Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Туган көнегез белән, балалар! 02.11.2015

Бүген, ягъни, 2 нче ноябрь көнне, без беренче кечкенәләр төркеме алтын көз мәлендә туган балаларның туган көннәрен билгеләп үттек. Бәйрәмебез сәбәпчеләре булган балаларны уртага бастырып "Аккалач" җырын җырлап, матурдан-матур теләкләребезне теләдек. Нәниләребезгә бик күңелле булды.
-
Төркемнәрдә ата-аналар җыелышлары 30.10.2015

Бүген Зурлар төркемендә "Без инде хәзер зурлар" дигән тема астында ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның беренче көн тәртибенә булып торган "5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре" дигән темага чыгыш тыңлаганнан соң, әти-әниләр үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларны төркем эчендә уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар. Җыелышның икенче өлешендә исә, "Сөмбеләнең туган көне" дигән күңел ачу чарасы күрсәтелде. Киләчәктә дә бердәм эшләргә язсын!
-
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйләнешле сөйләм үстерүдә уен технологиясе куллану"
23.10.2015
Бүген бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйләнешле сөйләм үстерүдә уен технологиясе куллану" исеме астында чираттагы семинар-практикум булып узды. Тәрбиячеләр түгәрәк өстәл артында балаларның сөйләм үсеше өчен кирәкле алшартлар турында фикер алыштылар, булган проблемаларны уртага салып сөйләшеп, эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү юлларын эзләделәр.
-
Көзге матурлык 22.10.2015

Бу атнада бакчабызда "Көзге матурлык" конкурсы оештырылды. Конкурсның төп шарты - көзге байлык, муллыклардан төрле әкияти эшләнмәләр әзерләү иде. Конкурста әти-әниләр, балалар бик теләп катнаштылар. Бүген һәр төркемдәге эшләр каралып, урыннар чыгарылды. Төрледән-төрле композицияләр, әкият геройлары арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Конкурста катнашкан гаиләләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә дә бердәм булып эшләргә язсын!!!
-
Региональ семинар - практикум 21.10.2015

Бүген безнең балалар бакчасы янә кунаклар җыйды. Ут-күршеләребез - Башкортстан республикасы Илеш районы балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм мөдирләре, шулай ук район тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре мәктәпкә әзерлек төркемендә "Музыка иленә сәяхәт" интегральләшкән музыка эшчәнлеге, зурлар төркемендә "Сөмбеләнең туган көне" ачык чараларын карадылар. Тәрбиячеләр Шарапова Фәрсия Фәһим кызы, Сабирова Эльвира Рафис кызы, музыка җитәкчесе Халилова Айназ Айдаш кызы әзерләгән эшчәнлекләр консультатив пунктка килүчеләргә зур методик ярдәм булды. Балалар белән эшчәнлек караганнан соң да сөйләшү дәвам итте. Тәрбиячеләр балалар бакчаларында музыка эшчәнлеген оештыру буенча фикер алыштылар, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
-
Курс укучылары бездә кунакта 20.10.2015

Бүген безнең балалар бакчасында белем күтәрү курсларында укучы район тәрбиячеләр кунакта булдылар. Алар игътибарына зурлар төркемендә Шарапова Ф.Ф. "Икмәк кадере" темасына сөйләм үстерү, мәктәпкә әзерлек төркемендә Сабирова Э.Р. "Осень" темасына рус теле эшчәнлекләре күрсәттеләр. Аларның эшчәнлегенә методик яктан төгәл итеп анализ ясалганнан соң, педагогика фәннәре кандидаты Зифа Мирхатовна Зарипова "Балалар бакчасында уен технологиясе" темасына тирән эчтәлекле лекция тәкъдим итте.
-
Конкурска йомгак ясалды 19.10.2015

Уку елы башланып китү белән игълан ителгән "Балалар бакчасында бәйрәмнәр һәм күңел ачу чараларын планлаштыру" конурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Район тәрбиячеләреннән һәм музыка җитәкчеләреннән конкурска барлыгы 36 эш кабул ителде. Бәйгедә катнашучы һәркем теманы ачарга тырышып, иҗади якын килеп эш иткән. Жюри членнарына нәтиҗә чыгару җиңелләрдән булмады. Берничә сәгатькә сузылган тикшерүләрдән, өйрәнүләрдән соң, алар конкурс положениесен истә тотып гадел хөкем чыгардылар.
-
Сау булыгыз, кошкайлар! 15.10.2015

Бүген бакчабызның уртанчылар төркемендә кошларны озатуга багышланган кичә булып узды. Кичәдә балалар темага туры килгән шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Табигатьнең күрке, яме булган нәфис гәүдәле, матур каурыйлы кошларның озын юлларны исән-имин үтеп, кабат туган якларыбызга кайтуларын теләп калдылар. Тәрбияче апалары белән әзерләгән җимлекләрне элеп, кыш буе җимнәр салып торырга сүз бирделәр.
Төркемебез белән куллар болгап,
Озатып калдык без дә.
Язын кайтыгыз, кошкайлар,
Сез туган җиребезгә!
-
Кызыклы математика атналыгы 14.10.2015

"Умырзая " балалар бакчасында 12 октябрьдан 16 октябрьгә кадәр "Кызыклы математика атналыгы " бара. Атналык буенча алдан план төзелде һәм төркемнәргә таратылды. Атна буена төркем тәрбиячеләре план нигезендә эш алып бардылар. Һәр төркем кызыклы газета чыгарды һәм номинацияләр билгеләнде. 14 октябрьдә "Дидактик уеннар көне"иде. Һәр тәрбияче бер дидактик уен ясап балалар белән уйнап күрсәтте һәм презентация ярдәмендә балаларның белемнәре ныгытылды. Тәрбиячеләр уеннарны бик мавыктыргыч һәм балаларны җәлеп итәрлек кызыклы итеп эшләгәннәр. Балалар уеннар вакытында бик теләп катнаштылар.
-
Без сезнең белән горурланабыз! 10.10.2015

Өлкәннәргә хөрмәт, рәхмәт хисе белән ясалган рәсемнәре зурлар төркеменнән Харисов Фәрхәд белән Мансурова Айсылуга уңыш китерде. Район күләмендә уздырылган " Без сезнең белән горурланабыз, Өлкәннәр" рәсем бәйгесендә алар җиңү яуладылар.








