш кыңгырау" дусларын чакыра" дип исемләнгән Ш. Галиев исемендәге премия тапшыру тантанасында Пучы урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хәйдәрова Азалия "Яшь шагыйрь" номинациясендә җиңүче Дипломына; Гөлназ Кашаф кызы «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хатына ия булды. Чын кунелдэн котлыйбыз, молодцы!
-
Актаныш районы башлыгы призына татарча көрәш ярышы 17.04.2026

16 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында Актаныш районы башлыгы призына татарча көрәш ярышлары узды. Мәктәп укучыларыннан торган "Нур Баян" командасы 1 нче урын яулады.
Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясадылар:1 нче урын -
Шәйхетдинов Сәид,
Хөснетдинов Рөстәм,
Шәмсиев Ильяс;2 нче урын -
Хәбибуллин Нурислам,
Гарфиев Данил,
Насыйров Нияз,
Фазуллин Данияр;3 нче урын -
Шәмсиев Әскар,
Салихов Рамазан,
Гарфиев Айназ,
Рузибоев Тимур.Гимранов Рөстәм махсус бүләккә ия булды. Молодцы!
-
"Әбиемнең серле сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?" II Республикакүләм иҗади конкурсы узды. 09.04.2026

Бүген Менделеев шәһәрендә "Әбиемнең серле сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?" II Республикакүләм иҗади конкурсы узды.
11 нче класс укучысы Нуриева Ләйлә (укытучысы Гөлназ Муллагалиева) 2 нче дәрәҗә Дипломга, 7 нче класс укучысы Сабиров Ильяс (укытучысы Фәния Галимуллина), 6 нчы класс укучысы Фәтхетдинова Нәзилә (укытучысы Гөлназ Муллагалиева) катнашучы таныклыгына һәм бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз! -
"Тукайлы балачак" 01.04.2026

1нче апрельдән Пучы мәктәбе китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә укучыларга тәкъдим ителә. Рәхим итегез!
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!







