Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Хуш киләсең Яңа ел! 29.12.2015

Бүген икенче кечкенәләр В, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә Чыршы бәйрәмнәре шаулап үтте. Балалар бәйрәмгә килгән пиратлардан да, Кыш бабабайны качырып тоткан Убырлылардан да курыкмадылар. Һәркемнең күңеле күтәренке иде. Яңа еллар белән барчагызны да!
-
"Сихри бәйрәм-Яңа ел!" 28.12.2015

Бүген бакчабызда беренче кечкенәләр, икенче кечкенәләр Б һәм уртанчылар төркемендә чыршы бәйрәмнәре үткәрелде. Бәйрәмгә бик күп кунаклар чакырулы иде: Кар бабай, Куян кызы, Убырлы һәм Шүрәле һәм инде ,әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы.
-
"Яңа елны көтәбез"
23.12.2015
Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Икенче кечкенәләр В төркеме балалары бик дулкынланып һәм кызыксынып әлеге бәйрәмгә әзерләнәләр. Кыш бабай белән Кар кызын зур түземсезлек белән көтәләр. Алар килүенә өйрәнгән "Кечкенә чыршы", "Чыршы янында" һ.б. җырларын төркем бүлмәсендә дә, мөзыка шөгыльләренә кергәч тә матур итеп җырларга тырышалар. Ә инде "Танеө маленьких утят" биюе аларның күңеленә бигерәк тә хуш килде.
-
Могҗизалар тулы дөнья 22.12.2015

Яңа ел... һәр кешенең күңеле ниндидер могҗиза көтә торган чор. Балаларыбызны серле кар сыннары дөньясына җәлеп итәр өчен безнең бакча коллективы бик күп көч түкте. Кар да вакытында явып, яңгыр да вакытында сибәләп торган бу көннәрдә бакчабыз территориясендә гүзәл кар сыннары безнең һәммәбезне серләр дөньясына чакыра.
-
Әкияттә кунакта 18.12.2015

Безнең балалар бакчасында ел башыннан кызыклы түгәрәкләр эшләп килә. Шуларның берсе - зурлар төркемендә рус телендә уза торган театр түгәрәге. Бүген әлеге түгәрәкнең беренче яртыеллыкка нәтиҗә буларак "Теремок" әкияте күрсәтелде. Җыр-биюгә бай булган әлеге әкият тамашачы булып кергән һәрбер баланың күңеленә хуш килде. Әлеге тамашаны карарга әти-әниләребез дә чакырулы иде.
-
Могҗиза үз кулыбызда 17.12.2015

Көтеп алган эксперимент атналыгы да килеп җитте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең тәрбияче апалары белән төрледән-төрле кызыклы һәм мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрделәр.
-
Тәҗрибәләр үткәреп сөендерәләр! 16.12.2015

Район мәгариф идарәсе тарафыннан билгеләнгән тәҗрибәләр үткәрү атналыгы безнең балалар бакчасында да актив чагылыш алды.. Һәр төркемдә тәрбияче апалар балаларына төрле мавыктыргыч тәҗрибәләр күрсәтеп балаларны сөендерәләр, кызыксындыралар.
-
Серле дә соң бу дөнья 16.12.2015

Тәҗрибәләр атналыгы уртанчылар төркеме балаларын да читләтеп үтмәде. Һава булмаса, утның сүнүе; боз белән карның тоз ярдәмендә тизерәк эрүен; мамык, таш, күмер, ком кебек чималларның кайсысы авыррак икәнен аңлау өчен тәрбияче апалары мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрде. Балалар әлеге күренешләрне зур кызыксыну белән күзәттеләр.
-
Культурно-образовательный проект "Диалог культур" 11.12.2015

Воспитатели нашего детского сада Нуриева Л.И., Гараева А.И., Шарапова Ф.Ф., Хисматуллина Л.Ф. приняли участие на конференции на базе ФГБОУ ВПО "Набережночелнинский институт социально-педагогический институт и ресурсов" по теме "Диалог культур".
-
Яңа елны көтәбез! 11.12.2015

Табигатьтә кыш ел фасылы аяк басу белән балалар да зурлар да Яңа ел бәйрәмен көтә башлый. Чөнки әлеге бәйрәм безгә матур-матур бүләкләр, яңа ел, яңа өметләр алып килә. Һәм әлеге күңелләрне күтәрә торган тантаналы хис зурлар төркеменә йөрүче балаларны да читләтеп узмады. Алар Яңа ел бәйрәменә әзерлекне инде башлап та җибәрделәр. Тәрбияче апалары Эльвира Рафис кызы белән бергәләшеп матур төсләрдән чылбыр ясадылар. Һәм әлеге чылбыр белән бүлмәләрендә чыршыны бизәп куйдылар.
Чыршыкай!
Бизәкләрең тагын да
Матурырак балкысын.
Сәйләннәрең нур сипсен,
Җем-җем утлар кабынсын!








