Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Россия чаңгы юллары - 2016 14.02.2016

14нче февраль көнне "Бүләк" чаңгы трассасында "Россия чаңгы юллары - 2016" спорт бәйрәме үткәреллде. Россиякүләм 1982нче елдан бирле үткәрелеп килгән бу спорт акциясе кышкы чордагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе санала. Чараларда катнашучылар саны елдан ел арта бара. Бакчабыз балалары һәм тәрбиячеләре быел да бик теләп бу чарада катнаштылар. Шулар арасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменнән Закирова Камилә 1 урын, Касымова Айзилә 2 урын, Шамсиев Ильмир 5 урынны яуладылар. Аларны бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Үз кулларым белән матурлыкны тудыра алам мин дә... 11.02.2016

Бүгенге заман тәрбиячесе - иң иҗади эшләүче һөнәр ияседер, мөгаен. Төп вазыйфаларын башкарып чыгу өчен аңа күп эзләнергә туры килә. Күп очракта кул астындагы юк кына ташландык материалларны "эшкә җигеп" берсеннән берсе матур эшләнмәләр ясыйлар алар. Бу атнада бакчабызда тәрбиячеләребезнең шундый кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Нәрсә, кайда, кайчан? 09.02.2016

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләрен чолгап алган тирәлекне даими күзәтеп барырга, андагы үзгәрешләрне "тикшереп", "өйрәнеп" торырга яраталар. Шуңа күрә бакчабыз тәрбиячеләре балаларны кызыксындырган һәр сорауга җавап табарга тырышалар, белем бирү эшчәнлекләрендә еш кына экспериментлар үткәрәләр. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кар, боз үзлекләрен тикшереп, үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар таптылар.
-
Без әкият уйныйбыз 05.02.2016

Балалар кечкенәдән үк әкият тыңларга, карарга, яраталар. Бераз үсә төшкәч, үзләре дә бик теләп уйныйлар. Бөек педагог В.А.Сухомлинский да үз дәверендә "Әкият аркасында бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә", дип язган иде. Әкиятнең борын-борыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак яшәп килгәнлеге мәгълүм нәрсә. Бакчабыз тәрбиячеләре бу чараны үз эшләрендә бик теләп кулланалар. Бүген бакчабызда "Икетеллелек атналыгын" йомгаклау итеп "Без әкият уйныйбыз" кичәсе үткәрелде. Балалар рус телендә дә, татар телендә дә бик теләп әкият уйнадылар. Карап торуга чын театр артистларыннан бер дә ким түгелләр иде үзләре! 2нче кечкенәләр Б төркеме әзерләгән "Шалкан", 2нче кечкенәләр В төркеменнән "Йомры икмәк", уртанчылар төркеменнән "Репка", зурлар төркеме тәкъдим иткән "Колобок" әкиятләрен балалар бик җылы кабул иттеләр. Бу чараны әзерләгән тәрбиячеләргә, бигрәк тә рус теле тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызына зур рәхмәт җиткерәбез. Алардан киләчәктә дә шундый күңелле чаралар көтеп калабыз!
-
Әкияти викторина 03.02.2016

Әкият - мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әхлак тәрбиясе бирүче төп чара. Балаларга "дуслык", "яхшылык", "дөреслек" төшенчәләрен беренчеләрдән булып аңлата, гомумтәрбиялелек сыйфатларын күтәрә һәм заман таләпләренә җавап бирүче шәхес тәрбияләргә булыша.
Бүген безнең балалар бакчасында "Икетеллелек атнасы" кысаларында "Әкияти викторина" булып узды. Викторинада мәктәпкә әзерлек төркеменең "Тапкырлар" командасы белән зурлар төркеменең "Көчлеләр" командалары ярышты. Эльвира Рафисовна һәм Рәмзилә Фидәрисовна әзерлгән русча-татарча әкияти сорауларны балалар бик теләп "чиштеләр". Бары тик 1 бал артык җыеп "Тапкырлар" командасы 1 урын яулады. Ә зурлар төркеме балалары мәктәпкә барганчы әле бер ел эчендә тагын да тырышыбрак әзерләнергә сүз биреп викторинадан таралыштылар.
-
Татрча да яхшы бел, русча да яхшы бел 02.02.2016

Февраль аеның 1 атнасы бакчабызда Икетеллелек атнасы буларак билгеләп үтелә. Бүген атналыкның беренче чарасы буларак "Шигырь бәйрәме" үткәрелде. Зурлар төркеме балалары "Әнием" дип сөйләсәләр, аларга җавап итеп мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Мама моя" шигыре белән җавап кайтардылар. Рус теле тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызы үткәргән әлеге чара балаларның рус теленә булган кызыксынуларын тагын да үстерде.
-
"Йолдызлык - 2016" 01.02.2016

Сезгә куйган концертларның
Бу бит түгел тәүгесе.
Бүген гади концерт түгел -
Бу "Йолдызлык" бәйгесе!
Бүген бакчабызда "Йолдызлык - 2016" конкурсының сайлап алу туры үтте. Мәртәбәле жюри алдында бакчабыз балалары үзләрен бик иркен тотып, уңышлы гына чыгыш ясадылар. Бәйгенең алда үтәчәк этапларында да аларга уңышлар теләп калабыз!!!
-
Традицион булмаган алымнар белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәнгать күнекмәләрен үстерү 28.01.2016

Бүген 1нче санлы "Умырзая" балалар бакчасында "Традицион булмаган алымнар белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәнгать күнекмәләрен үстерү" темасы астында район тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышы булып узды. Семинар кысаларында 2нче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Гараева Алия Илгиз кызы рәсем эшчәнлеге, уртанчылар төркемендә Хисматуллина Лилия Фәрит кызы әвәләү эшчәнлеге, мәктәпкә әзерлек төркемендә Мазнавиева Миләүшә Роберт кызы рәсем эшчәнлеге күрсәттеләр. Яңа ысулларны бакчабыз балалары гына түгел, килгән тәрбиячеләр дә кызыксынып, өйрәнеп утырдылар. Салахова Эльвира Бәһрәм кызы үз тәҗрибәсенә таянып, бик эчтәлекле чыгыш ясады. Семинар дәвамында өйрәнгән алымнарны эштә куллану йөзеннән Сабирова Эльвира Рафис кызы мастер-класс тәкъдим итте. Килгән район тәрбиячеләре бүгенге утырыштан үзләренә бик бай мәгълумат туплап, яңа эш дәрте белән таралыштылар.
-
Туган көннәр ел да кабатлана 25.01.2016

Беренче кечкенәләр төркемендә бүген бик күңелле булды.Кыш көнендә туган нәниләребезнең туган көннәрен билгеләп үттеләр. Аларны бергәләшеп туган көннәре белән котладылар, яратып уйный торган "Аккалач уенын " уйнадылар. Матур җырлар җырлап, биеп күңел ачтылар. Көн дәвамында балаларның шат авазы тынып тормады.
-
"Котлы булсын туегыз" 25.01.2016

Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!Хөрмәтле хезмәттәшебез бүгенге истәлекле көн, яңа тормышка аяк баскан көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез!Сезгә озын, тигез гомер, нык сәламәтлек, бәхетле тормыш, саф мәхәббәт телибез. Әти-әниләрегезне тигез күреп, дус-туганнарны сөендереп яшәгез. Никахыгыз ныклы, гаилә учагыгыз якты, пар балдакларыгыз гомерлек булсын.








