Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Песи, песи, пескәем... 01.03.2016

Бүген бөтендөнья песиләр көне. Песи - балаларның иң яраткан йорт хайваннарының берсе. Шуңа күрә бу кызыклы датаны без читләп үтә алмадык. Кечкенәләр төркеме балалары белән мәчеләр турында кызыклы шигырьләр укып, "Песи һәм тычканнар", "Ялкау мәче" кебек хәрәкәтле уеннар уйнадык. Ә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән песиләр тормышыннан күп кенә кызыклы мәгълуматлар турында сөйләшеп әңгәмәләр оештырдык.
-
Сау бул, кыш! 29.02.2016

Үзенең кар-бураннары, салкын көннәре белән ап-ак карлы кыш айлары үтеп тә китте. Кышның соңгы көнендә бу ел фасылы турында белгәннәрен гомумиләштерү максатыннан балалар белән тематик әңгәмәләр үткәрелде. Кыш ае, кышкы уеннар турында яттан өйрәнгән шигырьләр янә бер тапкыр хәтердә яңартылды.
-
ФДББС буенча УМК материаллары кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларны грамотага өйрәтү 26.02.2016

Меңнәр авылы балалар бакчасы коллективы бүген район балалар бакчалары мөдирләрен "ФДББС шартларында УМК материаллары кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларны грамотага өйрәтү"темасы астында узган киңәшмәгә җыйды. Мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр балаларга тәрбия һәм белем бирүдә алда торган проблемаларны уртага салып сөйләшеп фикер алыштылар.
-
Рус теле тәрбиячеләре РМОсы 24.02.2016

Бүген 4нче балалар бакчасы базасында рус теле тәрбиячеләренең район методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булып узды. "Рус халык мәдәнияты белән таныштыруда халык авыз иҗаты" темасы астында тәрбиячеләр эшчәнлекләр карап фикер алыштылар. Бакчабызның рус теле тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызы да әлеге чарада катнашып үзенә бай мәгълумат туплап кайтты.
-
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 23.02.2016

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" гыйбарәсенең асылын бакчабыз хезмәткәрләре яхшы аңлый. Шуңа күрә районда үткән спорт чараларыннан читкә калмаска тырышалар. Бүген дә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Дәүләт Думасы депутаты Гильмутдинов И.И. призына үткәрелгән чаңгы ярышларында актив катнаштылар.
-
Бәйрәм белән!!! 22.02.2016

Кадерле әтиләребез, абыйларыбыз һәм дәү әтиләребез! Сезне чын күңелебездән 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез! Изге бурычыгызны үтәп илебез тынычлыгын саклауда керткән өлешегез өчен сезгә рәхмәт әйтеп алдыгызда баш иябез.
Тыныч көннәрне бүләк итүче,
Илебез данын бөек йөртүче
Әтиләрдә бит туган ил көче!
-
"Кунакка килгән чакта..." 19.02.2016

Тәрбияче Шарапова Фәрсия Фәһим кызы зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча театральләштерелгән күңел ачу тәкъдим итте. Балалар бик теләп бер тапкыр да шәһәр күрмәгән аю, төлке, бүрегә юл йөрү кагыйдәләре өйрәттеләр, светофор сигналларын танырга ярдәм иттеләр. Күңел ачуда катнашкан әтиләргә дә төрледән-төрле биремнәр үтәп, белемнәрен камилләштерергә туры килде.
-
"Ел тәрбиячесе - 2016" 18.02.2016

Бүген безнең балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2016" конкурсының район туры үтте. Сайлап алу турын үткән иң тәҗрибәле 15 тәрбияченең сигезе балалар белән эшчәнлек күрсәтте һәм үз-үзләрен яклап тәҗрибә белән уртаклашты. Ә калган җиде тәрбиячене иртәгә 6нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасында нәкъ шундый ук сынау көтә. Аларның барысына да иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Безнең нәни йолдызчыклар! 16.02.2016

Балаларыбыз үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән "Йолдызлык - 2016" конкурсының район этабына сайлап алу турында уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аларга тагы да зуррак уңышлар теләп калабыз!!! Без сезгә ышанабыз!
-
Муса абый - балаларның якын дусты 15.02.2016

15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Балаларга аның иҗаты турында төшенчә бирү, батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан бүген бакчабызда "Муса абый - балаларның якын дусты" исеме астында тематик кичә булып үтте. Балалар шагыйрьнең үзләре өчен язылган "Әтәч", "Карак песи", "Сәгать", "Маэмай" кебек шигырьләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Муса Җәлилнең бу әсәрләре балаларны яхшылыкка өнди, яманлык эшләмәскә, уңган булырга өйрәтә.








