Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Тәрәз төбендә бакчам" 28.03.2016

Яз - бөтен җиһанның йокыдан уяну, яшәрү вакыты. Кояш үзенең җылы нурлары белән бар тереклекне иркәләп, назлап тора. Без - тәрбиячеләр дә, табигатьтәге үзгәрешләрне балалар белән даими күзәтеп, өйрәнеп барырга тырышабыз. Тәрәз төбендәге "Нәни бакчаларыбыз" тереклекнең язгы йокыдан уянуын күзәтергә ярдәм итә.
-
"Нәүрүз килә! Нәүрүз килә!"
25.03.2016
-
"Соблюдение этапности речевых навыков на занятиях русского языка" 24.03.2016

Бүген бакчабызда рус теленә өйрәтү һәм сөйләм үстерү эшчәнлеген үткәрүче тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булып үтте. Уртанчылар төркемендә рус теле тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызы, мәктәпкә әзерлек төркемендә Хакимова Рәмзилә Фидарис кызы белем бирү эшчәнлекләре үткәрделәр. Эльвира Рафис кызы район тәрбиячеләренә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә алып барылучы "Теремок" театр түгәрәге эшчәнлегеннән күңел ачу күрсәтте. Ачык чаралардан соң тәрбиячеләр эшчәнлеккә гомуми нәтиҗә ясап, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар.
-
Балаларны икетеллелеккә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле 18.03.2016

Бүген бакчабызда әлеге тема астында чираттагы педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмә кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны республикабызда дәүләт телләре булып саналган татар һәм рус теленә өйрәтү торышын чагылдыручы эшчәнлекләр каралды. УМК материалларын кулланып ясалган дидактик уеннарга күргәзмә оештырылды.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерүгә заманча якын килү
17.03.2016
Бакчабыз тәрбиячеләре Шарапова Ф.Ф., Мазнавиева М.Р., Харисова Л.М., Исламова З.З 6нчы санлы балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерүгә заманча якын килү" темасы астында үткән тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе утырышында катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
-
Туган көнең белән, Кызыл Калфак! 15.03.2016

Җир шарында "Кызыл Калфак" әкиятен белмәгән кеше юктыр ул. Ә менә шушы көннәрдә әкият кызының туган көне икәнен күпләр белмидер әле. Ә безнең бакча балалары беләләр. Алар Кызыл Калфакны котлап оештырылган интернет-конкурста катнаштылар. Шарипов Раяз (тәрбиячесе Саетова Н.Н.), Сабирова Айзирәк (Исламова З.З.), Набиев Исламның (Газизова Э.Д.) рәсемнәрен, Гимазов Илнурның (Харисова Л.М,) әнисе белән берлектә эшләгән Кызыл Калфак курчагын жюри уңышлы дип табып сертификат белән бүләкләде. Бакчабыз балаларын зур уңышлары белән, ә инде Кызыл Калфакны туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Умырзая"ның беренче бәбие!!! 11.03.2016

Бүген бакчабыз коллективында зур бәйрәм - тәрбияче Миләүшә Васил кызы икенче кабат әни булып, тормыш иптәше Ленар белән тагын бер малай алып кайттылар. Әгъләмовлар гаиләсен зур шатлыклары белән чын күңелдән бакча коллективы да тәбрик итә, сабыйның сәламәт,акыллы, иманлы булып, әти-әнисенең пар канаты астында үсүен теләп кала.
Сабыегыз тормыш яме булып,
Ай үсәсен үссен көнендә.
Нәселегезнең гореф-гадәтләрен
Саклап барсын алгы көннәргә.
Ай нурлары булса кичтән,
Таң нурыдай булсын иртәсе.
Сездә булган барлык яхшылыкны,
Буыннарга аның илтәсе.
-
Юбилеегыз белән, Нәсимә Гарифзяновна! 04.03.2016

Бүген хөрмәтле хезмәттәшебез Нәсимә Гарифзяновнаның гомер бәйрәме. Аны чын күңелдән 55 яшь тулган көне белән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарының, туганнарының күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүен теләп калабыз!!
55 яшь - әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Алгы гомер үтсен шатлыкта!!!
-
Бәйрәм белән, әниләр! 03.03.2016

Бакчабызда язның беренче бәйрәме 8 Март-Халыкара Хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм иртәләре башланып китте. Балалар үзләренең матур шигырьләре, җырлары, биюләре белән әниләрен, әбиләрен, дәү әниләрен, апаларын, сеңелләрен котлыйлар. Без дә аларның котлауларына чын күңелдән кушылабыз - ныклы сәламәтлек, бәхет, һәр башлаган эшегездә зур уңышлар теләп калабыз.
Умырзая сафлык бүләк итсен!
Яз кояшы сипсен җылылык!
Март җилләре өмет бүләк итсен
Күңелегезне назлап торырлык!
БӘЙРӘМ БЕЛӘН!!!
-
Урраааа! "Йолдызлык - 2016" кубогы "Умырзая"да!!! 02.03.2016

Ниһаять, күп кенә сайлап алу турлары үтеп, "Йолдызлык - 2016" эстрада сәнгате фестиваленең район этабы тәмамланды. Район мәдәният йорты сәхнәсе кечкенә йолдызчыклардан балкып торды. Ә бакчабыз йолдызчыклары үзләренең югары әзерлекләре, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, чын артистлар кебек оста чыгыш ясаулары белән аерылып тордылар. Аларның тырышлыгын жюри да югары бәяләде. Нәни йолдызчыкларыбызны чын күңелдән әлеге зур уңышлары белән тәбрик итәбез!








